Язучы җаны ник сызлана?

Язучы җаны ник сызлана?
Тарханова Гүзәлия 12 апрель, 2011 - 20:02
Ресурс турында: 

Драматург Данил Салиховның “Баязит” трагифарсы турында уйланулар

Тормышының көзенә кереп барганда, вакыт яшь чактагыга караганда икеләтә кызурак чаба башлаган бер мизгелдә, адәм баласы, күңеленнән генә булса да, үткәненә ешрак әйләнеп карый башлый. Узган тормышының кыйммәте турында уйлана, эшләнеп бетмәгән эшләрен барлый, нәтиҗә чыгара. Кемдер үзенең яшәешеннән канәгать кала. Кабат яшәргә туры килсә, барын да элеккечә эшләр идем, дип уйлый ул. Икенче берәү гомеренең үзе теләгәнчә узмавына, кылган гамәлләренең беркемгә дә файда китермәвенә сызлана, аһ ора. Кайда ялгышты ул, нәрсәне эшләп бетермәде, кемне рәнҗетте? Үткәннәргә кайтып, барын да үзгәртү мөмкинлеге булсамы?.. Терсәк якын да, әмма тешләп булмый шул. Менә шул чакта җан үз-үзенә тынычлык тапмыйча үрсәләнә, бәргәләнә башлый, икенче төрле әйткәндә, җан тынычлыгы югала. Андый вакытларда кешедән, җаныма урын таба алмыйм, җан тынычлыгым булса, бүтән берни дә кирәкмәс иде, дигән сүзләрне еш ишетәсең. Мондый кешегә ярдәм итү дә бик кыен.

Кеше җаны – карурман, аңа үтеп керергә тырышу, беренчедән, әдәпсезлек булса, икенчедән, ялгыш сүз ычкындырып рәнҗетүең бар. Адәм җанын бары тик вакыт кына дәвалый ала, диләр. Тик вакыт бит ул аккан су сыман: кирегә борыла алмый. Димәк, үткәнгә кире кайтып, барысын да үзгәртү, хаталарыңны төзәтү мөмкинлеге дә юк икән ләбаса. Менә шуңа күрә дә адәм баласы кылган һәм кылыначак һәр гамәлен энә күзеннән үткәреп бәяли белергә, үз вакытында дөрес юлны сайлап алырга тиеш, дип уйлап куясың. Шулай эшләгәндә генә, олыгайган көнендә аңа үкенергә туры килмәячәк. Тик кеше әүлия түгел шул, ничек кенә дөрес яшәргә тырышмасын, барыбер кайдадыр абына, ялгышлык җибәрә.

Драматург Данил Салихов “Баязит” трагифарсында тормышның бик тә әһәмиятле һәм четерекле шушы проблемаларын, шул исәптән, язучының, бигрәк тә совет чоры язучысының җәмгыятьтә тоткан урыны һәм фаҗигасе турында бик тә үзенчәлекле алымнар белән язучы Баязит образы аша сурәтли алган.

Беркетелгән файлКүләме
Язучы җаны ник сызлана? [4]74 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Язмагызны бик кызыксынып укып чыктым, Гүзәлия апа. Әлеге спектакльне караганым да, әсәрнең үзен дә укыганым да юк иде әле, кызганычка каршы. Бик актуаль тема һәм проблемалар күтәрелгән икән. Язмагызда спектакльне кайсы театр куйганы күрсәтелмәгән. Ялгышмасам, бу Әлмәт театры булырга тиеш.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Дөрес, аны Әлмәт театры куйды. Тик бу спектакль (әсәр) барлык тамашачы өчен дә түгел. Бу - язучы һәм аның миссиясенә багышланган әйбер. Тулаем алганда, мәгънәсе тирән.

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Әйе, мондый эчтәлектәге әсәрләр белән тамашачы җыю авыр. Белмим, хәзер халык уйсыз, гамьсез, битарафка әйләндеме, барысында да тамак, ач корсак кайгысы диярсең. Уйланырга, рухи азык алырга түгел, күңел ачарга йөрүчеләр күбәйде театрга. Тамаша-шоу көтәләр режиссерлардан.

Кичә шундый хәлгә тап булдым. "Яңа гасыр" радиосыннан Тукайга багышланган шигырьләр укыйлар иде.  Бакчада эшлибез, радио тирә-якка ишетелә. Әлеге тапшыру башланып, ике шигырь яңгырарга да өлгермәде, күршем, шагыйрьләр турында бик тә тискәре фикерләр әйтеп, радионы сүндереп тә куйды. Шигырь мәгънәсен аңларлык дәрәҗәдә үсеп җитмәгән шул әле халык аңы... Мондый кешеләр бик тә кызганыч тоела миңа.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Синең фикерең белән тулысынча килешәм, Гөлназ.

"Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе – сугыш, канкойгыч сугыш турында... Мидә икенче сыр – ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез... Мидә өченче сыр... Өченчесе – юк. Кичә юк иде..." - дип язган Мәһдиев. Нәкъ ул әйткәнчә, халыкның менә шул өченче сыры юк та инде.

 

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Комментарийның сәгатенә яңа игътибар иттем. Бик тә иртәләгән сайтыгызның сәгате. Күз кысам

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Әйе Елмаю Аны рәтләп тә карадык, барыбер хаталы булып кала.