Язмыш

Язмыш
Тарханова Гүзәлия 22 февраль, 2011 - 12:25

Идел үзенә кирәкмәгән бөтен нәрсәне ярга чыгарып аткан. Камил “Fanta”дан бушаган шешә эчендә түгәрәкләп бөгәрләнгән конвертлы хат күреп өнсез калды. Шешәнең төбеннән суккалап, хатны җиргә төшерде, ә хат белән бергә язу кисәге дә килеп чыккач, гаҗәпләнүе тагын да арта төште. Кызыксынудан уттай янган күзләрен язудагы тигез хәрефләргә төшерде. “Хатта нәрсә булуына карамастан, анда язылганнарны үтәргә әзер булсаң гына ачарга рөхсәт,” – диелгән иде язуда. Нәрсә язылса да үтим, дип, ул аны укып чыкты: “Мине шушы адрес буенча таба аласың, эзлә, үкенмәссең”.

Моны әһәмиятле фалга юрап, иртәгесен ул хатта күрсәтелгән адрес буенча бу серле язу иясен эзләп чыгып китте. Бәхеткә каршы, хат иясе күрше районда гына яши иде. Идел ярында урнашкан кечкенә генә авылны эзләп табу кыен булмады, тик хат иясен ничек табарга? Ул бит берәр егет яисә кыз, малай-шалай да булырга мөмкин ич. Хатны, бәлки, ачасы калмагандыр? Тик аның нәкъ Камил юлында очравы юкка түгел иде сыман. Ярый, булган-булган, бар да очраклы булсын, дип, авыл кырыендагы беренче өйгә керде. Баласы белән уйнап утырган яшь киленнән башка өйдә берәү дә юк иде. Камил аңа бу вакыйганы сөйләп тә бетермәде, килен кеше көлеп җибәрде. “Урманчы Гали абзый кызы Гөлназдан кала башка беркем дә булмас, ул хыялый гына шуның ише нәрсәне уйлап таба. Урмандагы умарталыкка барсаң, тиз табарсың,” – дип, аны озатып калды яшь килен.

Умарталыкка якынлашу белән, Камил гаҗәеп моңлы бер җыр ишетеп туктап калды, тиздән ул бу матур тавыш иясен – зәңгәр күлмәк кигән чибәр кызны күреп алды.

– Мин килдем, – диде ул кыюсыз гына.

– Мин дә сине көттем.

Кызның чишмә челтерәгәндәй нәфис тавышы аның гүзәллеген тагын да арттыра сыман иде. Алар, бер-берсен күзәтеп, күзгә-күз карашып тордылар. Гөлназ серле генә елмайды һәм:

– Бу минем бишенче хатым иде, – диде. – Син хатыма җавап биргән бердәнбер кеше, димәк, син дә минем кебек әкияти язмышка ышанасың. Җирдә бернәрсә дә очраклы булмый. Кешенең ни күрәсе, ничек яшәячәге бар да үзе туганчы ук язып куелган, ди әбием. Мин дә моңа ышанам. Гади бер хатка ышанып, мине эзләп тапкансың икән, димәк, син дә миңа ышангансың.

Камил кызның алсу иреннәренә, яшькелт күзләренә сокланып карады. Ул үзен әкият иленә килеп эләккәндәй итеп тойды. Кулын күтәреп, әкрен генә аның чәчләреннән сыйпарга теләде, тик кулының чәнчеп авыртуына түзә алмыйча кычкырып җибәрде һәм уянып китте. Әле генә Камилнең кулына укол кадаган шәфкать туташының: “Менә, уяндыгыз, авариягә эләгеп, бирегә китерелүегезгә өч көн булды. Ниһаять, күзегезне ачтыгыз, димәк, яшисез,” – дигән сүзләре ишетелде.  

– Гөлназ, – дип пышылдады егетнең иреннәре, – мин сиңа ышанам.

VK фикерләре

Фикерләр

Фәридә исемле кулланучы сурәте

Оригиналь сюжет. Фантастик детальләр. Романтик һәм шул ук вакытта тормышчан төш. Көтелмәгән финал. Гадәттә үлем белән тартышып ята торган кешегә мондый тормышчан романтик төш керми. Ул бакый дөнья тормышы белән яши һәм гадәти булмаган нәрсәләр күрә. Үзем кичергән. Мәсәлән, мин бизәкләр төшерелгән искиткеч матур алсу-якты бүлмәләрдә хозурланып йөрдем, кем тарафыннандыр җылылык, иркәләү тойдым. Хикәянең эчтәлеге бик мавыктыргыч, бик тиз үзе белән бөтереп алып кереп китә һәм бик тиз күктән җиргә дә төшереп куя.  Гүзәлия, бу хикәянең дәвамын укыйсы килә. Сез ничек уйлыйсыз? Көтеп калабыз.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Фәридә, фикер калдыруыгыз өчен рәхмәт. Сезнең тәкъдим үземә дә кызыклы булып тоелды. Тик хикәя жанры таләп иткәнчә, автор анда башкаларга уйларга юл калдыра. Дәвам иткән очракта ул хикәя булудан туктап, повестька әйләнергә мөмкиндер, мөгаен. Шулай да уйлап карарга кирәк. Икенче исем астында бу сюжетны үзегез дәвам итәргә теләмисезме?

Фәридә, сез минем "Тәрбиялелек бәласе" дигән юмористик хикәямне укып, бәягезне бирә алмассыз микән?