Затлы бүләк

Затлы бүләк
Тарханова Гүзәлия 6 ноябрь, 2014 - 20:29

Бүләкнең дә ниндие әле! Китап! Күңелләргә рәхәтлек һәм сафлык, җан җылысы бирә торганы. Сүзем нәниләр һәм төрле яшьтәге мәктәп балаларына атап чыгарылган китаплар турында бара. Алар арасында “Нәниләр тел өйрәнә”, “Тукай иленә сәяхәт” исемлесе дә, “Балачак энциклопедиясе” дип аталганы да бар. Кече яшьтәгеләр өчен бик шәп тәрбия һәм уку китаплары болар.

Бай эчтәлекле, гаҗәеп матур китапларны балаларыбызга бүләк итүче гамьле һәм игелекле затларыбыз турында әйтми кала алмыйм, чөнки алар милләтебез өчен бик тә кирәкле, файдалы эш башкаралар, ана телебезне үстерүгә зур өлешләрен кертәләр. Бу проектларның авторы һәм төзүчесе – Татарстан китап нәшриятының “Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты” редакциясе хезмәткәре Шакирова Талия Ривовна. Әлбәттә, мөхәррирләр, рәссамнар, галимнәр аның төп ярдәмчеләре булып торалар. Беренче тапкыр күргәндә үк, Талия Ривовна миндә искиткеч уңай тәэсир калдырды. Аның һәр сүзеннән үз эшен ихлас күңелдән яратуы сизелеп тора иде. Кылган гамәлләре, игелекле уй-хыяллары шәхеснең чын асылын күрсәтүче төп факторлар булып тора. Мин үзем Талия Ривовнаны ата-аналарның, мөгаллимнәрнең чын ярдәмчесе, киңәшчесе һәм дусты итеп күрәм, чөнки аларны максатлар бердәмлеге бәйли. Уртак максатларга ирешүдә китап төп арадашчы булып тора. Татар баласында үз ана теленә ихтирам уяту, баланың рухи дөньясын баету һәм телне өйрәнергә ярдәм итү китаптан башка мөмкин түгел.

“Алтын җирдән табыла, акыл – китаптан,” – диелгән халык мәкалендә. Дөрес, китаплар да күп төрле. Кайберләре тышкы яктан төссез генә күренсә дә, бай эчтәлекле булулары белән аерылып торалар. Икенчеләренең тышлыклары гаҗәеп матур, әмма укырлык нәрсә тапмыйсың. Мин алда санап киткән китапларның барысы да бизәлеш ягыннан да, материалларының бай эчтәлекле һәм тәрбияви яктан кыйммәтле булуы белән дә заман таләпләренә туры килә. Болар коры сүз генә түгел. Бу китаплар белән танышып кына калмыйча, барысын да тулы томнары белән сатып алдым, чөнки алар минем укучыларыма да, оныкларыма да бик кирәк. Алып кайткан көнне үк өч балалы күршемә кердем. Кызыксынуым көчле: китапларны ничегрәк кабул итәрләр икән? Әтиләре татар булса да, әниләре – рус кызы. Ни әтиләре, ни татар әбиләре балаларны тәки ана теленә өйрәтә алмадылар. Мәктәптә алар татар телен чит тел буларак өйрәнәләр. Китапларны күрсәтәм, бергәләп танышабыз. Тиздән күршеләремнең кызыксынуын күреп алам, димәк, әти кешегә дә, әниләренә дә бу китаплар бик ошады. Аларны кайдан сатып алырга мөмкин икәнлеген сорагач, бик тә канәгать калдым. Нәрсәсе белән мавыктырды соң бу китаплар? Әйдәгез, аларга бергәләшеп күзәтү ясыйк.

“Нәниләр тел өйрәнә” (“Малыши изучают язык”) дип аталган сериягә кергән китапларның өч томы да балалар бакчаларына йөрүче һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына атап чыгарылган. Төзүчеләре – Шакирова Т.Р. һәм Мансурова Г.К.

I том татарча-русча-инглизчә сүзлек дип атала. Китапның беренче битләрендә үк өч телнең алфавиты (бу башка томнарда да шулай) бирелгән. Гаҗәеп матур бу сүзлек-китап кече яшьтәге балаларның яңа белемнәрне кабул итү һәм үзләштерү үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Бала тормышын, тирә-яктагы күренешләрне, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын, гомумән, табигатьне чагылдырган иң кирәкле кырык ике темага караган сүзләрне мавыктыргыч төсле рәсемнәргә таянып аңлату күздә тотыла. Бу рәсемнәр искиткеч матур булулары өстенә, бай төсләре, чынбарлыкны дөрес чагылдырулары белән аерылып торалар. Гадәттә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә өйрәнелә торган сүзләрне ятлатып хәтердә калдыру ысулы киң кулланыла. Бу китап исә баланың тирә-якны танып-белүен, күзаллавын арттыра, чөнки сүзләр төрле бизәкләр һәм рәсемнәргә әверелеп, аңлы рәвештә аның хәтерендә уелып кала.

II том татарча-русча-инглизчә сөйләүлек буларак, бала һәр өч телдә бирелгән кыска җөмләләр, диалоглар ярдәмендә акрынлап аралашуга һәм сөйләшүгә күчә бара. Билгеле бер тематикага нигезләнеп бирелгән фразалар, җөмләләр аңа тирә-юньдәге мохитне аңларга һәм күргәннәре турында кыска гына итеп әйтә белергә ярдәм итә. Кешенең эш-хәрәкәтенә бәйле җөмләләрнең кертелүе сабыйның сөйләмен бизәклерәк һәм җанлырак итә, ә матур төсләр кулланып ясалган сюжетлы рәсемнәр бу сөйләмне бала аңында формалаштыруга булыша.

III томда күптөрле тематикага нигезләнеп төзелгән матур текстлар урнаштырылган. Аларның кайберләре төрле персонажларның сөйләшүенә нигезләнеп төзелгән. Болар баланың сөйләмен тормыш белән бәйләргә, ситуацияләрне чынбарлыктагыча күзалларга ярдәм итә. Шушы текстларның сюжетын чагылдыручы рәсемнәргә карап, эчтәлек буенча фикер йөртә алу мөмкинлеге баланың сөйләм телен үстерүгә булыша. Текстлар ахырында бирелгән эш төрләре һәм алымнары искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч булулары белән аерылып торалар. Төсле рәсемнәргә карап, кечкенә хикәяләр төзү, предметларның исемнәрен атау, хәрефләрне дөрес урнаштырып, төрле сүзләр китереп чыгару, җөмләләр төзү кебек эш төрләре баланың кызыксынуын арттыра, аңлы сөйләмгә күчүен тизләтә.

Бу китаплар башлангыч сыйныф укучылары өчен дә яхшы ярдәмлек булып тора. Алар укылган материалны ныгытырга, авыр үзләштерүчеләргә сүзләрне кабат кайтып өйрәнергә ярдәм итәргә сәләтле. Татар теле һәм инглиз теле укытучылары да бу китапларга яхшы бәя бирделәр, чөнки алардан дәрестә дә, өйдә дә бик җиңел файдаланып була. Ата-аналарга, тәрбияче һәм укытучыларга, оныкларын сөйләшергә өйрәтүче әби-бабайларга искиткеч файдалы бүләк ясаган Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Нәшриятның соңгы елларда балаларга атап чыгарган китаплары арасында Г. Тукайга багышланганнары аеруча игътибарга лаек. Талия Шакирова белән Гөлнара Хәйдәрова төзегән “Тукай иленә сәяхәт” китабы әнә шундыйлардан. Биредә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, балалар өчен язылган иң затлы шигырьләре ике телдә – татар һәм рус телләрендә бирелгән. Китап тәрбияви эчтәлекле матур текстлар,  баланың игътибарын җәлеп итәрдәй, кызыксыну уятырдай төсле рәсемнәр; Тукайның бала чагына багышланган картиналардан алынган иллюстрацияләр һәм, әлбәттә, ул яшәгән авыл күренешләре белән бизәлгән. Шунысы кызыклы: бу китап тәрбия бирү белән беррәттән, Тукай иҗаты буенча баланың белемен тирәнәйтүне дә күздә тота. Мәсәлән, “Шүрәле” поэмасын укыганнан соң, җиде рәссамның бу образга багышланган рәсемнәрен карап, бала Шүрәлене төрле яклап күзаллый, ягъни аның тышкы кыяфәтен, халәтен, ул яшәгән тирәлекне сурәтли ала. Авторлар, поэманы анализлау өчен, аңлаешлы эш формаларын тәкъдим иткәннәр. Алар Шүрәле һәм Былтырга хас сыйфатларны ачу һәм эчтәлекне аңлап уку дәрәҗәсен тикшерүгә юнәлтелгән. Китапка кертелгән һәр шигырь, һәр хикәя ахырында кече яшьтәге балалар аңларлык тест сораулары, мәкальләр, күптөрле мавыктыргыч биремнәр урнаштырылган. Алар аңлаешлы да, кызыклы да. Болар китапны тагын да күркәмрәк, мәгънәлерәк, тәрбияви яктан кыйммәтлерәк итә. Баланың танып-белүен үстерү максатыннан, китапта Г. Тукай исеме белән бәйле төрле истәлекле урыннар турында да язмалар урнаштырылган. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә шагыйрьгә куелган һәйкәлләрнең төсле рәсемнәре, Казандагы һәм Кырлайдагы музейлар һәм “Тукай мәйданы” метро станциясе турында кыска гына һәм кызыклы мәгълүмат бирелгән. Гомумән, тышкы бизәлеше белән үк үзенә тартып тора торган бай эчтәлекле бу китап һәр гаиләдә, һәр мәктәптә булырга тиеш дип саныйм.

Балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга тәкъдим ителгән тагын бер бүләк – “Балачак энциклопедиясе”. Ул берничә китаптан тора. Алар Талия Шакирова һәм Ленар Шәех тарафыннан төзелгән. Бу энциклопедиядә балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән, гүзәл әсәрләре белән мәктәп балаларының ихтирамын яулаган төрле чор язучылары һәм шагыйрьләренең тәрҗемәи хәле турында материаллар бирелгән, аларның иң кызыклы әсәрләре тупланган. Китап төзүчеләрнең төп максаты – балаларны XX гасыр башларыннан алып безнең көннәргә кадәр иҗат ителгән төрле жанрдагы әсәрләр белән таныштыру. Укучылар юмористик шигырь һәм хикәяләр белән дә, балалар өчен язылган пьесалар белән дә таныша алалар. Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакыйның балалар өчен язылган әсәрләре белән беррәттән хәзерге чор язучылары һәм шагыйрьләренең укучылар яратып укый торган иң матур әсәрләре урын алган бу энциклопедиядә. Әдәбият укытучылары бу китапны бик ошаттылар, чөнки программа буенча дәрестә өйрәнелә торган әсәрләрнең бер урында тупланып бирелүе эшне күпкә җиңеләйтә. Сыйныфтан тыш уку дәресенә әзерләнгәндә, укучыларның да әсәрләрне чагыштырып сайлап алу мөмкинлеге зурая.

Мәктәп балаларына һәм укытучыларга атап чыгарылган “Укучы һәм укытучы” сериясе проекты да бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Аның авторы һәм проект сериясенә кергән китапларның төзүчесе дә – Талия Шакирова. Бу китапларның урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен әһәмиятле белем чыганагына әвереләчәге бәхәссез, чөнки аларда әдәбият дәресләрендә өйрәнелә торган классик әдипләребез турында тулы мәгълүмат тупланган. Моңа кадәр дә һәрбер классик язучының иҗатын чагылдырган китаплар чыга килде һәм аларның күбесе мәктәп китапханәләрендә саклана. Шулай да бу сериягә кергән китаплар үзенчәлекле булуы һәм тагын да кызыклырак итеп төзелүе белән аерылып торалар. Кулымда Г. Ибраһимов һәм Һ. Такташка багышланган китаплар. Аларда әдипләрнең мәктәп программасына кергән барлык әсәрләре тупланган. Бу китаплар язучыларның тәрҗемәи хәлен сурәтләүдән башланып китә. Ата-аналары, туганнары, укыган мәдрәсәләре, газета-журналлар турында кызыклы язмалар бирелеп, төрле рәсемнәр, фотосурәтләр, аңлатма язулары белән тулыландырып барыла. Бар мәгълүмат та аңлаешлы һәм мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Мәсәлән, Г. Ибраһимов Ялтада дәваланып яткан чорда яшәгән йортларның ул чактагы һәм хәзерге фотосурәтләренә кадәр куелган. Әдипнең шәҗәрә агачы да укучыларда зур кызыксыну уятасына шигем юк. Язучыларның хатын һәм балалары, замандашлары язып калдырган төрле истәлекләрне укып, укучы шул чорның барлык үзенчәлекләрен, әдипләр тормышын һәр яклап күз алдына китерә алачак. “Укучы һәм укытучы” сериясенә кергән китапларның тагын бер үзенчәлеге шунда, аларда язучыларның аерым әсәрләренә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар; галимнәрнең әдипләр иҗатына багышлап язылган фәнни мәкаләләре дә урын алган. Кулыма килеп эләккән бу байлыкны мин укытучыларга да күрсәттем. Алар да мондый эчтәлекле китапларның укучы белән укытучы өчен бик тә файдалы булуын ассызыкладылар. Чыннан да, мондый китаплар әдәбият укытучысы өчен алыштыргысыз бүләк. Бу сериягә кергән китапларны мәктәп китапханәләренә тарату эше дә җайга салынса, укучыларның дәрестә алардан файдалану мөмкинлекләре тагын да артыр иде. Барлык укытучылар исеменнән проект авторы һәм төзүчесе Талия Шакировага һәм, гомумән, Татарстан китап нәшриятына тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

“Бүген балаларны китап укуга тарту бик кыен. Китапның кадере калмады, барына да интернет гаепле,” – диючеләр нык ялгышалар. Балалар укыйлар, бары тик үз вакытында дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары һәр уку елын укучыларны китапханә белән таныштырудан башлыйлар. Бу бик тә уңай күренеш. Кулында китап булганның башында гыйлем булыр, ди халык. Ата-аналар да үз балаларының китап укуына битараф түгел. Алда санап кителгән китапларны кулына алган һәр бала да алар белән кызыксыначак һәм, әлбәттә, укыячак, чөнки бик тә мавыктыргыч һәм тәрбияви эчтәлекле мондый китаплар баланың рухына туры килә, аның күңел ихтыяҗын канәгатьләндерә ала. Гасырлар дәвамында телебезнең иҗтимагый үсешен тоткарларга, аны бөтенләй юк итәргә тырышканнар, тик барыбер булдыра алмаганнар, чөнки телебез сагында торучы әдипләребез һәм укытучыларыбыз; татар китабын дөньяга чыгаручы һәм таратучы үз нәшриятыбыз, фидакарь мөхәррирләребез булган. Бүген аларның хезмәте күз алдыбызда. Мондый игелекле затларыбыз булганда, телебезнең югалмаячагына ышаныч зур.

VK фикерләре