9 нчы татар сыйныфларында XVII йөз татар әдәбиятының үзенчәлекләре һәм Мәүла Колый иҗаты турында күзәтү дәресе

Сөембикә манарасы
Тарханова Гүзәлия 16 ноябрь, 2009 - 23:52

Дәреснең темасы. XVII йөз әдәбиятына хас үзенчәлекләр. М. Колый иҗатына күзәтү ясау.

Максатлар. 1. Колониаль изү чорында туган әдәбиятка хас үзенчәлекләр турында аңлату. 2. М. Колый иҗатына кыскача күзәтү ясау. 3. Чыганаклар белән эшләү һәм конспектларга өйрәнү күнекмәләрен булдыру.

Җиһазлау. Татар әдәбияты тарихы, 9 нчы сыйныф өчен әдәбият дәреслекләре (теория һәм хрестоматия), 2008 елгы “Мирас” журналының 5-9 нчы саннары, М.Колый портреты.

Дәрес барышы.
1. Оештыру һәм актуальләштерү: бүгенге дәреснең төп бурычларын билгеләү.
2. Үтелгән материалны искә төшерү: әдәбият тарихының чорларга бүленешен кабатлау.
3. Яңа теманы аңлату. (Укытучы аңлата.) XVII йөз әдәбиятына характеристика бирү.

VK фикерләре