Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре
Тарханова Гүзәлия 22 февраль, 2011 - 11:21

Язучы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туган. Күп еллар Казан университетында эшләгән, ә 60 нчы елларда укыту эше белән беррәттән әдәби әсәрләр дә яза башлаган. Беренче әсәрләре басылып чыгуга ук, ул меңәрләгән укучыларының иң яраткан язучысына әверелгән. “М. Мәһдиев китапларын чират торып укый идек. Кешедән кешегә йөри-йөри, алар таушалып беткән булырлар иде, тик китап кулга килеп эләккәч, аны тизрәк укып бетерергә тырыша торган идек, ” – дип искә ала аның турында укытучыбыз.

Нәрсәсе белән күпләрнең күңелен яулый алган соң М. Мәһдиев әсәрләре? Ни өчен бүген дә аның иҗаты зур игътибарга лаек? Р. Мөхәммәдиев, А. Гыйләҗев, Ф. Миңнуллин, Т. Галиуллин һ.б. язучыларның истәлекләрендә бу сорауга өлешчә җавап табып була. “Сайланып чыккан сүзләр...” исемле истәлегендә Аяз Гыйләҗев аның иҗаты турында: “...бүгенге көндә татар халкы тормышын, аның гореф-гадәтләрен, иманын, күңел серләрен, халык буларак яшәү рәвешен Мөхәммәт Мәһдиев кебек белүче олы зат юк...” – дип язган. Мөдәррис Вәлиев тә аның турында җылы фикерләр әйтә. “Мөхәммәт Мәһдиев” китабына язган кереш сүзендә ул: “Мул, җылы буяулар белән ул сурәтләгән татар авылына дөньяның әллә нинди гамь-гыйбрәтләре, сабыйларча беркатлы куанычлары, үзәк өзгеч моң-кайгылары сыйган, ” – дип искә ала (“Мөхәммәт Мәһдиевкә кайту”). Әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин язучының бик якын дусты булган. Ул үзенең “Кояшлы иҗат” исемле мәкаләсендә М. Мәһдиевнең якты иҗаты турында сагынып сөйли: “Язучының бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкый”. Минемчә, аның һәр әсәре дә халыкның үзе турында. Ул кешеләрне яраткан, иң әһәмиятлесе: үзенчә, эчкерсез, гади ярату белән яраткан. Шулай булмаса, туган авылы, тирә-яктагы башка авыллар, аларның кешеләре турында (күпчелек кешеләр аның әсәрләрендә үзләрен таный торган булганнар) гаҗәеп матур истәлекләр яза алыр идеме икән? Аның повесть-романнарында тормыш бизәкләргә төреп бирелмәгән. Гади авыл халкының катлаулы тормышын да чынбарлыктагыча, әмма акыллы юмор аша, мавыктыргыч һәм гади телдә сурәтли алган.

 

Әлеге ресурска өстәп, кыскача тезислар беркетелде. Мәгълүмат тулы булсын өчен, тезислар презентация рәвешендә ясалды.

VK фикерләре