Татар телендә сөйләм культурасы проблемалары

Татар телендә сөйләм культурасы проблемалары
Тарханова Гүзәлия 9 апрель, 2015 - 12:10

Тел – кешегә бирелгән иң зур могҗизаның берсе. Халык мәкалендә әйтелгәнчә, акыл – казна, күңел – йозак, тел – ачкыч. Бу ачкыч безгә башкалар күңелен аңларга, акылыбызның камиллеген, уй-фикерләребезнең ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтергә ярдәм итә. “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә... аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, – дип язган К.Д. Ушинский. Иң әһәмиятлесе: телебез булганда милләтебез дә яшәр.

Безнең телебез һәрвакыт моңлы, йомшак һәм нәфис булуы белән аерылып торган. Халкыбызның иң бөек уллары аның белән горурланганнар. Тукаебыз да ана телен сөйгән, аның матурлыгын тоеп, үзенең иң гүзәл шигырьләрен язган. Сөйләм кешенең аң-белем дәрәҗәсен, нинди тәрбия алуын билгеләүче факторларның берсе. Анасының бишек җырын тыңлап үскән һәр бала, үсеп җиткәч тә, гомер буе телебезнең сафлыгын саклаган, аның матурлыгын нәселдән-нәселгә тапшырырга тырышкан, телебезнең киләчәге өчен борчылган. Телебездәге сүзләрне дөрес куллану аны саклауның беренче шарты булып тора.

Соңгы елларда сөйләмебезнең сафлыгын, борынгыдан килгән матурлыгын саклыйсы урында аны күрәләтә бозу очраклары күзәтелә башлады. Мин моны телебезне хөрмәт итмәү дип саныйм. Сөйләмнең җаны – сүз. Сүзне урынсыз куллану, мәгънәсен бозу сөйләмнең төзеклегенә зыян китерә. Нәтиҗәдә телебез затлылыгын югалта бара. Бу тема Тукайлар чорында да актуаль булган, бүген дә шулай булып калачак. Телнең бүгенге яшәеше аның киләчәген билгели, шуңа күрә телебезнең үсешен тоткарлаучы барлык факторларга каршы көрәшергә тиешбез, моның өчен галимнәр генә түгел, барыбыз да җаваплы. 

Автор: укучым Сираев Фаил Мансур улы, Казан шәһәре 96 гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы

Беркетелгән файлКүләме
Татар телендә сөйләм культурасы проблемалары [496]111 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

К. Динар исемле кулланучы сурәте

мәдәни җомга авторлары ул 2 сүзне сингармонизмга буйсындырырга тырыша дип уйлыйм. мин уйлыйм, бу латин язуы фанатикларының максаты аңлатылмаган сәясәте бугай. мин латинчага конвертер ясадым, һәм шунда ачыкладым, һәм бәлки башка конвертер ясаучылар да белгәндер, 1999 нчы елларда эшләнгән латин орфографиясендә сингармонизмга өстенлек бирелә, мисал өчен, "сәлам" урынына "сәләм". һәм шуңа күрә конвертерга шул үзгәрешләрне исәпкә алыр өчен ул сүзләрнең җыенысын тикшереп чыгасы була. бу фанатиклар латин язуының кулланылачагына өметләнәләр, һәм чынлап та, ул өлешчә рөхсәт ителде инде, шуңа күрә кириллицаны җайлаштыралардыр. ... әмма чынлыкта, алар киләчәктә латинчага әйләндерергә тырышсалар да, элеккерәк текстларлда һәм яңарак текстларда ике төрле язылыш - тагын да зуррак кыенлык.