Китапларны ничек дөрес укырга

Китапларны ничек дөрес укырга
Тарханова Гүзәлия 2 октябрь, 2014 - 11:11

Кайбер китапларны татып карау гына да җитә, икенчеләрен бер утыруда кабып йоту теләге туа, әмма озак чәйнәп үзләштерергә туры килгәннәре дә бар. Фрэнсис Бэкон

Сез үзегезне чынлап та укый алам дип уйлыйсызмы?

1. Китапны ачасың.
2. Сүзләрне укыйсың.
3. Китапны ябасың.
4. Уку өчен икенче китапны аласың.

Шуннан да җиңел әйбер була аламы?

Чыннан да, китапны күңел ачу һәм вакыт үткәрү өчен генә укысагыз, бу шулай була да. Әмма әлеге шөгыльдән сез файдалы белемнәр һәм тәҗрибә алырга телисез икән, бар да алай гына җиңел түгел. Һәм менә ни өчен.

1940 елда Мортимер Адлер бүгенге көндә классик әсәр дип саналган «Как читать книги. Руководство по чтению великих произведений» исемле хезмәтен яза. Бүген без 75 элек әйтелгән, әмма хәзерге вакытта да актуальлеген югалтмаган кайбер кагыйдәләр белән танышырбыз.

Бу фәнни тикшеренүдә 4 төрле уку ысулы булуы ачыкланган:

  • Элементар уку. Әлеге уку күнекмәсен без башлангыч мәктәптә алабыз, һәм бу безнең биттәге сүзләрне укый, аларның мәгънәсен аңлый, шулай ук төп сюжетны күзәтә алуыбызны гына аңлата, әмма шуннан да артык түгел.
  • Инспекцион уку. Бу күз йөртеп укуны аңлата. Без битнең башлангыч өлешенә карыйбыз, аннан соң ахырына күчәбез, шул ук вакытта төп моментларына игътибарны биреп, автор ни әйтергә теләгәнне аңларга тырышабыз. Бу ысул кыска вакыт эчендә күләмле уку яисә эш материалларын үзләштерергә кирәк булганда еш кулланыла.
  • Аналитик уку. Бу текстны мәгънәсенә төшенеп, тирәнтен укуны аңлата. Сез әкрен генә һәм игътибар белән укыйсыз, үзегез өчен язмалар ясап барасыз, аңлашылмый торган сүзләрнең мәгънәләрен эзлисез һәм автор китергән сылтамалар буенча күчәсез.
  • Тикшеренү укуы. Нигездә язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре куллана торган ысул. Бу очракта сез, билгеле бер тема буенча үз теорияләрегезне раслау яисә кире кагу өчен, берьюлы берничә шул ук темага багышланган китап укыйсыз. Бу хобби яисә күңел ачу өчен түгел, ә эш белән бәйле шактый үзенчәлекле уку ысулы.

Без иң актуаль һәм файдалы күнекмәләр буларак икенче һәм өченче ысулларда тукталырбыз. Элементар уку ысулы сезгә инде таныш (әлеге текстны укыйсыз бит), ә тикшеренү укуы специфик һәм бик аз кешене генә кызыксындырыр. Аналитик һәм инспекцион уку белән бөтенләй башка хәл: күпләр өчен алар кирәк, әмма аларны куллана белмиләр. Үз уку күнекмәләрен элементар дәрәҗәдән югары дәрәҗәгә күтәрү өчен нишләргә соң?

Инспекцион уку

Алдан әйтелгәнчә, мондый уку төре берничә очракта кулланыла. Мәсәлән, сезгә кибеттә тиз арада теге яисә бу китап сатып алуның файдасын бәяләргә, зур күләмле доклад мәгънәсен аңларга, үз кызыксынулар өлкәсендә соңгы вакыйгалар белән таныш булырга һ.б. кирәк. Бу очракларның кайсында да сездән текст мәгънәсенә тирәнтен төшенү түгел, ә кирәкле мәгълүмат белән тиз арада танышып чыгу һәм аны бәяләү сорала. Моның өчен сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк.

Китапның исемен укыгыз, аның алгы һәм арткы тышлыклары белән танышыгыз

Бу киңәш һәркемгә аңлашыла, әмма күпләр бу киңәшкә колак салмыйлар, шунда ук китапның эчтәлегенә күчәләр. Ә бит автор еш кына, иң беренче чиратта, китап исеменә һәм тышлык бизәлешенә мәгънә салырга тырыша һәм аларга зур әһәмият бирә. Әгәр сез автор әйтергә теләгәнне аңласагыз, күп әйбер беренче юллардан ук аңлашылыр.

Төп игътибарны китапның беренче битләренә юнәлтегез

Башлам, кереш сүз, пролог - шактый файдалы битләр. Сезнең алда күп битле фәнни эш ятса да, алар сезгә китап турында күзаллау бирер.

Бүлекләр исемнәренә һәм ахыргы юлларга игътибар итегез

Аеруча бу эшлекле һәм фәнни-популяр әдәбиятка кагыла. Бу очракта, төп нәтиҗәләрне белү өчен, шунда ук китапның ахырына күчәргә була, ә инде нәтиҗәләр кызыксындырса, дәлилләр белән танышырга башларга була.

Бәяләмәләр белән танышып чыгыгыз

Әгәр дә китапны интернетта сайлыйсыз икән, сезгә башка укучылар фикере белән танышырга кыен булмас. Ләкин әлеге фикерләрне бераз скептицизм белән кабул итәргә кирәк, чөнки кайвакыт аларны сатуларны арттыру яисә, киресенчә, авторны “батыру” ниятеннән калдыралар. Әмма барыбер реаль укучылар бәяләмәләрен урнаштыра торган китап сайтларын да табарга була.

Шул рәвешле, әлеге гади пунктларны үтәп, сез теләсә кайсы китап турында диярлек башлангыч күзаллау булдыра аласыз. Әлеге күнекмә сезгә 5-10 минут эчендә иң кирәкле материалларны сайларга һәм кирәкмәгән балласттан котылырга булышачак һәм тормышыгызның бөтен елларын әрәм итүдән саклаячак.

Аналитик уку

Теләсә кайсы китап бу ысул ярдәмендә укылырга лаеклы түгеллеген исәпкә алыгыз. Мондый уку ысулын укудан максималь файда алу өчен генә кулланырга кирәк. Әгәр аналитик уку ысулын куллана белмәсәгез, бер китап та, хәтта бик файдалы һәм кирәкле булса да, сезгә автор ирештерергә теләгән мәгълүматны җиткерә алмас. Әйдәгез карыйк: без укый торган китаплардан ни рәвешле максималь файда алырга?

Автор һәм аның башка хезмәтләре турында күбрәк мәгълүмат җыегыз

Автор шәхесе турында гади генә белешмәләр җыю да аның мотивларын һәм эш үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә. Чынлап та, финанс өлкәсендә уңышларга ирешү ысуллары турындагы китапны бөлгенлеккә төшкән кеше түгел, ә уңышлы эшмәкәр язган очракта, ул күбрәк ышаныч уята. Яисә, мәсәлән, сугыш турындагы роман, автор тормышында охшаш эпизодлар булганда, бөтенләй икенче төрле укылачак.

Инспекцион укуга берничә минут багышлагыз

Текст эченә кереп китәр алдыннан, алдагы бүлектә сурәтләнгәнчә, кыскача танышып чыгу өчен вакыт бүлеп билгеләгез. Башлам, эчтәлек, кереш сүз һ.б. анализлаудан мәгълүмат алу мөмкинлегеннән баш тартмагыз.

Катлаулы моментларга кире кайтыгыз

Китапны ахырына кадәр тулысынча укып чыгыгыз, әмма бу процессны артык озакка сузмагыз. Адлер моны “җиңелчә уку”, ягъни, аерым детальләргә артык игътибар бирмичә, китап эчтәлеге белән танышып чыгу өчен уку дип атый. Бу катлаулы яисә аңлаешлы булмаган урыннарны тирәнтен өйрәнми генә, тамгалап китеп, алга таба укуны дәвам итүне аңлата. Китапны укып бетергәннән соң, үзегез ясаган кыстыргычларга кире кайтырга, барлык бәхәсле һәм аңлаешсыз моментларга максималь игътибар бирергә кирәк. Өстәмә чыгынаклардан файдаланыгыз, кайбер урыннарны яңадан укып чыгыгыз. Нәтиҗәдә, өйрәнгән материалда “караңгы” урыннар калырга тиеш түгел.

Кыскача резюме әзерләгез

Китап белән эшне тәмамлагач (аналитик уку ул үзе бер эш), төп күзаллауларыгызны һәм алган белемнәрегезне чагылдырган кыскача отчет төзегез. Иң яхшысы – аны түбәндәге сорауларга җаваплар рәвешендә төзү. Язма рәвештә башкарсагыз, шәп була.

1. Бу китап нәрсә турында? Кайвакыт без сюжет болганчылыгы яисә аз мәгънәле детальләргә шулхәтле зур игътибар бирәбез ки, хикәяләү ахырында авторның төп фикерен бөтенләй онытабыз. Берничә җөмлә белән әсәрнең төп мәгънәсен сөйләп бирегез.

2. Нәрсә булды һәм ни өчен? Әсәрнең кыскача планын төзегез. Сәнгатьле әдәбият өчен бу – төп сюжетның вакыйгалар чылбыры, фәнни-популяр әдәбият өчен бу – автор концепциясенең төп тезислары һәм дәлилләре.

3. Китапта сурәтләнгән вакыйгалар, фактлар һәм фикерләр кызык, төгәл, гыйбрәтлеме? Укылган текстка карата мөнәсәбәтегез нинди? Автор фикере белән килешәсезме яисә аны хаталы дип саныйсызмы?

4. Укылганнан үзегез өчен нинди нәтиҗәләр чыгардыгыз? Китаплар үзеңне һәм дөньяга карашыңны үзгәртү өчен көчле корал булып тора. Бу сорауга максималь якын килгәндә, шуны әйтергә була: әгәр укылган китап сезнең өчен бернинди файда да китермәсә, сез вакытыгызны әрәм иттегез генә. Шуңа күрә бу җавапта үсешегез өчен алган белемнәрегезне язып чыгыгыз.

Дөрес, укуга мондый җентекле якын килү әдәбиятны тиз үзләштерергә булышмый һәм, бәлки, шактый ялыктыргыч булып тоелырга мөмкин. Әмма сез һәрбер китапның тормышыгызда үз эзен калдырачагына һәм китап укып үткәргән һәр сәгатегездән максималь файда алуыгызга чынлап ышана аласыз.

Чыганак: http://lifehacker.ru

VK фикерләре