- Татарча
- Tatarça
– Бах, бах, бах!
Салихҗан Табанлы күл тирәләрен әйләнеп чыкты, тик аты беркайда да күренмәде.
Гел шушы тирәдә генә утлап йөрергә күнеккән Көмеш тояк үз гомерендә беренче тапкыр хуҗасына җавап бирмәде. Кая китәр бу? Хуҗасының тавышын ишетүгә үк йөгереп килә торган иде ләбаса. Теге якка чыгып киттеме икән?
– Бах, бах, бах!
Бу юлы Салихҗанның тавышы таләпчәнрәк яңгырады. Күлнең икенче ягында булган икән, Көмеш тояк дәртләнеп кешнәп җибәрде. Шул минутта ук аның дөп-дөп басып, бу якка таба чабып килүе ишетелде. Бераздан ул күл белән Агыйделне тоташтырып торган тар гына ерганакны сикереп чыкты да Салихҗан каршысына килеп туктады.
– Кайда йөрисең син, Көмеш тояк? – дип каршы алды атын Салихҗан. – Күлнең бу ягында әнә нинди сусыл үлән, аша шунда гына.
Аты дымлы йомшак ирене белән хуҗасының ипи исе аңкып торган җыерчыклы кулын ялап алды. Салихҗан үзе белән алып килгән бер кыерчык икмәген атына каптырды да күнегелгән гадәт буенча аның бөдрә ялын сыйпап алды, шома яңагыннан сөеп куйды. Аты нидер әйтергә теләгән сыман тагын кешнәп алды.
– Әйтер сүзең бармы әллә?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 135 КБ |
Хөрмәтле Гүзәлия! Хикәягезне укып чыктым. Тетрәндергеч! Сез шәп психолог. Телегез матур, гади һәм йөгерек.Агыйдел буйлары сурәтләнгәме, күңелгә бигрәк якын алдым, ахры. Агыйдел буенда үстем мин.Үзем дә язгалыйм. Киләчәктә укытучы буларак та, иҗатыгызда да уңышлар теләп калам.
Наилә Харисова