Китап кадерен белегез!

Китап
Тарханова Гүзәлия 6 июнь, 2016 - 22:01

Шагыйрь булмасам да, китап турында шигырь язмыйча булдыра алмадым. Мин аны озак уйланып, чын күңелемнән яздым. Анда мин әйтергә теләгән бик күп фикерләр чагыла. Чыннан да, күпме белем бирә безгә китап! Борынгы дәүләтләр, аларның халкы турында да без китаплардан укып беләбез. Табигатьнең, кеше хисләренең матурлыгы турында укып, рәхәт минутлар кичерәбез. Матур киләчәгебезне дә китаплар аша күз алдына китерәбез. Дөрес, бүген компьютер өстенлек итә. Кайберәүләр аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Кызганыч, алар бер нәрсәне аңламыйлар: компюьтер үзе генә берни тормый, андагы барлык белемнәр дә шул ук китаплардан күчереп алынган. Китап, минемчә, беркайчан да үзенең кыйммәтен югалтмаячак, чөнки ул кеше тормышында юл күрсәтүче төп маяк булып тора.

Китапның тарихы да бик зур. Бик борынгы вакытларда кешеләр үз тәҗрибәләрен, белемнәрен үзле балчыктан эшләнгән кечкенә такталарга язып калдырганнар. Бу язмалар очлы таяклар белән язылган. ...

Автор: Хөсәенова Алсу, 96 нчы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы

Беркетелгән файлКүләме
Китап кадерен белегез! [126]43.5 КБ

VK фикерләре