Әхлаклы кешенең рухы көчле

Әхлаклы кешенең рухы көчле
Тарханова Гүзәлия 2 июнь, 2016 - 20:47

Бу мәкаләмнең эпиграфыннан күренгәнчә, сүзем язылмаган кануннарның кеше тормышында нинди урын алып торуы турында булачак. Язылып куелмаса да, үзләре канунга әйләнгән сүзләр нинди була соң? Минемчә, болар – дөрес яшәү кагыйдәләре. Кешеләр бу кагыйдәләрне “әхлак” дип атаганнар. Аларны бер гаиләдә дә, бер дәүләттә дә язып бармаганнар, шулай да әхлак кагыйдәләре буыннан-буынга күчә барган, кешегә дөрес яшәү юлын күрсәтүче маяк булып торган. Алар кешенең рухи дөньясын, намусын, кешелеклелеген чагылдыралар. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү бүген дә җәмгыятебезнең иң актуаль проблемасы булып кала. Ул булмаса, җәмгыятьне әхлаксыз кешеләр басып китәчәк. Әхлаклы булу, минем әбием әйткәнчә, иманлы булу ул. Ул рухны ныгыта, яшәүгә ышанычны арттыра. Безнең аңыбыз белән дә әхлак-әдәп идарә итә, яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәтә. 

Автор: Хөсәенова Алсу, Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы.

Беркетелгән файлКүләме
Әхлаклы кешенең рухы көчле [17]45 КБ

VK фикерләре