Мәхәббәт ядкаре (2 пәрдәлек лирик драма)

Хәсән Туфан һәм Луиза Салиәскарова
Тарханова Гүзәлия 4 сентябрь, 2012 - 09:29
Ресурс турында: 

Бу әсәремне "Яңа татар пьесасы" бәйгесенә (2012) бирдем. Хокуклары якланган. Лирик драма зур сыйныф укучылары һәм укытучылар өчен әдәбият дәресләрендә кулланма материал була ала.

1 нче пәрдә

1 нче күренеш

(Сөргеннән соң берничә ел узган. Туфанның квартирасы. Гади җиһазлы: эш өстәлендә кәгазьләр, китаплар һәм диварда хатыны Луизаның портреты, бер читтәрәк кресло тора. Туфан шактый олыгайган. Ул креслода йокымсырап утыра.

Туфан төшендә Луизаның яшь чагын күрә. Бу төшендә Луиза кыска итеп киселгән чәчле. Ул зәңгәр күлмәк кигән. Башка күренешләрдә ул озын толымлы).

Хәсән (сөенечле тавыш белән). Луиза, син бирегә кайдан килеп чыктың?
Луиза. Хәсәнем, мин бик ерактан, синең хыялыңнан килдем.
Хәсән. Мин сине өзелеп сагындым.
Луиза. Мин дә сине сагындым.
Хәсән. Йа ходаем, син һаман да үзгәрмәгәнсең, гел шул килеш. Кара, кара, күлмәгеңнең дә мин яраткан төслесен – зәңгәрен кигәнсең икән. (Гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып.) Лулу, бу кыңгырау чәчәкләрен кайдан җыйдың?
Луиза. Без синең белән бергә йөргән урманнарда күп алар, Хәсән. Хәтерлисеңме ул вакытларны?
 

VK фикерләре