Аюхан Баттал әкияте

Аюхан Баттал

Көннәрдән бер көнне урман хайваннарының бөек хуҗасы Аюхан Баттал үзенең сәркатибе озын койрык Төлкебикәгә бик җитди боерык бирә:

– Тиз арада җанварларга хәбәр җибәр. Атнаның өченче көнендә сәгать көндезге унда җыелыш була.

– Ярый, – дигән Төлкебикә сәркатип һәм бик тиз арада Аюханның боерыгын төп-төгәл итеп барына да җиткергән.

Атнаның өченче көне тиз арада килеп тә җитә. Җыелышка иң беренчеләрдән булып, Бүре килә. Аның артыннан ук, йомшак кына басып, хәйләкәр Төлкебикә килеп керә. Иң соңыннан, әкрен генә атлап, энәләрен тырпайткан Керпекәй килә һәм иң арткы рәткә барып утыра. Барысы да җыелып беткәч, усаллыгы йөзенә бәреп чыккан Аюхан Баттал эшлекле кыяфәттә җыелышны башлап җибәрә.

– Җәмәгать, безнең урманда ел саен колхоз умарталыгының ояларын туздырып, балын ашап китәләр. Умарта кортларына да зыян китерәләр. Бу явыз эшне башкаручы безнең арада булырга тиеш. Ул тиз арада гаебен танырга тиеш, – ди Аюхан.

Бу сүзгә барысы да гаҗәпләнеп, аһ итәләр.

– Әгәр дә гаепле үзенең гаебен таныса, эшне зурга җибәрмәбез, дөресен әйтегез, – ди хуҗа, сүзен кабатлап.

Барлык җанварлар арасыннан иң кечкенә Керпекәй сүз сорады. Зуррак җәнлекләр, куркышып, бер-берсенә карашып алдылар. Керпекәй бер дә курыкмыйча:

– Безнең урманда бал яратучы сез генә бит, Аюхан Баттал әфәнде. Башкалар бал белән тукланмыйлар, – дип чатнатып җавап бирде Керпекәй.

Аюхан, нишләргә дә белмичә, тиз-тиз генә җыелышны ябык дип белдерде. Шулай итеп, аның гаепле икәнен бар да күрделәр.

Менә, балалар, начарлыкны беркайчан да яшереп калып булмый, ул барыбер беленә. Без сезнең белән беркайчан да начарлык эшләмик.

Автор: 5 нче А сыйныфы укучысы
Хәерова Энҗе

VK фикерләре