"Эпик әсәрләрне өйрәнү" темасына чыгыш

Эпик әсәрләрне өйрәнү
Тарханова Гүзәлия 4 ноябрь, 2009 - 21:51

Күп кенә галимнәрнең элекке һәм бүгенге көннәрдә язылган фәнни хезмәтләрендә моңа җавап табарга була. Бигрәк тә М.А. Рыбникова, Д.Ф. Заһидуллина, С.Г. Исмәгыйлева хезмәтләрендә һәр төр әсәрләрне өйрәнү үзенчәлекләре җентекләп бирелгән.

Безнең мәктәп шартларында, ягъни әдәбият укытуга – 2, татар теленә 1 сәгать каралган вакытта, әдәби әсәрләрнең эчтәлеген бөтен тирәнлегендә үзләштерү һич мөмкин түгел. Һәр әсәрне әдәбият методикасы өйрәткән нигездә анализларга тырышсак та, һәр очракта карашларның барлык нокталарыннан чыгып тикшереп булмый. Бигрәк тә күләмле әсәрләрне. Шуңа күрә без беренче урынга әсәрнең мәгънәви эчтәлеген ачуны куябыз.

Укытучы шул ук вакытта психологик аспектны да, ягъни укучыларны әсәр белән кызыксындырып, аларда актив рәвештә фикер алышу теләген тудырырга кирәклеген дә истән чыгармаска тиеш.

Бигрәк тә югары сыйныфларда укучыларның фикерләү мөмкинлекләре арта, шуңа күрә аналитик эшчәнлек тә катлаулана. Әсәрләр тарихи чорны исәпкә алып өйрәнелә башлый.

Беркетелгән файлКүләме
"Эпик әсәрләрне өйрәнү" темасына чыгыш [1098]33.5 КБ

VK фикерләре