Укучыларымның иҗаты

Тамчы

Зәңгәр күктә якты кояш балкый. Көн кызулыгыннан тынып калган бар җан иясе әлсерәп утыра. Җирдән үсеп чыгып, тирә-якка хуш исләр таратып утырырга хыялланган үсемлекләр күптән яңгыр көтәләр.

Кинәт кап-кара болытлар килеп чыгып, бөтен күк йөзен каплап алдылар. Кояш та күренмәс булды. Ишеп-ишеп, эре яңгыр ява башлады. Болыттан котылганга сөенеп, һәрбер яңгыр тамчысы үз юлын эзли башлады. ...

Биюче кар бөртеге

Болытлар. Минем өстемнән, каядыр ашыккандай, зәңгәрсу-ак төстәге болытлар йөзә дә йөзә. Салмак кына биегән сыман тирбәлә-тирбәлә, җиргә энҗедәй ак кар бөртекләре төшә. Урамда инде гыйнвар ае. Ишегалды яп-якты һәм искиткеч тыныч, бары тик аяк астындагы карның күңелле авазлар чыгарып шыгырдавы гына ишетелә. Мин, акка төренгән дөньяның илаһи сафлыгына сокланып,ишегалдының урта бер җирендә басып торам. Миңа шундый рәхәт, менә-менә канатланырмын да ап-ак чиксезлеккә очып китәрмен кебек. Рәхәтләнеп салкын һава сулыйм, сулаган саен, күкрәкләрем киңәеп, зиһеннәрем ачылып китүен тоям.

Алтын көз

Сиздермичә җылы җәйге көннәр
Тиз-тиз генә үтеп киттеләр.
Алтын көз дә килеп җитте инде,
Кошлар җылы якка киттеләр.

Ат сагышы

Сезнең ат елавын күргәнегез бармы? Ә мин күрдем. Болындагы атлар арасында ул, әллә кайдан аерылып, бер читтәрәк башын иеп басып тора иде. Күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага, үзләре шундый моңсу карыйлар, аңа кызганмыйча карау мөмкин түгел иде. Бу күренеш мине бик тетрәндерде һәм ул бик озак минем күз алдымда торды. Ә йокларга яткач, ул атны төшемдә күрдем.

Мин болында йөрим, имеш. Каршыма шул ат килеп чыкты. Мин аның янына ук килеп: “ И аткаем, нигә шулай моңсу соң син? Кемнәр рәнҗетте үзеңне? – дип сорадым. Аткаем шунда телгә килде һәм үзе белән булган хәл турында сөйләп бирде.

Муса абый

Герой шагыйрь – Муса абый –
Ырымбур якларыннан.
Шигърияткә гашыйк булган
Бик нәни чакларыннан.
Үсә төшкәч, үзе язган
Бик тә матур шигырьләр.
Көнне төнгә ялгый-ялгый
Үткән шактый гомерләр...

Битләр