Муса абый

Герой шагыйрь – Муса абый –
Ырымбур якларыннан.
Шигърияткә гашыйк булган
Бик нәни чакларыннан.
Үсә төшкәч, үзе язган
Бик тә матур шигырьләр.
Көнне төнгә ялгый-ялгый
Үткән шактый гомерләр...

Казанга килгәч тә, Муса
Онытмаган шигырьне.
“Кызыл йолдыз”, “Алтынчәч”е
Данга күмгән шагыйрьне.
Җиребезне дошман баскач
Киткән канлы сугышка.
Җыры булган аңа терәк
Хәтта соңгы сулышта.
 

Нәҗмиева Наилә

VK фикерләре