Сабан туйлары узгач туган уйлар

Сабан туе
Тарханова Гүзәлия 2 июль, 2011 - 13:47

Сабан туе – татар милләтенең чын асылын чагылдыручы иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Моның шулай булуына беркемнең дә шиге юк. Сабан туе бәйрәмнәре Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә ел саен үткәрелә. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә сабантуй бәйрәмен шаулатып-гөрләтеп үткәрәләр. Бу – милләтебезнең үзен бөтен дөньяга танытуы, аның борынгы традицияләрен онытмыйча яшәвен күрсәтә. Әйе, без бар, без яшибез. Сабантуй көннәрендә милләттәшләребезне, туган-тумачаларыбызны барлыйбыз, күпләргә үрнәк булып торырлык тырыш һәм эшчән халык, тирә-якны гөрләтеп, матур бәйрәмнәр үткәрергә сәләтле милләт икәнлегебезне тагын бер кат раслыйбыз. Гомумән, сабантуй бәйрәме – безнең горурлыгыбыз. Татар халкы өчен бу көтеп алынган бәйрәмнәрнең иң зурысы, иң әһәмиятлесе булып кала бирә.

Сабантуйлар без кечкенә чакларда искиткеч күңелле уза иде. Ул чаклар турында хәзер сагынып сөйләргә генә калды шул. Исемә төшкән саен, авыл халкының бөтен гадилеге, эчкерсезлеге, кунакчыллыгы күз алдымнан уза.

Бүгенгедәй хәтерлим әле: авыл халкы сабантуй буласы көн турында алдан ук хәбәр итеп, ерактагы туганнарын кунакка чакыра иде. Кунакларын сыйлау өчен сугымлык малын – сарык-тәкәләренсимертә башлый. Сабантуй алдыннан хатын-кызлар, яшькиленнәр төрледән-төрле милли ризыклар пешереп, кадерле кунакларын каршыларга әзерләнәләр. Алар, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, ризыкларның иң тәмлеләрен, иң затлыларын гына пешерәләр. Хатын-кызның бит очларына мич кызуында кызарып пешкән күмәч-тәбикмәкләрнең алсу төсе күчкән сыман тоела. Бу көннәрдә алар үзләре дә күпкә яшәреп киткән кебек күренәләр, гаилә бәхетен, муллыгын чагылдыручы изге затларга әйләнәләр.

Күлмәк-чалбар тегүчеләргә дә урак өсте башлана. Һәркем кием яңарта (кибетләрдә үзеңә теләгән әйберне табып булмый торган вакыт), матур күренергә тырыша. Без кечкенә вакытларда да, хәзер дә авыл кешесе бала-чагасын да өр-яңадан киендерә, үзе дә гади, әмма матур итеп киенергә тырыша, чөнки бу – борынгыдан килә торган бәйрәм йолаларының берсе. Яңару, чистарыну, бәйрәмне истә калырлык итеп үткәрү шул йола атрибутларыннан саналган. Халкым моны һәрвакыт исендә тотканһәм бүген дә шул традицияләрне дәвам итә.

Менә бәйрәм көн җитә. Яңа гына чабып алынган яшел печән түшәлгән арбаларга бәйрәмчә киенгән әби-бабайлар, яшьнарасыйларын кочаклаган чибәр киленнәр, бала-чагалар төялгән. Атлар кузгалуга кемдер тальянын сыздырып җибәрә, шуны гына көтеп торган сыман аңа тирә-яктагы арбалардан җыр тавышлары кушыла. Менә кайда ул рәхәтлек! Бу көнне һәркем бәхетле, һәркем сөенечле минутларның озаккарак сузылуын тели.

Тиздән мәйдан тирәли арбалар тезелешеп баса. Алар тирәсендәге атлар да вәкарь белән генә солы уртларга, ара-тирә үз арбаларыннан печән йолыккаларга тотыналар. Печән төялгән арбалардан бөтен мәйданга хуш ис тарала, әйтерсең лә бу арбалар болынның бөтен затлы исен үзләре белән төяп килгәннәр. Ул арада хатын-кызлар, арбалары тирәсендә тыз-быз килеп, табын әзерли башлый. Ир-атлар мәйданга табарак елыша. Вак-төяк бала-чага чүлмәк вату, йөгереш, колгага атланып капчык белән сугышу ярышлары үткәреләсе урыннарны сырып алалар. Зурраклары, көрәшкә керергә әзерләнеп килгәннәре, этешә-төртешә, мәйдан уртасына керергә ашыга.

Аннан соң төрле ярышлар, уеннар китә. Капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерүләр, көянтә-чиләк белән йөгерә-йөгерә су ташу һ.б. Иң түрдә җыр-бию кыза бара. Яшь кызлар да, олы апалар да бии. Бар да күтәренке рухлы, муллык булсын, еллар тыныч торсын диеп телиләр. Капчык киеп йөгерүнең үз мәгънәсе бар: көзен игенне туп-тулы капчыклар белән амбарга кертергә язсын дип юраганнар борынгылар. Йомырканы кашыкка куеп йөгергәндә, аны төшереп ватмаска тырышалар, йомыркадай эре-эре бөртекләрне түкми-чәчми җыеп алырга насыйп булсын дигәнне аңлата бу. Шунысын әйтергә телим: сабантуй көнне авыл апалары сусаган бала-чаганы бушлай катык-әйрән белән сыйлыйлар иде. Безнең әби дә, зур чиләктә катык оетып, сабантуйга алып чыга иде. Башка бала-чага алдында и рәхәт була иде шул чакта. Хәзер бушлай бер стакан су бирүчене дә таба алмыйсың, сабантуйда акча эшләп калырга тырышу гына бар. Элекке авылдашларымның шулкадәр киң күңелле булуына бүген дә күңел сөенә.

Вакытлар узу белән, сабантуйлар да үзгәреш кичерә икән. Яхшы якка булса ярый әле ул, тик безгә хас булмаган нәрсәләрне дә, мәсәлән, катык салынган савытларга башың белән чумып, тимер акча эзләү дигән ямьсез бер уенны күзәтергә туры килгәне бар. Кайдан кергән бу безгә? Берсе башын алуга, икенчесе, өченчесе тыгыла. Комагайлык, акча алам диеп, шакшылыктан инде соры төскә керә барган катыкка тыгылу миңа нигәдер дуңгызның урам пычрагына чумып рәхәт чигүен хәтерләтә. Элек татар халкында ризык рәнҗетеп, мондый уеннар үткәрү юк иде. Болай да бик күңелле була иде сабан туйлары. Хәзерге оештыручыларның, кеше көлдерәм дип, гигиенага каршы килә торган мондый уеннар уздыруы, чынлап әйтәм, безнең татарга хас нәрсә түгел. Шулардан чыгып, башка милләт вәкилләре дә бәя бирә бит әле бу уеннарга. Ярый, моңсу хәтирәләрне ямьсезлисем килми, элеккеге авыл сабан туена кире кайтыйк әле.

Бәйрәмдә уен-көлке, җыр-биюләрдән тирә-як гөрләп тора. Андагы тавышлар – туарып куелган атларның ара-тирә кешнәп алулары, көрәш мәйданы тирәсендә утырган ир-атларның җиңүчене хуплап я, булмаса, гаделсез кыланганнарга канәгатьсезлек күрсәтеп, бердәм рәвештә аһылдап куюлары, сөенечләре ташып торган бала-чаганың рәхәтләнеп көлешүләре – бар да, бар да күңелгә якын.

Кинәт озын колга башына куелган гаярь әтәч аны алырга менгән малайның кулыннан ычкынып китеп, җиргә очып төште. Аны тотып алып, малай кулына тапшырганчы, мәйдан тагын бермәлгә гөр килеп алды. Бар да сөенә, рәхәтлек һәм хозурлык кичерә. Бу гүзәл мизгелләрне озаккарак сузасы килә: кычкырып җырлыйсы, җиргә нык басып, бер туарылып биисе килә.

Менә кемдер: “Атлар килә!” – дип сөрән салуга, мәйдан шул якка таба авышып куйгандай булды. Берәүләр җиңүче атларга карап соклансалар, икенчеләре исә, ниндидер ярату сүзләре әйтә-әйтә, күз яшьләрен яшереп тә тормыйча, артка калып килгән атларның муеннарына сөлгеләрен салалар. Авыл апаларының (алар фронтта үлеп калган ирләрен, улларын шул рәвешле искә алалар иде) әнә шул гадәтләрен яратып калдым мин. Аларның моңсу күз карашларын, ипле хәрәкәтләр белән атларның муеннарыннан сыйпауларын озак вакытлар оныта алмам, ахры.

Чын сабантуйлары әнә шулай үтә торган иде элек. Төрле ярышларда катнашып, бүләк-санак алырга өлгергән малай-шалайлар да, арбада күкрәк баласын кочаклап утырган яшь ана да, мәйданның бер читендә гәп куертып, ара-тирә бәхәсләшеп тә алырга өлгергән аксакаллар да – бар да рәхәт чигә, бар да бу олы бәйрәмдә үзен олы кунак итеп тоя. Элекке сабантуйлар әнә шулайрак хәтердә калган. Боларны искә төшерүемә, бу турыда сүз кузгатып торуыма гаҗәпләнмәгез. Аның сәбәбе бик гади: бүген сабантуйлар икенче төрлерәк уза. Дөрес, боларны заманның үзгәрүенә сылтап калдырырга да булыр иде анысы, әмма олы бәйрәмебезнең елдан-ел миллилеген, үз төсен югалта баруы эчне пошыра. Соңгы елларда “сабантуй” сүзенең мәгънәви төшенчәсен бозулар да күбәеп китте. Мең елдан да артык тарихы булган бу изге бәйрәмебезне ничек кенә атамыйлар хәзер. Ярый, аны “халыкара”, “милләтара” (“интернациональ”) дип тамгалауларына әле түзәргә дә була, ә инде аны урыс бәйрәмнәренә хас булган күңел ачу, ягъни ата – улны, ана кызны белмәслек дәрәҗәдә аяктан егылганчы эчү, бер-берең белән дөмбәсләшү, вату-җимерүһ.б.белән тиңләүне ничек аңлатырга, безнең милләтне хурлау-кимсетү дипме? Мин аны шулай дип кенә бәяли алам. Соңгы елларда фильм геройларының “эчү бәйрәмнә”рен “сабантуй” сүзе белән тиңләү очракларын урыс киноларын (“Воронины” һ. б.) караган кешеләр ишетми калмаганнардыр, мөгаен. Бу хәзер гадәти күренешкә әверелә бара. Күптән түгел “Позвони в мою дверь” исемле урыс фильмында бу нәрсә тагын кабатланды. Бер герой үзенең башы авыртуының сәбәбен: “Вчера устроили маленький сабантуй,” – дип аңлатты. Аның фикеренчә, сабантуй – эчү бәйрәме. Димәк, фильм чыгаручылар безнең милләтебезне дә, аның гүзәл бәйрәмен – сабантуйны да бөтенләй белмиләр, я белеп тә, моны танырга теләмиләр, шул рәвешле татар милләтен кимсетәләр, аның җанына төкерәләр. Үзебезнең телевидениедә сабантуйны берничә тапкыр “праздник плуга” дип атадылар. Аңа калса, карга боткасы, беренче буразна бәйрәме, каз өмәләре дә үткәрелә әле бездә. Нәрсә бу, үз илеңдә яшәп тә, гап-гади бер чынбарлыкны белмәүме? Әллә сабан туеның милләтебез рухын чагылдыручы, аның гасырлар түреннән килүче гореф-гадәтләрен үзендә саклап килүче, татарның барлык асыл якларын, чын йөзен күрсәтүче олы һәм затлы бәйрәм булуын инкарьитәргә теләүме бу? Шулай булмаса, Казанда сабантуй көнне “Сотворение мира”дип исемләнгән Халыкара музыка фестивале үткәрелер иде микән? Бумахсус рәвештә сабан туена туры китереп эшләнде сыман. Яшь буынны милли бәйрәменнән читләштерү өчен моннан да кулай вариантның булуы мөмкин түгел. Ул көнне яшьләрнең күбесе сабан туе мәйданнарында түгел, ә рок-концертүткәрелә торган урында күңел ачтылар. Мондый фестивальләрне үткәрүгә каршы түгел мин. Үткәрелсен, дөнья музыкасы белән дә таныш булсыннар, тик аны ни өчен 12 нче июньдә я башка көнне үткәрмәскә? Ни өчен милли бәйрәмнең әһәмиятен киметергә? Телеканалның русча тапшырулары вакытында дикторларның: “Сегодня самым важным событием дня был Международный рок-фестиваль “Сотворение мира”,” – дип хәбәр итүләре Сабантуйга – татар милләтенең затлы бәйрәменә хөрмәт күрсәтмәү түгелмени? Димәк, рок-фестивальСабантуйдан күпкә әһәмиятлерәк булып чыга? Нигә без үз-үзебезне кимсетәбез? Нигә гади халык фикере белән исәпләшмибез? Бу турыда уйларга вакыт җитте түгелме икән?

Россия төбәкләрендә үткәрелә торган сабан туе бәйрәмнәре моңарчы милли төсмерләрне саклап кала алды. Хәзер ел саен Россиянең татарлар күп яшәгән шәһәрләрендә (алар ел саен алышынып торалар) федераль сабан туйлары үткәрә башладылар, ләкин алар “Россия халыклары фестивале”кысаларына куып кертелә һәм гомуммилли бәйрәмгә әйләнә баралар. Тыштан караганда бар да ал да гөл сыман. Чынлыкта исә чын милли сабантуй итеп үткәрергә теләгән очракта казнадан акча бирелмәячәк икән бит. Менә шул рәвешле татарның сабан туе үзенең чын асылын югалта бара, ул төрле милләтләрнең уртак бәйрәме (народные гулянья) төсен ала бара. Патша Россиясендә мәгариф үсешенә бер тиен акча ала алмаган чакта да татар үзенең мәктәп-мәдрәсәләрен үз хисабына яшәтә алган. Сабан туйларын да авыл халкы үзендә булган байлыгын кулланып үткәргән. Бу эштә хәтта иң ярлы саналган кешеләр дә читтә калмаган. Бүген без акча бирүләрен көтеп ятабыз икән, милли бәйрәмебездән дә колак какмабызмы? Аллага шөкер, әле чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез бар. Тора-бара чын сабан туен карарга Америкага, Финляндиягә барып йөрергә туры килмәгәе әле безгә? Бүген уйланырлык нәрсәләр байтак. Милләтебезнең визит карточкасы булган сабан туебызны югалтсак, киләчәк буын безне аңлармы соң?

Хәзерге сабантуйлар күптән спорт бәйрәме төсен алды. Аның нинди генә төре юк, хәтта быел бер төбәктә (Самара якларында булды, ахрысы) квадроциклларда да ярыштылар. Спорт начар нәрсә түгел анысы, тик сабан туе профессиональ спортсменнар ярышына әйләнеп китмәсен иде. Көрәшне генә алыйк. Формальяктан караганда анда көрәшү теләге булган һәркем катнаша ала, әмма үз ишләре арасында никадәр көчле булса да, ул финалга чыга алмаячак, чөнки һәр елны сабантуй батыры исемен чын спортсмен-көрәшчеләр алуы көн кебек ачык. Яр Чаллыда бер спортсмен көрәшче (исемен әйтмим, шәһәр халкы аны бик яхшы хәтерли) 4 ел рәттән сабантуй батыры булып, һәр елны машина отты. Алар барында һәвәскәр көрәшчеләргә, әлбәттә, урын юк. Бу зур гаделсезлек. Спортсменнарны җыеп, аларның үз ярышларын үткәреп була лабаса. Ни өчен елга бер килгән сабантуйда гади хезмәт кешесе дә катнашмаска һәм җиңмәскә тиеш? Бу бит спортчылар ярышы түгел, ә халык бәйрәме.

Сабантуйда спиртлы эчемлекләр сату да гайре табигый хәл. Исерекләр булган җирдән ямькача. Алар аркасында шактый күңелсез хәлләр дә булгалый. Менә шундыйларны күреп, урыслар безнең ямьле сабан туебызны аракы эчеп күңел ачу сыман нәрсәләр белән тиңләштерәләр дә инде. Милли йөзебезне югалтуда үзебезнең дә гаебебез зур икәнне аңласак иде.

Быел чит илләрдә, шул исәптән АКШта узган сабан туйлары турында интернет челтәрендә шактый күп мәгълүмат бирелде. Шунысы кызык: ул илләрдә яшәгән татарлар бу бәйрәмне үз акчаларына оештыралар икән. Беркемнән дә ярдәм көтеп ятмыйлар, үзләре теләгәнчә, чын сабан туе уздыралар: төрле-төрле ризыклар әзерләп, яше-карты чәй табыннары янында (алар спиртлы эчемлекләр кулланмыйлар) рәхәтләнеп аралашалар, сабан туена гына хас булган уеннар уйныйлар, җиңүчеләргә үзләре әзерләп килгән бүләкләрен бирәләр. Океан артында татар сабан туе гөрли. Татарстаннан да кунаклар күп килгәннәр быел. Америка татарларына беркем дә сабантуй үткәрергә комачауламый, чөнки алар үзләре шуны тели, алар чын традицияләрне саклау ягында, яшьләр милләтнең бөтен яхшы якларын күреп-белеп үсәргә тиешләр. Без Мәскәү түрәләренә яраклашырга тырышып йөргәндә, алар тарихи кыйммәтләребезне, милли йөзебезне сакларга тырышалар. Моның шулай булуын үзегез дә күрә аласыз.

Без сезгә Америка татарларының 2011 елгы Сабантуй бәйрәменең видеоязмасын тәкъдим итәбез. АКШның Көнчыгыш ярындагы сабан туе:

VK фикерләре