Биюче кар бөртеге

Болытлар. Минем өстемнән, каядыр ашыккандай, зәңгәрсу-ак төстәге болытлар йөзә дә йөзә. Салмак кына биегән сыман тирбәлә-тирбәлә, җиргә энҗедәй ак кар бөртекләре төшә. Урамда инде гыйнвар ае. Ишегалды яп-якты һәм искиткеч тыныч, бары тик аяк астындагы карның күңелле авазлар чыгарып шыгырдавы гына ишетелә. Мин, акка төренгән дөньяның илаһи сафлыгына сокланып,ишегалдының урта бер җирендә басып торам. Миңа шундый рәхәт, менә-менә канатланырмын да ап-ак чиксезлеккә очып китәрмен кебек. Рәхәтләнеп салкын һава сулыйм, сулаган саен, күкрәкләрем киңәеп, зиһеннәрем ачылып китүен тоям.

Ак кар бөртекләре баягы сыман әйләнә-әйләнә җиргә төшәләр, әйтерсең алар кышкы вальс башкаралар. Миңа алар июнь аенда бөтен дөньяны тутырып оча торган тополь мамыкларын хәтерләтәләр. Кар бөртекләренә игътибар беләнрәк карыйм. ...

Мингалимова Регина, Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең 7 Б сыйныфы укучысы
 

Беркетелгән файлКүләме
Биюче кар бөртеге [648]30 КБ

VK фикерләре