Яңа мәкалә

Тарханова Гүзәлия 13 сентябрь, 2010 - 22:39

Татар халкы турында уйланулар

Бу мәкаләне укыганчы, ике поэма  - Флёра Тарханованың "И газиз халкым минем" триптихы һәм Роберт Миңнуллинның "Татарларым!.." оран-поэмасы белән дә яхшы таныш булу кирәк:

Флера ТархановаРоберт Миңнуллин

 

“Син каян?” – дип сорый киләчәгем.
“Татар яши!” дигән өйдән мин.
И. Юзеев

Әйе, яши татар һәм яшәячәк тә! Киләчәктә дә моның шулай буласына шагыйрь нык ышана. Г. Тукай, Дәрдемәнд, Н. Думави, С. Рәмиев һ.б. бик күп шагыйрьләребезнең татар милләтенең киләчәге өчен борчылып язган шигырьләре укучы яшьләребезнең милли үзаңын үстерүдә, халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану хисләре тәрбияләүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле роль уйныйлар. Мондый рухтагы шигырьләр әледән-әле “Мәдәни җомга” газетасында да чыга торалар. 2010 елның 23 нче июлендә Ф. Тарханованың “И газиз халкым минем” һәм 30 нчы июль санында Р. Миңнуллинның “Татарларым!..” поэмалары дөнья күрде. Алар аеруча игътибарга лаек дип саныйм. Озакламый татар дөньясы халык исәбен алу кебек сынауда катнашачак. Кемнәр без, киләчәгебез нинди? Бу сораулар бүген күпләребезне битараф калдырмый. Үзебез утырган ботакка балта чапмас өчен һәм үз-үзебезгә ихтирамны югалтмас өчен, хәтерне гел яңартып торырга кирәк. Алда әйтеп кителгән поэмалар шундый максатларны күздә тотып язылган, аларның бүгенге көндә актуальлеге, мәгънәви кыйммәтләре бик зур. Бу поэмаларга кабат игътибарны юнәлтү максатыннан, мин алар турында кайбер фикерләремне әйтеп китәргә телим.

Шагыйрә Ф. Тарханованың “И газиз халкым минем” поэмасы (триптих) аның иң уңышлы әсәрләренең берсе дип саныйм. Һәрберсе тирән мәгънәгә ия булган өч шигырьне гомуми бер тема һәм идея берләштереп тора. Тел, Рух вә Иман, Моң – болар милләтебезнең яшәеш нигезен тәшкил итүче бердәм өч көч һәм төп таяну ноктасы да, аны берләштереп тотучы үзәге дә. Әсәрдә сүз шулар турында бара. Поэманы укый башлауга ук, шагыйрәбез горур, буйсынмас һәм көчле рухлы, ирләрчә кыю, колачлы фикер йөртүче зат булып күз алдына килеп баса. “Безне бетерәләр, киләчәгебез юк,” – дип сөрән салучы кайбер пессимист адәмнәрдән аермалы буларак, ул милләтебезнең киләчәге барлыгына нык ышана, аның иминлеген саклау юлларын да күрсәтә.

Х. Туфан: “Шагыйрь ул шигырь язучы гына түгел, ул үзе шигырь,” – дип язганда, нәкъ шундый шагыйрьләрне күздә тоткандыр, мөгаен. Әгәр шагыйрь йөрәге шигъри хисләр белән тулы һәм шул хисләр утында башкаларны да яндыра, уята ала икән, ул үз халкының күңелендә шигырьләре кебек үк керсез һәм саф булып калачак. Ф. Тарханованың бу поэмасын мин кат-кат укыдым. Чын йөрәктән язылган бу гүзәл әсәр мине уйланырга, эш-гамәлләремә кабат бәя бирергә, яшәү мәгънәсенә тирәнрәк карарга мәҗбүр итте.

Поэма нигезендә “Рух вә иман”, “Моң”, “Тел” шигырьләре ята. Рух – татар тормышының төп кыйммәте. Милләтебезне юкка чыгаруны максат итеп куйган һәр басып алучы – буйсындыручы – иң элек аның рухын сындырырга тырышкан. Мөстәкыйль дәүләтле халкымны Явыз Иван ирегеннән мәхрүм иткән, чукындырып, иманын тартып алырга теләгән. Аннан соң килгән бик күп “җиһангирлар”, шул исәптән “милләтләр атасы” Сталинның кансыз режимы аны изгән, бөтенләй юк итәргә теләгән.

Милләтнең иманын сытып һәм яндырып
Очырды, тәмам бетсен, дип, җилгә көлен, – дип өзгәләнә шагыйрә йөрәге.

Ул караңгы елларда:
Бер-бер артлы кыелып төште манаралар,
Туктап калды рухи юлны җайга салу.

 Әйе, иманын саклап кала алмаганнарның күңеленә коллык богавы салынды, башлар иелде, горурлык артка чигенде. Моның сәбәбен автор ачык аңлый:

Иманыннан айрылганга, рух югалды –
Хәтта рухи кардәшлек тә китеп барды.

Рух-имансыз калуда читләрнең гаебе зур булса да, үзебездә дә битарафлык аз булмагандыр. Поэмада ул болайрак яңгырый:

Тел, моң, хәтер бердәмлеге – рух саулыгы –
Асылында яту тиеш һәр милләтнең.
Әмма ничә гасыр буе бу саулыкның
Бәяләми яшәгәнбез бар кыйммәтен.

Озак еллар дәвамында кол хәлендә яшәргә дучар ителгән халкыбызга инкыйраз яный, тик бу халыкны юк итү мөмкинме соң? Юк! Таралса таралган, чәчелсә чәчелгән, ләкин халкым бирешмәгән, тамырлары тирәнгә яшеренгән имән кебек нык булган, бил бирмәгән; кирәк икән – хәйлә белән, кирәк икән, көрәшеп, үзен-үзе саклаган. Шыксыз караңгы еллар, гасырлар аның шанлы исемен пычратып, тарих арбасыннан төртеп төшерергә теләсә дә, милли аңны, иманны саклап калу зарурлыгын аңлаган көрәшчеләре дә җитәрлек булган халкымның.

Иң авыр йөк булып ятты иңебезгә
Милли аңга, чын иманга тугры калу, – дип горурлана шагыйрә, аларны искә алып.

Тарихта бер сугышларга да катнашмыйча, әмма яшәешен саклап кала алган халыклар бар. Кылычка кылыч килеп сугышмыйча да, иминлекне ныгыту мөмкинлеген автор тарихи үткәнебезне – хәтеребезне яңартуда, рухи чистарынуда һәм телебезне, моңыбызны югалтмауда күрә.

Бер хакыйкать: рухи яктан зәгыйфь кавем
Тулы канлы яши алмый – гомере кыска, – дип кисәтә шагыйрә һәм аның сизгер күңеле “гадел тормыш”ка, “матур язмыш”ка кире кайтуның бердәнбер юлына ишарә итә:

Яңартуны көтә иман – инде күптән:
Әмер килде әллә кайчан Тәңре-Күктән.
Милләт өчен фида җаннар васыять иткән
Татарларга бердәмләшү вакыты җиткән.

Әйе. Бүген халкым бу хакыйкатьне аңлап, тоеп яши. Иманга кайтабыз, димәк, рухыбыз яңара, ныгый. Моңыбыз-җырыбыз җир шарының төрле почмакларында (татар яшәмәгән урын аз) аваз сала.

Кыйтгаларда балкып чыккан иман нуры
Кайтарды кабат халкыма милли моңын...

Татар моңының көче шаккатырлык. Уйсыз-телсез яшәтү өчен бөтен шартлар тудырылган империядә гомер итсәк тә, бүгенге яшьләребез моңга тартыла һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Читләр арбасында утырса да, үз җырын җырларга тырыша халкым. Бу инде – милли аңның уяна башлавы гына түгел, ә үсеш халәтенә керүе дигән сүз. Бу фикернең дөреслеген шагыйрә сүзләре әнә ничек раслый бит:

Татарны туплый иң әүвәл милли моңнар,
Төптә яткан хәтер йомгакларын сүтеп.

Моң ул – югала барган телебезне саклап калырга ярдәм итүче факторларның берсе. Моң һәм тел бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Теле юкның милли аңы да, моңы да юк. Милли аңның ни дәрәҗәдә югары булуы, димәк, телгә бәйле.

Үз теленнән ваз кичкәннәр – милли рухсыз,
Милли моңсыз, шуңа күрә йөзе сытык, нурсыз,
Һич борчымас аны халкының язмышы:
Юк аларда рухның телдә чагылышы.

Шагыйрәбез иң матур чагыштырулар аша телебезнең бөек кыйммәте турында үзенең асыл сүзләрен җиткерүен дәвам итә:

Тел ул – һәртөрле милләтнең нигез ташы,
Моңга сусап йөргәннәргә чишмә башы,
Хәтергә бушлык, хилафлык китермичә,
Рух һәм иманда яшәткән Ай-Кояшы.

Поэманың йомгаклау өлешендәге өч строфасы алдагы шигырьләрдә чагылыш тапкан уй-хыялларны бер төенгә туплап гомумиләштерә һәм шагыйрәнең бәгырендә йөрткән иң изге, иң асыл фикерләрен җиткерә:

Дәрәҗәсен нык күтәрик Халкыбызның
Һәм яңартыйк үтә гаярь татар Рухын.
Бердәм булсак, хәтта таш диварлар авар:
Без бит әле – гаять көчле бүре токым.
Көчләп сөрелгән иманны җанга тартыйк,
Юл бирмәгән киртәләрне җимереп атып.
Чит-ят рухтан инде күптән арыныр вакыт,
Телебезгә, Хәтер, Моңга, Рухка кайтып.

Бик көчле әйтелгән сүзләр. Шагыйрәнең җиткерергә теләгән һәр фикере ачык, җыйнак, төгәл, бернинди сүз куертуларга, буш сүзләргә урын юк бу поэмада. Строфаларның һәр юлы да хикмәтле сүз булып яңгырый. Мондый шагыйрьләрне элегрәк көрәшче-шагыйрьләр, дип атыйлар иде. Ф. Тарханованы күреп һәм шигырьләрен укып белгәннәр аны хисчән, сентименталь шагыйрә буларак күзаллыйлар булыр. Мондый поэма иҗат иткән икән, димәк, аның өчен татар халкы бик газиз. Моның белән ул үзенең көчле зат һәм иманлы шәхес булуын раслый. Шәхсән мин үзем бу поэманы халкыбызның тормыш программасы диеп кабул иттем. Тыйнак шагыйрәбез бу әсәрен оран-поэма – татар халкын берләшергә өндәүче, көрәшкә чакыручы поэма дип атамаса да, без – аның күпсанлы укучылары нәкъ шундый фикердә калабыз.

Хәер, Ф. Тарханова поэмасы басылып, күп вакыт та үтмәде, халык шагыйре Р. Миңнуллинның “Татарларым!..” оран-поэмасы дөнья күрде. Аны да милләтебез язмышы, аның киләчәге дулкынландыра, борчый. Автор иң элек татар халкының тарихның төрле чорларында яшәгән төрле кавемнәрнең дәвамы икәнлеген искә төшерә. Исемнәре борынгыдан ук килгән һәм тарихка кереп калган бөек дәүләтләре булу белән горурлана.

Болгарлардан, Алтын Урдалардан,
Ханлыклардан калган татарларым... – ди ул, “бабайларның бөек дәверенә” сокланып.

Гасырларны иңләп килгән бөеклек сокландырса да, зур һәм шанлы дәүләтләрнең юкка чыгуы һәм бүген шуларның бары тик бер кыйпылчыгына “хуҗа” булып яшәвебез шагыйрь йөрәген әрнетә:

Тыңлыйм да мин елыйм татарымның
Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен... – ди ул, сагышланып.

Аның үткәндәге бөеклекне кире кайтарасы килсә дә, моның мөмкин түгеллеген уйлап, өметсезлеккә дә бирелеп ала:

Теләсәк тә хәзер кайтып булмас
Бабайларның бөек дәверенә.

Поэманың алдагы өлешләрендә шагыйрь татар халкының үткәне турында уйлана.

Татар юлы ул – гасырлар юлы,
Татар юлы озын һәм катлаулы.

Татар үткән юл – аның тарихы. Үткәнен белмәгәннәрнең киләчәге дә юк. Бу һәркемгә билгеле хакыйкать. Шагыйрьне икенче нәрсә борчый.

Татар юлын кемнәр ярып барыр?
Кемнәр калыр татар арбасында? – дигән сорау аңа һич тә тынгылык бирми.

Халкыбызның үткәне турында сөйләгәндә, аның белем алуга мөнәсәбәте хакында әйтмичә китеп булмый. Китапны кадерләү һәм саклау, гыйлемгә омтылу ягыннан татарларга тиңнәр булдымы икән? Укымышлылар турында әйтеп тә тормыйм, гади халык арасында да өендә китап тотмаганы бик сирәк булгандыр. Шагыйрь дә бу турыда әйтеп китүне мәгъкуль күрә.

Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң,
Бер борылып баксаң үткәннәргә,
Татар фәкать игелеккә дәшкән,
Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.
Кылыч тотып түгел, китап тотып,
Килгән безнең татар күршесенә...

Әйе, татарның бу изге сыйфаты белән бик хаклы горурлана шагыйрь, бу юлларда халкыбызның чын рухи асылы чагыла. Тик шушы юллардан соң ук ул (!):

Кайда да бер кояш һәм бер караш,
Кайда да эш – татар кешесенә, – дип дәвам итә.

Горурлык хисләре күңел төшенкелеге белән (бу ягы белән ул С. Рәмиевне дә хәтерләтеп ала) алышына. Уңай хисләрнең капма-каршы хисләр белән кискен алышынуы аның уйланып, тормышта күргәннәренә шунда ук нәтиҗә ясап баруыннан да киләдер, мөгаен. Чыннан да, күпме генә гыйлемле булса да, күпме генә изгелек кылса да, татар беркайчан да “эш аты” булудан туктамаган. Кайда гына яшәсә дә, нинди шартларга куелса да, ул үз тормышын көйли алган, кеше җилкәсендә яшәмәгән. Бу бүген дә шулай. Моның белән горурлану кирәк. Иң алдынгы илләрдә яшәүче бик күп халыклар (дөрес, алар, бездән аермалы буларак, үз илләрендә үзләре өчен эшли) татар кебек хезмәт сөя, бу начар сыйфат түгел.

Кайда гына сибелеп яшәми татар токымы. Шагыйрь аларның һәммәсенә дә мөрәҗәгать итә, аларның тарихын, тормыш-яшәеш шартларын искә ала. Бер карыйсың, ул: “ И җир тоткан башкорт татарларым, и эш тоткан мишәр татарларым,” – дип соклана. Икенче караганда, үзбәк, казах, мордва, фин, кытай һ.б. халыклар арасына “бәхет эзләп” киткән һәм ул халыкларга “яраклашып беткән” татарларын уйлап өзгәләнә, Кырым татарлары “түккән кан-яшь” аның “бәгырьләрен телә”. Шул ук вакытта автор үзенә хас юмор теле белән:

Урыслашып бетмисезме әле
Сез дә, Урал, Себер татарларым...
Сез татармы әле, Кытай белән
Казакъ җирендәге татарларым – дип, яшь аралаш көлгәндәй була.

Чыннан да, татар халкы бик күп, әмма иң аянычлысы шул: ул төрле төбәкләргә, илләргә таралып беткән, аны бер йодрыкка төйнәү, тиешле вакытта үз сүзен әйттерү шактый кыен. Шагыйрь моны белә. Ул сентименталь булудан курыкмыйча, бераз ирония катыш мактау аша күпсанлы татар күңеленә ачкыч тапмакчы була. Поэманың кереш өлешендә:

Сезгә дәшәм, газиз татарларым,
Алтыннарым минем, талантларым!
Татарларым, сезне мактый-мактый,
Карлыгыплар бетә тамакларым... – дип мөрәҗәгать итә һәм алга таба мактау сүзләре арта гына бара.

Бу мактаудан барысына да: “укымышлылары” һәм “тырышлары”на да, “тапкырлар”ы һәм “чыдамнары”на да, “алыпсатарлары”на да өлеш чыгара автор, ягъни һәркемгә дә хөрмәт-ихтирам күрсәтелә. Шагыйрь күңеленә аларның барысы да бик якын, бик кадерле, тик “затлыдан да затлы, асылдан да асыл, төрледән дә төрле татарларым...” дигәндә, автор “татарлыкларын бик күптәннән инде хәтерләми торган” татарларны да, “иманыннан һәм диненнән язган һәм теленнән язган”нарны да, “урыслашып беткән маңкортлар”ны һәм “казакълашып, кыргызлашып..., поляклашып беткән” татарларны да күздә тота. Калганнарын санап тормасак та, “татарларым” сүзенең поэмада илле тапкырдан артык кулланылуын әйтеп китсәк тә җитәрдер, мөгаен. Кайберәүләр моның белән килешеп бетмичә: “Ничек инде күптән үз телен оныткан маңкортны яисә урыслашкан, диненнән язган татарны якын итәргә мөмкин? Аларга ана теле, татар рухы дигән кыйммәтләр бөтенләй чит нәрсә бит,” – диярләр. Бу сорауга иҗтимагый һәм фәлсәфи яктан якын килеп карыйк. Беренчедән, татар дөньясының шундый хәлгә төшүе бик күп объектив һәм субъектив сәбәпләргә бәйле. Икенчедән, нинди генә тискәре яклары булмасын, кыерсытылган, рәнҗетелгән, ничәмә-ничә дәүләтен югалткан татар халкына ихтирам саклаган хәлдә, без төп максатыбызны – татар дөньясын берләштерү кирәклеген онытмаска тиешбез. Шагыйрьнең:

Таркалырга безнең хакыбыз юк,
Бик тырышсалар да таратырга…
Ә таркалмас өчен үз-үзеңне
Һәм халкыңны кирәк яратырга! – дигән сүзләре нәкъ шуны раслый.

Ул берләшергә, үз-үзебезне сакларга чакыра, чөнки безнең өчен беркем дә көрәшмәячәк.

Без үзебез әгәр күтәрмәсәк,
Кем күтәрер безнең татар данын?!
Аның өчен сез бар, татарларым,
Аның өчен без бар, татарларым!..
Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!
Якла, Ходай, якла татарыңны!
Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

Ике авторның ике поэмасы. Һәр икесен дә татар язмышы, аның киләчәге мәсьәләләре борчый. Һәр ике поэмада да газиз татар халкын берләштерү идеясе үзәк урынны алып тора. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: халкым бердәм булса гына, хөрмәт һәм бәхет эчендә яшәячәк. Таркау булсак та яшәрбез, тик горур башыбызны иеп, кол хәлендә гомер кичерербез. “Иелгән башны кылыч кисми” дигән сүзләрне онытыйк, чөнки иелгән баш зәңгәр күкне дә, якты кояшны да күрми. Тел яшереп, башны иеп яшәү ирек сөйгән халыкка хас нәрсә түгел. Күтәр башыңны, газиз татарым!

VK фикерләре