Бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган республика конкурсының район туры өчен язылган инша

Кәрим Тинчурин

Искәрмә: укучы бу эшен бәйгегә тапшырган булса да, берни урын да бирмәгәннәр, тикшерергә өлгермәгәннәр, күрәсең. Иншасы бик гади булса да, бу сайтта урнаштырабыз. Укучылар биргән бәя дөресрәк тә була әле. Эльвира университетның татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керергә әзерләнә, бик тырыш укучы. Укучылардан фикерләр көтеп калабыз.

Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең
10 сыйныф укучысы
Абдуллина Эльвира Рим кызы,
укытучысы - Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы

Тема: Яраткан героем сәхнәдә

Кәрим Тинчурин – татар театрын дөньяга таныткан атаклы драматургларыбызның берсе. Халкыбызны рухи яктан  тәрбияләүдә аның әсәрләре әһәмиятле урын алып торалар. Тинчурин турында сөйләгәндә, иң элек татар театрының визит карточкасы саналган “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” спектакльләре күз алдына килә. Алар гел куелып торалар, яңача куелышларын да (сүз “Зәңгәр шәл” турында бара) рәхәтләнеп карый алабыз, тик башкаручы артистлары гына үзгәреп тора. Элегрәк уйналган спектакльләрдә тамашачы ихтирамын яулаган өлкән артистларыбызның күп уеннарын без инде карый алмыйбыз. 

VK фикерләре

Фикерләр

Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия апа, ә сез конкурс нәтиҗәләрен кайдан белдегез?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Гөләндәм!

Безгә бу турыда завуч кайтып әйтте.