Уку культурасын формалаштыруда әдәбият дәресләренең роле

Уку культурасын формалаштыруда әдәбият дәресләренең роле
Тарханова Гүзәлия 6 май, 2014 - 15:45

Китап уку культурасын формалаштыру һәм үстерү проблемасы дәүләт югарылыгы дәрәҗәсендәге проблемаларның берсенә әйләнә бара, чөнки уку культурасына ия булу – гыйлемгә ирешүнең иң төп шарты. Дөрес, укучы мөстәкыйль рәвештә теләсә нинди китап белән таныша һәм мәгълүмат чыганагы буларак, алардан күпмедер дәрәҗәдә файдалана ала, тик уку культурасы булмаган очракта, бу китаплар аңа өлешчә генә ярдәм итәчәк. Нәрсә соң ул уку культурасы? Моңа ирешеп буламы?

Уку культурасы формалашу өчен, билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш.

Беренчедән, кеше китап сайлауга бик таләпчән булырга, ягъни аннан нинди максатта файдаланачагын, нинди белемнәр алачагын төгәл белергә тиеш.

Икенчедән, укучы текстның мәгънәсенә төшенергә, аны тирәнтен анализлый белергә, автор әйтергә теләгән фикерне аңларга, аның әхлакый позициясен тоемларга тиеш.

Өченчедән, тирәнтен аңлап уку китапның эчтәлеген тулысынча үзләштерергә мөмкинлек бирә. Әдәби текстны тирәнтен үзләштерү дигәндә, без акыл һәм иҗади эшчәнлекне күздә тотабыз. Китапны аңлап укучы кеше укылган тексттан иң әһәмиятле фикерләрне аера, аларны анализлый һәм үз фикерен раслый ала. Ул беркайчан да автор артыннан сукырларча ияреп бармый, киресенчә, фактларны чагыштырып, төп идеяне аерып чыгара һәм үз фикерен дәлилләп әйтә ала.

Дүртенчедән, уку культурасы даими һәм системалы эшчәнлекне күздә тота.

Алда сөйләнгән таләпләр үтәлгән очракта, укучы югары уку культурасына ирешкән булып санала. Кызганычка каршы, мондыйлар бүген бармак белән генә санарлык. Ярты елга бер китап укыган кешене берничек тә рухи үсешкә ирешкән культуралы кеше дип санап булмый. Уку культурасы түбән дәрәҗәдәге укучы әсәрнең асылына төшенергә омтылмый. Ул, гадәттә, китапның ахыры нәрсә белән бетүен карый, кызык дип санаган урыннарны гына укый. Авторның әйтергә теләгәненә төшенми, вакыйгаларга тәнкыйди күзлектән карамый. Бер сүз белән әйткәндә, андыйларның акылы үсешкә омтылу юнәлешендә хәрәкәт итүдән туктый һәм ялкаулык халәтендә була.

Уку культурасын үстерү башлангыч сыйныфларда ук башлана. Бу яшьтә укучы бар нәрсә белән дә кызыксына. Гадәттә, балага тирә-яктагы табигать үзгәрешләре, үз яшьтәшләренең күңел кичерешләре, әхлак һәм хезмәт тәрбиясенең матур үрнәкләре тупланган кечкенә күләмле әсәрләр тәкъдим ителә. Китапның төсле рәсемнәр белән бизәлгән булуы – мөһим шартларның берсе. Башлангыч сыйныфта аңлап укуга зур әһәмият бирелә. Үз фикереңне белдерү, китаптан әһәмиятле сүзләрне, өзекләрне табу, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү эшләре дәвам итә; сурәтләү чараларына, табигать тасвирламаларына, геройларның эш-хәрәкәтләренә бәя бирелә. Әлбәттә, китапка сак караш тәрбияләү эше дә читтә калмый.

Психологлар үткәргән тәҗрибәләргә таянып, без шуны әйтә алабыз: әдәби әсәрне укып, тиешенчә анализлаганда, укучы аңында тудырыла торган иҗади күзаллаулардан файдалану әйбәт нәтиҗәләр бирә. Психолог Л.А. Концева фикеренчә, мондый күзаллаулар булмаса, текстны тулысынча аңлау һәм аны сөйләп бирү кыенлаша. Әдәби әсәрне укыганда, укучы пейзажны да, табигатьтәге авазларны (су агышын, тамчы тамуын), төрле исләрне (яңгыр исе, кырда арыш исе килә), тәмне дә күзалларга тиеш. Мәсәлән, хуш исле икмәкне озаклап чәйнәде, дигән җөмләне укыганда, бала авыз сулары килүен тоя икән, димәк, ул укыганны күзаллый дигән сүз. Даими эшләгәндә, ул үз фантазиясе, күзаллаулары белән идарә итә башлый. Болар реаль чынбарлыкны тирәнтен аңларга ярдәм итә. Текстта язылганнарны укучы үз аңы аша үткәрә ала икән, аңа сүздән сурәт ясау кыен булмый.

Укытучы алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе – укучыны мөстәкыйль рәвештә китап белән эшләргә өйрәтү. Текст белән эшләүнең башлангыч чорында түбәндәге эш алымнарын тәкъдим итәргә була: “Текстны өлешләргә бүлү”, “Бу өлешләр арасында логик бәйләнешләрне табу”, “Иң төп фикерне аерып чыгару”, “План төзү һәм шуңа нигезләнеп, текстның эчтәлеген сөйләп бирү”. 4 нче сыйныфта Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” хикәясен шул рәвешле анализлау моның уңышлы мисалы булып тора. Бу эшләр башта укытучы җитәкчелегендә эшләнә. 6 нчы сыйныфта “Ә. Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген һәм И. Юзеевның “Бакчачы турында балладасы”н алда әйтелгән алымнарны кулланып анализлау текстларны аңлауны күпкә җиңеләйтә. Мондый анализ үрнәкләрен tarkhanova.ru сайтында күрергә мөмкин.

Уку культурасы югары сыйныфларда формалашып бетәргә тиеш. Югары уку йортларында белем ала башлаганчы ук, укучы конспектлар, тезислар төзергә өйрәнә; язучы стиле, сурәтләү алымнары һәм чаралары белән таныша. Югары сыйныфта укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләре ныгып, теләсә кайсы әсәрне җиңел анализлый алалар. Проза, поэзия һәм драма әсәрләрен өйрәнүнең үз методикасы бар. Д.Ф. Заһидуллинаның “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” укытучылар өчен әһәмиятле чыганакларның берсе булып санала, тик шулай да һәр укытучы бу мәсьәләгә индивидуаль якын килергә тиеш дип саныйм, чөнки китап укучыларның барысы да бер үк төрле схема буенча укымыйлар. Һәр кешенең интеллекты һәм хәтере төрле, аларның үзара ярашуы да һәр кешедә үзгә.

Бүген рус гимназияләрендә белем алучы укучыларның күбесен китап укуга тарту шактый катлаулы эш. Димәк, бу контингентның уку культурасын үстерү өчен махсус эш алымнарыннан файдалану кирәк. Берәүне дә мәҗбүр итеп укытып булмый, шуңа күрә мин кызыксындыру чараларын куллану ягында. Китап сайлаганда , укучыларның фикерләре тыңлана, уртак бер карарга килгәннән соң, һәрберсе сайланган китапны укып чыга. Артык фәлсәфи һәм катлаулы телдә язылганнарын тәкъдим итмәскә тырышам. Укый башлаганчы, текстны анализлау өчен кирәк булган сорауларны бирәм. Анализлаганда, беренче урынга әсәрнең мәгънәви эчтәлеген ачуны куябыз.

Укытучы шул ук вакытта психологик аспектны да, ягъни укучыларны әсәр белән кызыксындырып, аларда актив рәвештә фикер алышу теләген тудырырга кирәклеген дә истән чыгармаска тиеш.

Эпик әсәрне өйрәнгәндә, укучыларны сюжет элементларын билгеләп барырга күнектерү кирәк. Бу, беренчедән, әсәрдәге геройлар турындагы мәгълүматны төгәл һәм бөтенлекле итә, икенчедән, сюжет һәм вакыйгаларны, сюжетның төп вазифасы булган конфликтларны ачу тема, проблемаларны билгеләүне җиңеләйтә.

Композицион төзелешкә игътибарны юнәлтү дә мөһим. Автор әсәрне язганда билгеле бер мәгълүмат бирүне генә күздә тотмый. Вакыйгаларны тиешле тәртиптә урнаштыру укучының игътибарын җәлеп итәргә тиешле урыннарны калкурак итеп күрсәтү өчен кирәк.

Чәчмә әсәрләрне өйрәнгәдә, анализлауның кайсы юнәлешен, ягъни аспектын сайлау да мөһим. Этик, эстетик, иҗтимагый, психологик, педагогик, стилистик, лингвистик аспектларның кайсы уңышлырак булуын әсәр үзе үк әйтеп тора. Мәсәлән, “Казакъ кызы”н анализлаганда иҗтимагый юнәлешне генә игътибар үзәгенә алсаң, әсәр белән кызыксындырырмын, димә. Димәк, этик-эстетик юнәлешләргә күбрәк игътибар бирелергә тиеш. Ә менә Ә. Еники әсәрләренең кайсын гына алсаң да (“Әйтелмәгән васыять”, “Бер генә сәгатькә”, “Бала” һ.б. ), монда психологик аспектка таянып эш итү отышлы икәнен күрергә мөмкин.

Методист З.Я. Рез фикере буенча, әсәргә мөнәсәбәттән чыгып, өч анализ төрен сайларга була: җентекле анализ, сайланма анализ, күзәтү төрендәге анализ. Язучыларның әсәрләрен өйрәнгәндә, без аларны тематик яктан төркемләп, шулардан берсен җентекләп анализлый алабыз. Мәсәлән, Г. Исхакыйның “милләт анасы” булырга тиешле хатын-кыз проблемасы һәм гаилә тәрбиясе мәсьәләләренә тукталганда, берәр әсәрне җентекләп тикшереп, калганнарына күзәтү төрендәге анализ ясап була.

Мин үзем әдәби әсәрләрдә тел-сурәтләү чараларын өйрәнүгә аерым игътибар бирәм, чөнки алар – әсәрне эстетик зәвыклы итә торган компонентлар, аның асыл бизәкләре. Бу бигрәк тә М. Мәһдиев әсәрләрендә чагыла. 11 нче сыйныф укучылары аның “Без – кырык беренче ел балалары”, “Фронтовиклар”, “Бәхилләшү” әсәрләрен укыдылар. Аннан соң “Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре” темасы буенча уртак фәнни хезмәт яздылар. Укучыларның әсәрне ни дәрәҗәдә аңлауларын шушы хезмәттән күреп була. Бу хезмәтне дә tarkhanova.ru сайтыннан табып укырга була.

Бу язучыны сайлавымның сәбәпләрен күрсәтергә телим: “... ул һәр сүзнең урынын, әдәби кыйммәтен төгәл белеп файдаланган. Язучы сүзнең яңгырашына һәм тәэсир итү көченә дә зур әһәмият биргән. Аның әсәрләре җиңел укыла, теләсә кайсы образ җанлы булып күз алдына килеп баса. Иң тәэсирле һәм үтемле сүзләрне сайлап, аларны үткен юморга төреп бирә белгән язучы. Кеше характеры турында укыйсың икән, син аны үтәли күргән кебек буласың, ул ашаган ризыкның тәмен, ул йөргән болыннарның исен тоясың... Язучы сүзләрнең сәнгатьчә матурлыгын тоя һәм аларны сайлап ала белгән. Минемчә, сүзләрнең дә җаны бар. Оста кеше кулына эләккәч, алар матур бизәкләр барлыкка китерәләр: тормышның якты һәм караңгы якларын, аның кешеләрен ачык итеп күз алдына китереп бастырырга ярдәм итәләр”. Минемчә, хәзерге заман укучысын кызыксындыру һәм анда эстетик зәвык тәрбияләү өчен, Мәһдиев әсәрләрен укытырга кирәк.

Сүз ярдәмендә сурәт ясау җиңел түгел. Әдипләребез моны һәрчак белеп торганнар, сүзнең асылына хилафлык китермәскә тырышканнар. Укучы һәр сүзнең мәгънәсен тоеп, тәм табып укыганда гына, әдәби әсәрнең кыйммәтен беләчәк. 9 нчы сыйныф укучылары Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повестен укып чыктылар. Әйткәнемчә, без уку барышында сурәтләү чараларын табабыз, анализлыйбыз. Бер укучым әдип кулланган сүз белән килешмәвен белдерә. Җөмләне укыйбыз: “Тал арасына сибелгән сандугачлар музыкасын күмеп, шыңгырдап чыккан көмеш тавыш белән әйтелгән бу җавап безгә шулкадәр якын, шулкадәр ягымлы булып ишетелде, моңа кадәр татып каралмаган яңа, рәхәт тойгы бөтен тәнебезне чолгады.” Укучыга “шыңгырдап” сүзе ошамаган икән. “Шундый чибәр Артыкбикәдә ямьсез тавыш була алмый, җитмәсә ул “көмеш тавыш” булганда,” – ди укучым. – Аңлатмалы сүзлектә дә “шыңгырдау ямьсез, калтыраулы калын тавыш бирү” дигәнне аңлата икән.” Чыннан да, ул хаклы иде. Башкалар да кызыксынып киттеләр. “Бу очракта нинди сүз урынлырак булыр иде?” – дим. Тырыша торгач таптылар тагын. Чишмә челтерәве кебек нәфис тавыш булырга тиеш икән Артыкбикәдә. Ризалаштык һәм бу сүз әдипнең ашыгычлык белән язганда киткән хатасы гына икәнлеген искәрттек. Һәр сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе бар һәм ул урынлы кулланылырга тиеш.

Мөхәммәт Мәһдиев тә: “Телефон шалтырамый, ә чылтырый,” – дияргә ярата иде бит. Барыбыз да моның шулай булуын аңласак та, һаман телефон “шалтыратуны” дәвам итәбез. Кызганыч. Телебезнең матурлыгы, нәфислеге үзебездән тора, югыйсә. Балаларда уку культурасы тәрбияләгәндә, болар бар да исәпкә алынырга тиеш, дип саныйм.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: китап – кеше тарафыннан уйлап табылган иң гүзәл могҗизадыр, мөгаен. Китап укудан алган ләззәтне берни белән дә чагыштырып булмый. Моны югары уку культурасына ия булган кеше генә аңлый ала. “Яхшы китаплар уку – үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул, ” – дип язган философ Р. Декарт. Әйе, китап һәрвакыт белем алу һәм рухи тәрбия бирү чыганагы булды. Ул башкалар язмышына битараф калмаска, матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Кулында китап булганда, кеше беркайчан да ялгызлык халәтен кичермәячәк. Китап яраткан һәм аны үз рухының юлдашы иткән кеше беркайчан да бәхетсез булмас. Җанга – дәва, күңелгә нур иңдерүче китапка Тукай да мәдхия укыган. “Китап” шигырендә бөек шагыйрьнең китапны бар нәрсәдән өстен күрүе һәм аңа булган бар ихтирамы чагылыш тапкан:

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә...
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам...

VK фикерләре