Рухи иман сафлыгы

Абдулла Алиш
Тарханова Гүзәлия 29 апрель, 2009 - 16:37

Тарихның кайсы гына чорын алып карама, татар халкы кебек авыр сынауларга дучар ителгән бер генә халык та юк. Бөек Ватан сугышы халкыбызны яңа фаҗигаләргә дучар итте: бәхетле булырга туган йөз меңләгән ир-егетләрне сакал-мыек чыкмас борын кара гүргә кертте, җиләктәй кызларыбызны мәңге тол калдырды. Ни генә булмасын, сугыш кырларында үзен аямыйча көрәшкән халкымның батыр уллары ватанпәрвәрлекнең бөек үрнәкләрен күрсәткән. Хәтта әсирлеккә төшкән ир-егетләребезнең, дошманның үз өнендә торып, әкият геройларына тиңләшерлек каһарманлык кылулары моңарчы тарихта күрелмәгән искитәрлек нәрсә булып тора. “Плетцензее төрмәсендә гильотина белән башлары киселгән биш мең политик тоткын арасында унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак... Иң авыр җәзага тартыр өчен җәлилчеләрне III рейх газраилләре ни дәрәҗәдә күралмаска тиеш булган соң?” – дигән сорауны куя Ә.Гаффар “Дастанчылар” мәкаләсендә. Шунда ук җавабын да бирә: “Фашизмга сатылмау кеше өчен иң кадерле нәрсә - җан белән түләнгән. Хәер, җәлилчеләргә иң кадерле нәрсә җан булмаган, ә халык пакьлеге, хәрби антка тугрылык, Ватанга бирелгәнлек, илдәге туганнарны ярату.”

Ә. Гаффар белән килешәм. Чыннан да, татар һәрчак татар булып калган: сугыштамы ул, әсирлектәме, кул кушырып утырырга, мәгънәсез үлем килүен тыныч кына көтеп ятарга теләмәгән. Үзләрен дошманнан көчлерәк сизгән әсирләр көрәшчегә әйләнгәннәр. Гади көрәшче генәме соң әле?! Шагыйрь- чәчәннәр булган алар! Әйе, унбер көрәшченең бишесе – шагыйрь: Г.Курмаш, А.Алиш, Ә.Симаев, М.Җәлил, Р.Саттар. Бер халыкның бер үк вакытта биш шагыйре җәзалану – җир йөзендә күрелмәгән сирәк вәхшилек. Бүген алар кылган каһарманлыкны белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Бу батырларны алыпларга тиңләр идем мин, чөнки алар татар халкын тагын бер баскыч биеклеккә һәм бөеклеккә күтәрделәр.

Беркетелгән файлКүләме
Рухи иман сафлыгы [1384]58.5 КБ

VK фикерләре