Алтын көз

Сиздермичә җылы җәйге көннәр
Тиз-тиз генә үтеп киттеләр.
Алтын көз дә килеп җитте инде,
Кошлар җылы якка киттеләр.

Урман тыныч, керпе генә кайчак
Уңга-сулга үтеп киткәли.
Ул тырышып кышка хәзерләнә,
Таба гөмбәләрнең кипкәнен.

Таза, матур куак-агачлардан
Яфраклар җиргә коела.
Сары, кызыл, яшел яфраклардан
Келәм җәйгән кебек тоела.

Коелышкан яфраклар җирне
Җылытканнар, каплап алганнар.
Хәзер көннәр бигрәк кыскарганнар,
Көздән кышка таба баралар.

Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Норин Камил шигыре.
 

VK фикерләре