Сираева Айгөлнең фәлсәфи уйланулары (Мөдәррис Әгъләмов тарафыннан бик яхшы бәяләнгән иде)

***
Сары төсне сагыш, диләр –
Ышандырмый.
Сары чәчле мәхәббәтем –
Ышанычым.

***
Барча дөнья минеке дип
Уйлама син!
Мин – дөньяның бер кисәге –
Синеке түгел!

***
Кайберәүләр, еллар узгач,
Шагыйрь була.
Нишләсен ул, шагыйрь булып тугач менә.

***
Һәрбер нәрсә аны хәтерләтә.
Онытырга теләп качып китәм –
төшкә керә.

***
Уңдырышлы булды туфрак – орлык шытты.
Әйтте сүзен шагыйрь –
Халкы отты.

***
Бөекләр һәрчак гади була,
диеп өйрәттеләр мине.
Мин гадиен-гади, тик
бөек белән никтер тиңләмиләр.

***
Язгы таңда торып, кояш бүген,
Сөенә-сөенә, алтын нурын сипте.
Караңгылык эреп юкка чыкты,
Җиһан исә шатлыгыннан балкып китте.

Яшьлек тә бит, көләч кояш сыман,
Ямь һәм шатлык таратадыр барчабызга.
Картлык исә күрә: вакытсыз кунак ул
Яшьнәп килгән яшьлек каршысында.
 

VK фикерләре