“Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән”

Китап
Тарханова Гүзәлия 17 июнь, 2009 - 14:29

Кичә XIX йөзнең бөек әдипләре һәм мәгърифәтчеләре Г. Кандалый, Ш. Мәрҗани, М. Акмулла иҗатларына багышлап үткәрелә.

Максат: IX-X сыйныф укучыларын бу әдипләрнең тормышы һәм иҗатлары белән тирәнрәк таныштыру һәм аларда шул чор әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Әдәби кичә “ Әгәр шагыйрьләр очрашса...” девизы астында бу өч әдипнең җомга кичендә очрашып күрешүе рәвешендә үткәрелә. Әлбәттә, очрашу шартлы рәвештә булган дип кабул ителергә тиеш.

Шагыйрьләр ролен укучылар үзләре башкаралар.

Сәхнәне бизәү катлаулы түгел. XIX гасырда яшәгән татар зыялысының өе. Диварларда чигүле сөлгеләр, догалыклар, намазлыклар эленеп тора. Уртада самовар, чәй эчү приборлары, милли ризыклар куелган өстәл, кәнәфиләр, урындыклар. Сәхнә кырыендагы өстәлдә китаплар, кулъязмалар.

Зал стеналарына кичәнең исеме язылган плакат, әдипләрнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган газеталар эленергә мөмкин.

Кичәнең кереш өлешендә ике алып баручы сәхнә алдында чыгыш ясыйлар. Аннан соң пәрдә ачылып, уен башлана.

Беркетелгән файлКүләме
“Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” [1346]55 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сезнең һәр эшкәртмәгез соклану тудыра, үзенчәлекле, бик профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән. Бер тәкъдимем генә бар: яңа материалларга төп биттә анонс биреп барсагыз яхшы булыр иде. Сайтыгыздагы һәр яңалыкны тотып алырга тырышучы һөнәрдәшегез Гөлназ. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Гүзәлия ханым!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Игътибарыгыз һәм тәкъдимнәрегез өчен рәхмәт! Алга таба боларны исәпкә алырбыз. Минем төп теләгем: җибәргән материалларымнан укытучылар файдалана алсын иде.