Хөрмәтле коллегалар!

Укытучыларның белемнәрен тикшерү
Тарханова Гүзәлия 30 октябрь, 2015 - 16:46

Укытучыларның белемнәрен тикшерү, сынау-имтиханнар дәвам итә. 5 нче ноябрьдә Татарстан мәктәпләрендә эшләүче укытучылар тагын имтихан бирәчәкләр. Татар теле буенча ниләр тикшерәчәген барыбыз да чамалый торгандыр. 11 нче сыйныф укучылары бирә торган ЕРТ (Бердәм республика тесты) сорауларына да игътибар итәргә онытмагыз. Татар мәктәпләре өчен бирелгән биремнәрнең шактый катлаулы булуын да искә алсак, укытучыларга да аларны биреп, белемнәрен тикшереп карарга мөмкиннәр. (Без теләсә нинди сынауга да әзер булырга тиеш, дип уйлыйм.) ЕРТ сорауларының С өлешендә сочинение-фикерләмә язу да каралган. Кыска гына итеп язылган төпле фикерләр бик тиз генә башка килмәскә дә мөмкин, бигрәк тә имтихан вакытында. Моннан ике ел элек мин сезгә төрле авторларның әсәрләреннән алынган өзекләргә карата язылган сочинение-фикерләмәләр тәкъдим иткән идем инде. Аларның исемлеген минем сайтның “Сандык” бүлегеннән табарга була. Исемлектә түбәндәге сочинениеләр бирелгән:

Р. Хафизованың “Күңел күзе”, Р. Хафизованың “Каенның күз яше”, Р.Хафизованың “Бурыч”, Г. Бәшировның “Табигатьнең кадерле бүләге”, Р. Төхфәтуллинның “Шомырт нигә елый?”, Г. Кутуйның “Сихерле чәчәкләр”, М. Кәримнең “Икебез дә унөчтә булсак...”, А. Алишнең “Балык тоту”, Р. Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам”, М. Кәбировның “Хәсән бай”, “Буш нигезләр булмасын” (авторын хәтерләмим) әсәрләренә нигезләнеп язылган сочинениеләрдә табигатьне саклау, кеше хисләре (үкенеч), бурычыңны вакытында түләү, кояшның кирәклеге, максатка омтылу һәм ирешү, китап укуга мөнәсәбәт, сугыш китергән афәт һ.б. проблемалар күтәрелгән. Бу әсәрләр имтиханга кермәгән очракта да, башка төрле проблемаларга карата сочинение язганда, андагы җөмләләрне, фикерләрне билгеле бер калып (клише) буларак кулланып була.

Белем бирү белән бәйле Законнарның исемнәрен (атамаларын) карап алырга да онытмагыз. (Бусы никтер бүген башыма килде.)

Гомумән, барыгызга да уңышлар телим. 

VK фикерләре