Г. Исхакый турында уйланулар

Г. Исхакый турында уйланулар
Тарханова Гүзәлия 13 июль, 2009 - 09:02

Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Шул вакыт эчендә 55 әсәрен китап итеп бастырып, 500 ләп мәкаләсен язып өлгергән, һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан.

Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә. Тормыш искиткеч катлаулы нәрсә. Аның арбасыннан төшеп калмас өчен, күпме ихтыяр көче, күпме тырышлык кирәк. Хәтта сине тормыш арбасыннан тибеп төшерсәләр дә (безнең илдә андый язмышка хөкем ителгәннәр бик күп), кабат сикереп торып, аякка баса алу бары тик көчле шәхесләргә генә хас түгелмени?

Гаяз Исхакыйны да татар халкының тарихыннан сызып ташларга теләгәннәр. Исемен дә әйтергә ярамаган заманнар булган, ләкин чиста намуска кер кунмый, диләр бит. Г. Исхакый милләтебезнең акылы, намусы булып калган һәм ул бер дә тапланмаган. 60-70 елларда татар мәктәпләрендә укыган әти-әниләребез сөйләвенчә, ул елларда әдәбият дәресләрендә Г. Исхакый турында бернинди дә мәгълүмат бирелмәгән, әсәрләрен уку түгел, исемен дә белмәгәннәр. Әнә шундый юллар белән халык хәтерен юк итәргә тырышсалар да, халыкның укымышлы катлавы үзенең Исхакый кебек бөек затларын онытмады.

Беркетелгән файлКүләме
Г. Исхакый турында уйланулар [1243]51 КБ

VK фикерләре