Тәүбә

Тагын көн туды. Ачык зәңгәргә буялган зур гына йортның бакча ягына караган тәрәзәләренә кояш көлеп карады. Ап-ак җәймәле караватта берни белми йоклап яткан Сәвияне уятырга теләгәндәй, битләреннән, маңгай чәчләреннән иркәләде. Кызчык, зәңгәр күзләрен ачып, тәрәзәгә карады. Бакчадагы алмагачта чыркылдашып уйнаган чып-чыкларны күзәтеп, байтак кына иркәләнеп ятты. Ниндидер җиңеллек, аңлатып булмаслык рәхәтлек тойды ул үзендә. Тәрәзә аша, әрсезләнеп, бүлмәне тутырган кояш нурлары да, күкеле сәгатьнең келт-келт йөрүе дә сөендерде аны. Элек бу күренешләргә бөтенләй битараф Сәвия бөтен күңеле белән ниндидер үзгәреш булуын тоемлады. Аңа рәхәт, бик рәхәт иде!

Кинәт, нидәндер сискәнеп киткәндәй, Сәвия урыныннан торып утырды. Әле генә кичергән рәхәт тойгылар юып алгандай юкка чыктылар. Ул борешеп калгандай булды. Күңеле тартмаган, көн саен өстәлеп торган газаплар белән тулы элеккеге чынбарлыкка кайтарды аны зиһеңе. Таң алдының әкияттәгедәй сихри дөньясы эреп юкка чыкты. Сәвиянең күз алдына, бер-бер артлы тезелешеп, үткән көннәре килеп басты.

Автор: Сираева Айгөл

Беркетелгән файлКүләме
Тәүбә [546]643 КБ

VK фикерләре