Гер кыйссасы (юмореска)

Гер кыйссасы
Тарханова Гүзәлия 11 декабрь, 2009 - 13:38

Һәр елның үз тамгасы бар хәзер. Бер ел әдәбият һәм сәнгать әһелләренеке булса, икенчесендә гаилә турында кайгырту башлана. Ә быел исә бар халык та сәламәтлеккә туеп калачак, алла боерса, чөнки елы бит, елы нинди! Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип атала ул. Рәхмәт инде хөкүмәтебезгә. Һәр барчабыз турында кайгыртып кына тора. Сәламәтләнмичә генә кара!

Гаилә елында шактый гына ишәйгән дә идек, җитмәсә. Кызыбыз кияүгә чыгарга өлгерде, яңарак кына өйләнгән улыбызның кызы дөньяга аваз салды, рәхмәт төшкере. Быел, ничек тә булса, сәламәтлекне ныгытып каласы иде бит, җәмәгать. Гаилә әгъзалары да каршы түгел. Тик менә нишләргә? Баш ватуым тәки бушка китмәде: уйлап таптым бит мин моның җаен. Улым белән киленемә велосипед алып җибәрсәм, сәламәтлекләре ныгыпмы-ныгый инде. Җитмәсә, эшкә йөргәндәге юл чыгымнарын капларга да җай чыгачак. Кызым белән хатыным болай да көне буе марафончылардан ким кыланмыйлар. Эштән – балалар бакчасына, аннан соң өйгә йөгерешеп кайталар. Өйдә дә чабышудан тиз генә туктый алмыйлар. Болардагы сәламәтлек, ходай кушса, тагын биш кешегә бүлеп бирерлек. Ярар, бусы да булды. Тукта, үзем турында бөтенләй онытып җибәргәнмен бит. Дөрес, сәламәтлектән зарланганым юк-югын. Тик төс-кыяфәт ярыйсы гына булса да, гәүдә ягы әллә ни мактанырлык түгел минем, беләкләр дә сыеграк. Шуларны бераз рәткә китереп булмасмы дип уйлау гына инде. Яшь вакытта атнага бер тапкыр гер күтәрештерә торган идем мин, сабантуйда ярышып, җитмеш яшьлек Мортаза бабайдан да уздырганымны әле дә бөтен авыл халкы исе китеп сөйли. Ни булса да булыр, гер күтәрү белән шөгыльләнеп, бераз формага кермичә булмас. Хатын да бу ниятемне хуплагач, гернең биш килолысын алып кайтып куйдым. Иртәгәдән шөгыльләнә башларга ниятләп, аны чоланга урнаштырдым да диванга сузылып яттым.

Икенче көнне, дәртләнеп эшкә керешмәкче булып, чоланга чыксам, геремнән җилләр искән иде. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, кул селтәдем дә эшкә киттем. Эштән кайткач, гер белән шөгыльләнергә бөтенләй рәт юклыгын сизеп, тагын яраткан диваныма сузылдым. Бер-ике көннән гер турында бөтенләй дә оныттым.

Берәр атна үттеме-юкмы, хатын геремне кулыма тоттырды. “Бик әйбәт нәрсә булып чыкты әле бу. Кәбестә тозлагач, ни белән бастырыйм микән дип, аптырап бетә идем башка вакытта. Моннан соң да рәхәтен күрергә язсын”, – дип, күптән онытыпган геремне дык итеп алдыма китереп куйды. Хәер, хәзер инде мин моңа әллә ни борчылмадым. Хатын тозлаган кәбестә телеңне йотарлык иде. Сәламәтлек өчен дә искитмәле файдалы. Герләрең бер якта торсын.
 

Беркетелгән файлКүләме
Гер кыйссасы [660]27 КБ

VK фикерләре