Укучыларымның иҗаты

Сәгать

Иртә йокыдан
Сәгать уята.
“Тор инде,” – диеп,
Җырын җырлата.
Сикереп торып,
Урынны җыям.
Аннан су белән
Битемне юам.
Аш бүлмәсендә
Хуш исле ризык...
Анда да сәгать
Булуы кызык.
Һәр бүлмәгә дә
Сәгать куелган.
“Вакыт санаулы!” –
Дип әйтә сыман.
 

Нәҗмиева Наилә (6 нчы класста укыганда язылган)

Тәүбә

Тагын көн туды. Ачык зәңгәргә буялган зур гына йортның бакча ягына караган тәрәзәләренә кояш көлеп карады. Ап-ак җәймәле караватта берни белми йоклап яткан Сәвияне уятырга теләгәндәй, битләреннән, маңгай чәчләреннән иркәләде. Кызчык, зәңгәр күзләрен ачып, тәрәзәгә карады. Бакчадагы алмагачта чыркылдашып уйнаган чып-чыкларны күзәтеп, байтак кына иркәләнеп ятты. Ниндидер җиңеллек, аңлатып булмаслык рәхәтлек тойды ул үзендә. Тәрәзә аша, әрсезләнеп, бүлмәне тутырган кояш нурлары да, күкеле сәгатьнең келт-келт йөрүе дә сөендерде аны. Элек бу күренешләргә бөтенләй битараф Сәвия бөтен күңеле белән ниндидер үзгәреш булуын тоемлады. Аңа рәхәт, бик рәхәт иде!

Сираева Айгөлнең фәлсәфи уйланулары (Мөдәррис Әгъләмов тарафыннан бик яхшы бәяләнгән иде)

***
Сары төсне сагыш, диләр –
Ышандырмый.
Сары чәчле мәхәббәтем –
Ышанычым.

***
Барча дөнья минеке дип
Уйлама син!
Мин – дөньяның бер кисәге –
Синеке түгел!

Битләр