Болгар иленә мәдхия

Болгар җире... Бөек бабамнарның
Кендек каны монда тамганмы?
Чал тарихтан килгән данлы исем
Һәм бөеклек истә калганмы?

Җавап бирде миңа Идел-Йортым:
Гөрләп торган Болгарстан җире.
Агабазар, кәрвансарайлары белән
Тартып торган хазар, урыс илен.
Сәүдә базарлары гөрләп торган,
Тулы булган ашлык амбарлары,
Күп тапкырлар Болгар ач үлемнән
Йолып калган күпме урыс халкын.
Кала арты кала калкып чыккан,
Мәдрәсәле халык алга киткән,
Шәрекъ белән оста сәүдә иткән,
Даны аның еракларга киткән.
Алтын ука, көмеш җепләр белән
Бизәкләнгән болгар читеге
Урыс явын туктатканга күрә,
Тарихларда калган исеме.
Шулай дияр кебек Идел-Чулман:
Бабаларың, улым, бөек булган.
Изге җирнең рухын сакла, якла,
Онытма, син шуның өчен туган!

Автор: Хәерова Энҗе

VK фикерләре