Поликультуралы шәхес тәрбияләүдә милли мәдәниятләр диалогының роле

Поликультуралы шәхес тәрбияләү
Тарханова Гүзәлия 12 апрель, 2016 - 15:44

Татарстан – күпмилләтле республика. Йөздән артык милләт һәм этник төркем вәкилләренең Ватанына әйләнгән республикада поликультуралы шәхес тәрбияләү аеруча мөһим, һәм бу шактый катлаулы эшләрдән санала. Татар халкының милли йөзен һәм үзаңын, мәдәниятен саклап калу мәсьәләсе белән беррәттән, толерантлыкны үстерү, милләтара дуслыкны ныгыту, төрле милләтләрнең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традицияләренә хөрмәт тәрбияләү бүгенге мәктәпләрнең иң актуаль   бурычларыннан санала.

Казан шәһәрендә һәм республикабызның башка төбәкләрендәге мәктәпләрдә күп төрле милләт балаларының укуына бүген беркем дә гаҗәпләнми. Татар баласы белән янәшә рус, азербайҗан, казах, таҗик, чуваш, мари, мордва, яһүд һ.б. балалар бер үк шартларда тәрбияләнәләр һәм белем алалар. Безнең мәктәпләрдә алар бар да дус, берсен-берсе кимсетмичә, матур аралашып яшиләр. Аралашу рус телендә булганга күрә, барлык милләт балалары да бу телдә иркен сөйләшәләр, ә өйләрендә милли телдә аралашалар.

Моңа кадәр балалар арасында милли проблемаларның килеп чыгуы кебек гадәттән тыш хәлләр теркәлмәсә дә, бүгенге дөньяның тыныч булмавы, берөзлексез сугышлар кабынып тору һәрберебезне борчый. Заман алга барган саен, интернет һәм башка мәгълүмат чаралары аша бала дөньядагы барлык хәлләр белән таныша, җир шарының төрле почмакларында әледән-әле кабынып киткән милләтара сугышларны, агрессия хәрәкәтләрен һәм үзе дә аңлап бетермәгән башка негатив күренешләрне күзәтә. Болар бар да бала аңына үтеп кереп, тискәре тәрбия бирергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, педагоглар балалар күңеленә бер-берсенә карата ихтирамлы булу, шәфкатьлелек, дусларча аралашып һәм килешеп яшәү орлыкларын салып, аны даими үстерергә, ныгытырга тиешләр. Бу эшнең балалар бакчасында ук башланып, мәктәпләрдә, югары уку йортларында дәвам итүе төп шарт булып тора. ...

VK фикерләре