Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәре буенча дәрес планы

Зәңгәр күлдә Ай коена
Тарханова Гүзәлия 14 декабрь, 2012 - 18:39

Ресурс турында: 4 нче сыйныфта уку дәресендә Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әсәре үтелә. Бу әкият анализлау тәртибенә өйрәтү өчен бик кулай. Мәсәлән, әсәрнең төп өлешләрен таба белү, сәбәп-нәтиҗә, тема һәм идея төшенчәләрен аңлату; сурәтләү чараларының, персонажлар сөйләменең үзенчәлекләрен билгеләү ягыннан да, уку һәм аңлау өчен җиңел булуы белән дә уңайлы. Бу дәреснең планын сезгә дә тәкъдим итәм. Ул эталон буларак кабул ителә алмый, чөнки һәр укытучының үз алымы бар, сыйныфлар да төрле була.

Тема. Ф. Яруллин. Зәңгәр күлдә Ай коена.

Максатлар. 1) Әдәби әсәрне анализлауның иң гади ысулларына төшендерү, күнекмәләр булдыру. 2) Өлешләргә бүлә белү осталыгын арттыру. 3) Яхшылыкның яхшылык булып кайтуына инандыру.

Җиһазлау. Дәреслек, балалар ясаган рәсемнәр (алар персонажларның гамәлләрен чагылдыра), такта (анда сүзлек бирелә, төп өлешләр, сәбәп-нәтиҗә эш барышында язып барыла, тема һәм идеяне ачыклагач, алар да язып куела). Интерактив такта кулланып эшләүчеләргә эш икеләтә җиңеләя.

VK фикерләре