Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү үзенчәлекләре

Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү үзенчәлекләре
Тарханова Гүзәлия 17 апрель, 2016 - 15:42

Педагогика фәнендә “рухи тәрбия”, “әхлак” терминнары бик киң кулланыла. Бу төшенчәләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, рухи ныклыкка ия булган шәхес формалаштыруда, аның тормыштагы статусын билгеләүдә әһәмиятле урын билиләр. Һәр яклап та гармонияле үсеш алган кеше тәрбияләү укытучы алдында торган бурычларның иң әһәмиятлесе. “Рухи-әхлакый үсеш һәм Россия гражданины шәхесен тәрбияләү Концепциясе” (“Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России”) ассызыклаганча, төп игътибарны милли үзаңны үстерү һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелергә кирәк. Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары да (ФГОС) укытучы алдына иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртүче, үз Ватанын яратучы, кешелекле җәмгыять төзергә омтылучы акыллы һәм зыялы затлар тәрбияләүне беренче бурычлар рәтенә куя. Рухи-әхлакый тәрбия бирү педагогик-психологик яктан оештырылган процесс. Аның төп максаты – укучыларны яшәп килгән милли традицияләрне сакларга өйрәтү, халкына, туган иленә карата патриотик хисләр тәрбияләү; җәмгыятьнең мәдәни, рухи, әхлакый кыйммәтләрен үзләштерергә һәм аларны дөрес кабул итәргә ярдәм итү, бай рухи тормышка әзерләү. Милли үзаңы югары булган балага толерантлык, ирекле хезмәттәшлеккә һәм тынычлыкка омтылу, туган илен ярату хас. Бу сыйфатларга ия булган укучыда иң югары омтылышлар, идеаллар, бай рухи дөнья формалаштыру авыр түгел. Бүгенге мәктәпнең иң төп бурычы да шулар. Философ Сенека фикеренчә: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”. Чыннан да, бала белемле булып та, кешелексез булып үсә икән, бу безнең эшебезнең дөрес оештырылмавын күрсәтә. Балага рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп бурычы аңа ирекле шәхес булып үсәргә, иң кирәкле рухи кыйммәтләрне сайлап ала һәм аларны тормышта максатчан куллана белергә өйрәтү. Бу проблема һәрвакыт актуаль булып калачак, чөнки әхлак, игелек өстенлек алганда гына киләчәк ышанычлы, өметле булачак.

VK фикерләре