Әни

Гадел
Тарханова Гүзәлия 22 февраль, 2010 - 18:39
Ресурс турында: 

Хикәя тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язылды.

Әтисе Гаделне уятты да ишегалдына чыгып китте. Эшкә киткәнче йорт-кура тирәсендәге эшләрне бетереп йөрүедер инде. Кечкенә Гадел менә бер ел инде әтисе белән генә яши. Әнисе, ниндидер авырудан терелә алмыйча, газиз сабыен калдырып, бу дөньядан китеп барды. Элегрәк әнисе уяткан чакларда урынында иркәләнеп ятарга яраткан Гадел хәзер әтисе бер эндәшүгә үк сикереп тора. Ул кергәнче юынып, киенеп куясы бар, чөнки иртәнге ашны ашауга, берсе – эшенә, икенчесе мәктәбенә юл тотачак.

Һәрвакыттагыча тыныч кына чәй эчтеләр. Ара-тирә берничә сүз әйтеп куюны санамаганда, алар бөтенләй диярлек сөйләшмиләр. Әтисе шаян сүзле, ачык кеше булуына карамастан, әниләре үлгәннән бирле, бөтенләй үз эченә бикләнде: аз сүзлегә әйләнде. Элегрәк иртән эшкә киткәндә дә, кичләрен арып-талып эштән кайткач та, ул улының я башыннан сыйпап алыр, я тезләренә утыртып сөяр, кайнар кочагында иркәләр иде. Хәзер әтисен алыштырып куйдылармыни, уйга батып, күңелсезләнеп утыруын белә. Бик ярата иде шул әтисе Гаделнең әнисен. Бу яшь гаиләдә яратышу-сөешү мәңгелеккә урнашып калган иде диярсең, тик язмыш аларга үтә дә нык рәхимсезлек кылды: әнисез калдырды, бәхет дигән нәрсәне, тормыш ямен бер мизгелдә юкка чыгарды. Өйдә шаян тавышлар, рәхәтләнеп көлешүләр ишетелмәгәнгә дә биш былтыр. Хәтта песиләре Актәпи дә, иркәләнеп, аяк астында уралмый. Өйдә ниндидер кырыс тынычлык хакимлек итә хәзер. Их, нигә дип инде әнисе аларны ялгыз калдырып китте? Әллә соң Гадел кайбер чакларда, тыңламыйча, артык шукланып, әнисен рәнҗеттеме икән?

Нинди матур яшиләр иде бит! Аларның бәхетен кемнәр генә урлап китте икән соң? Кичләрен йокларга ятканда, әнисе җылы йомшак куллары белән Гаделнең чәчләрен сыйпый, назлы тавышы белән иркәләп, әкиятләр сөйли торган иде. Хәзер ул төшләрендә еш кына әнисе белән сөйләшә. “Әнием, мин сине гел яратырмын, каз бәбкәләрен дә үзем саклармын, Актәпигә сөт бирермен. Әнием, син беркайчан да минем янымнан китмәссеңме? ”, – ди ул, аңа сыенып. Әнисе елмаеп карап тора да әкрен генә каядыр юкка чыга. Инде менә ничә тапкыр: “Әнием, китмә!” – дип, үз-үзен белештермичә, урыныннан сикереп торганы булды Гаделнең. Әле уянгач та, төшеннән тиз генә айный алмыйча, мөлдерәмә яшьле күзләре белән як-якка карап, әнисен эзләп азаплана. Күргәннәренең төш кенә булуын аңлагач, ул бик күңелсезләнә, үртәлә иде. Бүген дә менә әнисен искә төшерде. Әтисе эндәшкәч кенә, ул балаларга хас булмаган авыр уйларыннан айнып киткәндәй булды. Иртәнге аштан соң аталы-уллы өйдә чыктылар. Актәпи гадәттәгечә аларны капка төбенә хәтле озата килде. ...
 

Беркетелгән файлКүләме
Әни [946]55.5 КБ

VK фикерләре