Ширзад белән Гөлшад

Ширзад белән Гөлшад
Тарханова Гүзәлия 11 гыйнвар, 2013 - 18:24

Хан сарае каршындагы бакча. Беседка. Аның эче матур итеп бизәлгән, бер кырыйда фонтан, тәбәнәк йомшак урындыклар, эскәмияләр, эчтәрәк хан һәм ханбикә тәхете.

Сәхнәдә беркем дә юк. Талгын гына музыка уйный. Як-ягына каранып, матурлыкка соклана-соклана Ильяс керә.

Ильяс күрәзәче. Таң атып килә. Беркем дә күренми. Бар да йоклыйлар булыр. Бу – Гургин ханның патшалыгы. Моннан да матуррак җир юк бу тирәдә. Гаделлекне ярата хан хәзрәтләре. Тирә-якта аннан да гаделрәк патшалар юк. Беркемне дә рәнҗетми. Гади халык та бик ярата үзен. Хатыны Назлыгөл дә үзе төсле. Бик чибәр, нечкә күңелле, бар кешегә дә артык нык ышана. Гургин тәхеткә утыргач, ил ныгып китте, халык та яхшы яши башлады. Ил белән яхшы күңелле гадел патша идарә итсә генә, тормыш җиңел була шул. Әйе, Гургин хан –акыл иясе. Халкы бай яшәсә, иле нык буласын белә ул. 

Беркетелгән файлКүләме
Ширзад белән Гөлшад [69]281 КБ

VK фикерләре