Галим хезмәте нәрсә белән үлчәнә?

Әдәбият галиме, текстолог Рашат Гайнанов
Тарханова Гүзәлия 24 октябрь, 2011 - 13:08

Әдәбият галиме, текстолог Рашат Гайнановның
тууына 86 ел (1925-2011) тулуга багышлана.
Гүзәлия Тарханова

Бөек Тукаебызның тууына 125 ел тулуны билгеләп үткән көннәр иде. Бер төркем укытучылар сөйләшеп утырабыз. “Тукайның тәхәллүсләре турындагы мәгълүматларны кайдан табып була?” – дип кызыксынган яшь укытучыга: “Рашат Гайнанов энциклопедиясеннән,” – дип җавап бирдем һәм аңа Г. Тукай әсәрләренең биштомлыгында тупланган искәрмәләрне күрсәттем. Яшь укытучы бу томнарның нинди кыйммәткә ия булуына тиз төшенде.

Бу вакыйганы искә төшерүем юкка түгел. Мәктәптә әдәбият укыта башлаган еллар. Кулыма Г. Тукай әсәрләренең 1985-1986 елларда басылып чыккан биштомлыгы килеп керде. Бу томнарның фәнни яктан расланган гаҗәеп бай мәгълүматын җыеп туплаучысы да, аның төзүчесе дә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре текстолог Рашат Гайнанов иде. Галимнең исеме әдәбият укытучыларына Тукай әсәрләренең 1975-1977 елларда басылып чыккан дүрттомлыгы буенча датаныш иде инде. Г. Ибраһимов сигезтомлыгының алты томын җиренә җиткереп төзүче дә Рашат ага Гайнанов булды.

Әдәбият фәнендә тирән эз калдырган галимебез Рашат Гайнанов үз гомерен Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә, аның әдәби-публицистик мирасын туплауга, шагыйрь иҗатын чагылдырган 20 нче йөз башы матбугатын җентекләп анализлауга багышлаган. Шулай итеп, бөек әдибебез иҗатын махсус өйрәнергә керешкән башка галимнәребезгә фәнни эшләре өчен ныклы системага салынган нигез әзерләп калдырган. Тукай елында Рашат Гайнановның исемен искә алу һәм аңа хөрмәтебезне белдерү бик тә лаземдер дип саныйм.

Сүзебезне биштомлыктан башлаган идек. Инде дүрттомлыгы белән дә әдәбият һәм сәнгатьәһелләренә, укучыларыбызга олы бүләк ясаган галимебез Тукай әсәрләренең әле моның белән генә бетмәгәнлеген, тагын да табылачагын күңеле белән сизгәндер, күрәсең. Рашат ага һаман эзләнгән, Тукай иҗатын бөртекләп туплавын дәвам иткән һәм аның фидакарьхезмәте көтелгәннән дә артыграк нәтиҗә биргән: Тукай әсәрләре тагын бер томга арткан булып чыга. Иң сөендергәне шул: биштомлыкта моңарчы беркемнең дә күзенә чалынмаган тагын 125 әсәр урын алган иде. Әйтергә генә җиңел. Боларны эзләп табу һәм текстологик яктан эшкәртү өчен генә дә күпме вакыт киткәндер дә күпме намуслы хезмәт куелгандыр. Әле аның дүрттомлыгы чыкканнан соң ук, С. Хәким “Тукайны укыйм...” мәкаләсен язган булган. (“Социалистик Татарстан”, 1975 ел, 28 нче октябрь). Шагыйрьнең моңарчы билгеле булмаган әсәрләре табылуга сөенеп, ул: “Шатландым һәм әрнедем. Соң булса да табылуына шатландым... Мин инде Тукай өйрәнелеп бетте, иҗаты буенча диссертацияләр язылып бетте, шагыйрь үзенә җитәрлек фән докторлары әзерләде, дип йөри идем. Артык ышанганмын,” – дигән иде. Сибгат ага ихлас күңеленнән шушындый бәхеткә ирештергән Рашат Гайнановка рәхмәт әйтә, аңа бурычлы булуыбызны белдерә.

Киң карашлы, камил акыллы, гадел сыйфатлы олпат галимебез Рашат Гайнанов хакында язылган мәкаләләрдә аны иң элек белемле текстолог буларак искә алалар. Чынлап та, бу хезмәт бик тә катлаулы бит. Текстология-филология фәненең бер тармагы буларак яшәсә дә, академик Д.С. Лихачёв фикеренчә, аны күптән камилләшкән фән буларак карарга вакыт. Моның белән тулысынча килешәм. Төрле авторларның төрле чордагы иҗат эшләре булсынмы, я борынгы кулъязмалар, яртылаш кына сакланып калган текстлар булсынмы, бары тик текстолог кына аларга фәнни аңлатмалар бирә ала. Бу үз чиратында текстологларга бик зур җаваплылык та йөкли.

Яхшы текстолог берьяклы гына эш йөртми. Ул табылган материалларга әдәби-эстетик яктан да, сәяси яктан да бәя бирә алырлык ныклы хәзерлекле галим булырга, тарихны, төрле чыганаклар белән эшләү системасын бик яхшы белергә тиеш. Рашат абый Гайнанов гомере буе әнә шундый фәнни-тикшеренү эшләрендә кайнаган кеше булган. Галим Ф. Урманчеев биштомлыкка рецензия буларак язылган “Кадерлерәк була бара” мәкаләсендә (“Казан утлары”, 1987 ел, 4 нче сан) Рашат Гайнановның тулы бер системага салынган хезмәтенә, гомумән, биштомлыкка тәфсилле бәя биргән. Мәкаләдән күренгәнчә, Рашат абый туплаган барлык материаллар да – Тукай замандашлары тарафыннан язылган истәлекләр, әдипнең үзенең хатлары “бөек шагыйрьне шәхес буларак күз алдына китерергә ярдәм итәләр”. Басманың һәрбер томында зур урын алган “Искәрмә һәм аңлатмалар”га бәя биреп, Ф. Урманчеев: “Һәрбер әсәрнең кайчан һәм нинди шартларда язылуы, беренче тапкыр кайда басылуы, шагыйрьнең кайсы күптомлыгына кертелүе турында искәрмәләр бай мәгълүмат бирәләр. Еш кына алар шагыйрь әсәреннән берничә тапкыр зуррак булып чыгалар,” – дип искәртә.

Тукайның һәр хезмәтенә, шигыренә, публицистикасына карата язылган искәрмәләрне укыган саен шаккатам. Аларда Тукай яшәгән чор бөтен тулылыгы белән чагыла. Күренекле шәхесләр турында да, татар тормышының сәяси-иҗтимагый, әдәби тормышы хакында да мәгълүмат таба аласың биштомлыктан. Бу материаллар зур төгәллек белән тикшерелеп анализланган, башка чыганаклардан алынган материаллар белән чагыштырып баетылган. Һәр искәрмәнең әдәби-тарихи тикшеренү эше нәтиҗәсе булуы бәхәссез. Әнә шундый кыйммәтле материалларны туплаган биштомлык минем өчен дә, башка бик күпләр өчен дә энциклопедия дәрәҗәсенә тиң булды. Гомумән, Рашат аганы үзе исән вакытта ук “аяклы энциклопедия” дип йөрткәннәр.

Инде дүрттомлыгы да бай мәгълүматка ия булуына карамастан, Рашат Гайнанов бер китаптагы материалны икенчесенә күчереп кую белән шөгыльләнмәгән. Элеккеге искәрмәләрнең эчтәлеге тагын да ныграк баетылган, күләм ягыннан да артыграк булып чыккан. Мин бер генә мисал китерәм. “Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре” мәкаләсе нисбәтеннән язылган искәрмәләрне чагыштырып карыйм. Мәкаләдә телгә алынган С. Рәмиев һәм Һ. Максуди турында дүрттомлыкта кыскача мәгълүмат бирү белән чикләнгән булса, биштомлыкта мин бу ике шәхеснең Толстойга булган мөнәсәбәтләре турында да, рус классигының гаилә мәсьәләсенә кагылышлы мәкаләләре хакында да укыдым. Бу искәрмәдән мин үзем өчен тулы бер ачыш ясадым. Безнең шагыйрьләребез дә, башка билгеле шәхесләребез дә тирән белемле һәм иҗтимагый-сәяси, әдәби мәсьәләләр буенча тулысынча хәбәрдар булганнар. Моңарчы беркайда да очратмаган шуңа охшашлы бай мәгълүматны биштомлыкның һәр искәрмәсеннән дә табарга була. Минемчә, Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәр дә моны инкарь итмәсләрдер. Тагын бернәрсәне әйтми кала алмыйм. Бер кечкенә мәгълүматны фәнни яктан раслау өчен дә, Рашат ага уннарча гәзит-журналга, архив материалларына, хат-истәлекләргә мөрәҗәгать итә торган булган. Һәр искәрмәдә чыганаклар, аларның авторлары һәм даталары күрсәтелгән. Төгәллеккә менә кемнән өйрәнергә кирәк безгә. Арттырып әйтүем түгел, бу китаплар барлык укытучылар тарафыннан зур табыш буларак кабул ителде. Бүген дә без алардан рәхәтләнеп файдаланабыз.

Тукай томнарында ул яшәгән чорның күренекле шәхесләре белән беррәттән, җәмәгатьчелеккә билгеле булган кайбер реакцион затлар, иҗтимагый тормыш, басмаханәләр эшчәнлеге һәм башка күп нәрсәләр турында да материал җитәрлек. Алар турындагы искәрмәләрнең дә эчтәлеге бик бай. Мәсәлән, Тукайның “Бозау кадәрле зур фәлсәфә” мәкаләсе турындагы искәрмәдә Р. Гайнанов аның нинди тәхәллүс белән кайсы басмаларда ничә тапкыр басылуы турындагы мәгълүматлар белән генә чикләнмичә, шагыйрь санап кына киткән 57 газета-журнал турында бик зур материал биргән. Бөтен Россия буенча таралган бу басмаларның һәркайсын карап-күзәтеп, аларның кайчан һәм кайсы шәһәрләрдә чыгуы хакында тикшереп, дөрес мәгълүмат бирү өчен генә дә күпме вакыт кирәк булуын ул үзе генә белгәндер.

Материалны эзләп табу, кулъязма текстларны басма текстлар белән чагыштырып карау, автор әсәренә хилафлык китермичә, хаталарны төзәтү, автографлар, караламалар, копияләр белән эшләү һәм аларның дөреслеген тикшерү – текстолог вазифасына караган эшләрнең бер өлеше генә. Моңа әле укый алмаслык хәлгә килгән кулъязмаларны, аларның гарәп графикасында язылуын да өстәсәк, эш тагын да катлаулана төшә. Теләсә кайсы текст белән эшләгәндә дә аның кайчан һәм кайда басылуын, редакцияләнүен, даталарын тикшерү һәм берничә чыганакны чагыштырып карау зарур. Шулай эшләгәндә генә хаталар китмәскә мөмкин. Минемчә, иң куркыныч хаталар булып текстны ике төрле аңлауга китерә торганнары санала. Текстның төп мәгънәсенә төшенмичә, якынча, үзең фаразлаганча гына калдыру зур хата булып тора. Текст язылган телдәге (гарәп-фарсы, төрек) сүзләрнең мәгънәләрен төгәл аңламау шулай ук мәгълүматның бозылуына китерергә мөмкин. Автор тексты төрле газета-журналларда кат-кат бастырылганда да төгәлсезлекләр, хаталар китүе ихтимал. Үзгәртеп язылган бер сүз дә автор фикеренә икенче юнәлеш бирәчәк. Авторы төгәл билгеле булмаган текстлар да эшне катлауландыра. Димәк, язучы-шагыйрьләрнең, бигрәк тә элеккегеләренең, язу өслүбен, хәтта кулъязма-караламаларын белү дә таләп ителә. Бу өлкәдә тирән белемле булган Рашат Гайнанов зур түземлелек, төгәллек белән әнә шундый эшләр башкарган. Моны аның һәр хезмәте раслап тора. Бу очракта мин Зиннур Мансуровның: “Галимебез Рашат Гайнанов искәрмәләрне әзерләгәндә титаник эш башкарган – моны әйтми калып булмый,” – дигән сүзләрен китерәсем килә (http://tat.tatar-inform.ru, 15 апрель, 2011 ел). Әйе, чыннан да, титаник хезмәт. Аларда тупланган кыйммәтле мәгълүмат белән ахырга кадәр танышып чыгу никадәр белем алуга китерәчәк. Мондый эшләрнең берничә айда гына түгел, еллар дәвамында эшләнүен фән кешесе булмаганнар да ачык аңлыйдыр, мөгаен.

Тукай әсәрләренең күптомлыкларын төзү өчен, Рашат Гайнановның эзлекле хезмәт алып баруын галим Фоат Галимуллин да язып чыкты. Аның биштомлыкның ике томы чыгу уңаеннан язылган “Һаман да якыная” мәкаләсендә (“Социалистик Татарстан”, 1985 елның 12 нче октябрь саны): “Г. Тукайның әдәби мирасын ачыклау эшен... алып баручы бу галимебез башкарган эш үзенең камиллеге, киң кырлы булуы белән игътибарны җәлеп итә. Искәрмәләр генә дә 120 биткә якын, аларның кайберләрен... фәнни әһәмияте булган мөстәкыйль мәкалә дип исәпләргә мөмкин,” – диелгән иде.

Рашат Гайнановны бик якыннан белгән галимебез М. Госманов та “Беренче редакторым” мәкаләсендә аның фәнни эшчәнлегенә бик зур бәя биргән. Бигрәк тә ул Рашат Гайнановның студентлык елларыннан ук тупланган “хикмәтле” картотекасына соклануын яшерми: “...ул элекке гәзит-журналларда мәдәният һәм әдәбият тарихына караган һәр материалны, кыскача гына эчтәлеген ачып, шулай аерым карточкага теркәп барган икән... Карточкалар тематик һәм алфавит тәртибендә сакланалар икән. Шул рәвешле киң колачлы белешмәлек барлыкка килгән. Бер үк вакытта ул үзе укыган, үз күзләре белән күргән... татарча гәзит-журналларның исемнәрен дә аерым картотекага махсус теркәп, исемлеген төзи башлаган икән”. Чынлап торып уйласаң, ул картотека үзе генә дә берничә докторлык диссертациясенә торырлык икәнен галимнәр яхшы аңлыйдыр. Рашат Гайнановның революциягә кадәр бөтен Русия империясендә чыккан гәзит-журналлар турында төгәл белешмә төзергә теләвен белгәч, Миркасыйм аганың соклануы тагын да арта төшә. “Соңгы фикер миңа аерата мөһим тоелды: андый белешмә эзләнүче галимнәрнең эшләрен бермә-бер җиңеләйтәчәк бит. Тизрәк ирешәсе иде шундый төгәл мәгълүматлы күрсәткечкә,” – дип яза ул мәкаләсендә. Төзелә ул күрсәткеч һәм “XX йөз башы татар вакытлы матбугаты. Библиографик күрсәткеч” исеме белән 316 битлек булып басыла да. Тик Рашат ага моны үзе күрә алмый: вакытсыз, 65 яшендә вафат була. Бу хезмәтнең нигезен салып калдырырга өлгергән галимнең эшен шәкертләре Р.М. Мәрданов һәм Ф.Н. Шәкүров төгәлли. Аларның исеме белән бергә Рашат Гайнановның исеме дә урын алган бу китапта. Шундый риясыз фән эшлеклеләренә зур рәхмәт. Рашат аганың үзе төсле төпле акыллы, намуслы шәкертләре калу – үзе бер бәхет. Кайчан да булса аларның хезмәтләрен халкым бәяләми калмас, әлбәттә.

Рашат Гайнанов тикшеренүләренең тагын бер нәтиҗәсе турында әйтмичә китеп булмый. Тукайның әсәрләре басылган барлык гәзитә-журналлардан ул шагыйрьнең утыздан артык тәхәллүсен (псевдонимын) эзләп таба. Кайсы әсәре нинди тәхәллүс белән чыкканлыгын биштомлык искәрмәләрендә дә күрсәтеп барган. Тукай тәхәллүсләренә ни рәвешле тап булуын галим үзенең “Билгесезлектән – яңа томга” мәкаләсендә (“Социалистик Татарстан”, 1976 ел, 20 нче май) ачык күрсәткән. Тукайның тәхәллүсләре күп булган. Шулардан иң таралганнары – “Җен”, “Сөңге”, “Хәйләсез”, “Чапансыз”, “Мылтык”, “Шүрәле”, “Адвокат”, “Догачы”, “Каз”, “Хәсрәт”, “Кырмыска” һ. б. Галим аларны Тукай язышкан күпсанлы гәзит-журналлардан эзләп тапкан. “Чыннан да, бу газета-журналлардагы псевдонимнарны, имзасыз шигырь һәм мәкаләләрне җентекләп тикшерү, чагыштыру – гомумән, киң планлы текстологик эш нәтиҗәсендә Тукайның өч дистәгә якын яшерен имзасы ачылды,” – дип язган Рашат ага үз мәкаләсендә. Менә кайда ул хәзинә! Башка халыклар мондый табышлары турында зурдан кубып сөйлиләр, диссертацияләр язалар. Рашат Гайнанов докторлык диссертациясе язып утыруны кирәксенмәгән. Ул Тукай турында күбрәк материаллар туплап калуны халкыбыз өчен әһәмиятлерәк дип санаган. Фидакарьлек әнә шундый буладыр инде. Әмма бу галимебезнең мөһим табышы Тукай турында өйрәнүчеләр өчен бик җитди хезмәт булып торуын һәркем аңлый торгандыр.

Рашат Гайнанов – обсолют төгәллеккә ия булган шәхес, үз эшен каударланмыйча гына башкара торган булган. Ул бөртекләп җыйган хәзинәсенең киләчәктә әдәбият фәне өчен нигез ташына, ягъни төп фундаментка әйләнергә тиешлеген бик яхшы аңлаган. Моның шулай булуын заман үзе үк раслап тора. Быел галимнәр Г. Тукайның тууына 125 еллык юбилейны билгеләп үткән көннәрдә шагыйрь әсәрләренең алты томлы академик басмасының ике томын әзерләп чыгардылар. Мин бу томнарны карап чыгарга өлгердем һәм, әлбәттә, китапларның ахырында урнаштырылган искәрмәләр белән дә таныштым. Рашат аганың биштомлыгы буенча үземә күптән таныш булган искәрмәләрне күреп сөендем. Димәк, аның тырыш хезмәте бүгенге көндә бастырыла торган томнарның төп нигезен тәшкил итә. Игътибарлы укучы моның шулай булуын бер карау белән күреп алачак. Дөрес, академик басма томнарында кайбер искәрмәләрнең кыскартыбрак бирелгән булуы да әллә ни зур зыян түгел, чөнки аларны Рашат ага томнарыннан таба алабыз. Яңа басманың алдагы томнарында мөһимрәк яңалыклар булыр әле, чөнки, исеменнән күренгәнчә, ул – академик басма. Шулай да бу томнарга кертелгән кайбер яңалыкларны әйтеп китмичә дә ярамый. С. Кашапованың “Тукайны һәр заман үзенчә ача” мәкаләсендә галим З. Рәмиевкә бирелгән соравына җавапта: “Тормыш алга бара, идеология үзгәрә, заманында шагыйрьнең кайбер әсәрләре белә торып кертелмәде. Әйтик, элек Гаяз Исхакыйны, Әнвәр бәкне телгә алырга ярамый иде, хәзер Тукайның аларга багышлап язган әсәрләре дә томлыкларда урын алды,” – дигән сүзләрне укыйбыз. Нинди әсәрләр икәне әйтелмәсә дә, моның Г. Тукайның Г. Исхакыйга атап язылган “Кем ул?” шигыре икәне бәхәссез. Әйе, үз заманында Тукайның Г. Исхакыйга багышлап язылган “Мөхәрриргә” шигырен беренче томына кертә алган Рашат ага, бик теләсә дә, “Кем ул?”ны биштомлыкта бастыра алмаган. Моның сәбәбен шул чор идеологиясеннән эзләргә кирәк, чөнки шигырьдә Исхакый исеме белән бәйле “инкыйраз”, “Таң” сүзләре ярылып ята. “Караңгыда идек, аттырды “Таң” кем?..” мәкаләсендә (“Мәдәни җомга”, 2003 ел, 25 нче апрель саны) Лена Гайнанова бу шигырь белән бәйле кызыклы истәлекләрен язган иде. Бу шигырьнең академик басмада нәкъ менә хәзер урын алуы бик тә вакытлы. Рашат ага Гайнановка билгеле булып та, алда әйтелгән сәбәпләр аркасында Тукайның керә алмый калган әсәрләре яңа басманың алдагы томнарында урын алачаклыгына шикләнмибез. Шулай ук элеккеге басмаларда Г. Тукайныкы диеп саналган кайбер шигырьләрнең башка шагыйрьләрнеке булуы (С. Сүнчәләйнең“Сөй гомерне, сөй халыкны...” шигыре һәм тагын ике шигырьтурында сүз бара) ачыкланып, аларның академик басмага кертелмәве дә яңалык булып тора. Тик болар һич кенә дә Рашат Гайнанов биштомлыгының әһәмиятен киметми. Гомумән, минем максатым Рашат Гайнановның биштомлыгын академик басма белән чагыштырып утыру түгел. Моның кирәге дә юк, чөнки 35 ел дәвамында әдәбият сөючеләргә зур хезмәт күрсәткән дүрттомлыгы һәм биштомлыгы белән Рашат ага Тукай иҗаты буенча иң зур белгечләрнең берсе булуын раслады инде. Бер нәрсә генә күңелне тырнап тора. Галимнең үз гомере буена туплаган искәрмә-аңлатмаларын академик басмада күреп тә, аның исеме телгә алынмаган булу – гайре табигый хәл. Бу ике томның төп нигезен алар тәшкил итә бит. Барыбызга да билгеле бер факт бар. Рус галиме С. И. Ожегов төзегән аңлатмалы сүзлек ул үлгәннән соң да даими рәвештә тулыланып тора. Бу эш Русия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Н.Ю. Шведова тарафыннанбашкарылса да,төп автор буларак С.И. Ожегов исеме беренче тора. Бу шулай булырга тиеш тә. Аның исеме урынына башканы кую дөрес булмас иде, чөнки сүзлекнең төп нигезен төзүче ул бит. Томнарның төзүчесе, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче дигән исем күтәрү, минемчә, артык җаваплы нәрсә. Яңа басмада күрсәтелгән исемнәр алдыннан Рашат Гайнановныкы торса яки аның хезмәтләреннән файдаланылды диелсә, күпкә гаделрәк булыр иде. Мондый зур эшнең аз гына вакыт аралыгында эшләнә алмавы һәркемгә билгеле бит. Рашат ага Гайнановка хөрмәт күрсәтүдән, аның хезмәтләреннән файдалану турында әйтүдән куркырга кирәк түгел иде. Кеше күзенә карыйсы да бар бит әле.

Галим Рашат Гайнановны белгән кешеләр аның эрудициясенә соклана торган булганнар. Әдәбият мөнбәрендә иң күренекле урыннарны алып торган олпат шәхесләребез Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев тә үз вакытында аңа олы хөрмәт күрсәткәннәр. Бу үзе үк Рашат аганың абруе зур булуын күрсәтеп тора. Тукайның дүрттомлыгын тикшерү беркетмәләреннән (1977 ел, 15 нче ноябрь) күренгәнчә, әдипләр аның фәнни һәм иҗади эшенә зур бәя биргәннәр. М. Мәһдиевнең: “Тукайның бу басма томнарын мин арткы яктан укый башладым. Искәрмәләрдән... Никадәр информация, мәгълүмат. Безнең дә китапларны шундый җентекле комментарийлар белән чыгарсалар, һәр язучыга чиксез зур бәхет булыр иде,” – дигән сүзләре генә дә бик күп нәрсә турында сөйли. Шул ук беркетмәдән Н. Исәнбәт сүзләрен укыйм. “...Рашаттан башка Тукай буенча белемлерәк кешене күрмим бүгенгесе көндә. Системалы итеп эшли белә, аңлашылып тора, җыйган материаллары да бихисап”. Мондый шәхесләр биргән нигезле бәядән соң ни дә булса әйтү кирәк микән? Аларның мактавы нинди бәһага тиңләнүен һәрберебез белә, чөнки бу шәхесләр акны – ак, караны кара дип әйтүдән беркайчан да куркып тормаганнар.

Хезмәт кешесенең эшенә хөрмәт белән карау, аңа дөрес бәя бирү – зыялылык билгесе. Үз вакытында дөрес бәя алу барлык матди байлыклардан да өстен саналадыр, мөгаен. Миңа калса, Рашат абый Гайнановның олы хезмәтенә тиешле бәя бирелмәгән әле. 2010 елда басылып чыккан “Татар энциклопедиясе”н карап чыктым. Аның исеме бар анда, тик Г. Ибраһимов, Г. Тукай томнарын төзүдә катнаша диелгән. Ул бит төзүче. “Катнаша” сүзе артык әһәмиятле эш башкармаганнарга күбрәк кагыла түгелме соң? Нәрсә бу, игътибарсызлыкмы, әллә галимнең дәрәҗәсен күрәләтә кимсетергә теләүме? Мондый эшләрне җаваплырак кешеләргә тапшыру мәслихәттер, минемчә. Ясалмалылыкка, фальшка һич тә юл куярга ярамый! Бүген күпсанлы Тукай бүләге лауреатлары арасында да мин аның исемен тапмадым, ә бит ул бу исемгә лаек кешеләрнең беренче рәтендә торырга тиешле олы хөрмәткә ия шәхес. 1996 елда Тукайның тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелгән халыкара конференция карарында Рашат Гайнановны Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим итү турындагы пункт бар. Тик бу эш тормышка ашырылмаган. Үлгәннәргә бу бүләк бирелми, дигән сылтау табылган. Ә бит барыбыз да беләбез: композитор Сара Садыйковага һәм тагын берничә шәхескә бу бүләкне үзләре үлгәннән соң тапшырдылар, шул рәвешле гаделлек тантана итте. Рашат Гайнанов та – бу бүләккә лаеклы шәхесләребезнең берсе, тик без нигәдер үзебезнең олы ихтирамга лаеклы затларыбызны күрмәмешкә салышабыз, нәкъ менә шуның аркасында үз дәрәҗәбезнең төшүен сизми дә калабыз. Үз-үзебезне кимсетеп яшәүдән туктарга вакыт түгелме икән? Мактанырлык затларыбыз бар икән, без алар белән горурланыйк, эшләренә тиешле бәябезне бирик. Бу дөньядан бакыйлыкка күчкәннәр рухына догабызны шул рәвешле булса да җиткерик.

Беркетелгән файлКүләме
Галим хезмәте нәрсә белән үлчәнә? [2]71.5 КБ

VK фикерләре