Яңа уку елы - яңа планнар

Көз, китап
Тарханова Гүзәлия 2 сентябрь, 2015 - 11:50

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!

Менә яңа уку елы башланып та китте. Җәй көннәрегезне күңелле итеп үткәреп, көч җыйдыгыз дип өметләнәм. Алга таба безне күп эш көтә, шуңа күрә сезгә үз көчләрегезгә ышану, тырышлык һәм нәтиҗәле эш көннәрен телим.

Ә хәзер татар теле укытучылары өчен тематик планнар турында әйтеп китәм. Бездә 1-5 сыйныфлар ФГОС буенча укыйлар, 7 нче сыйныфларга план төзегәндә, аңлатма язуы ФГОС нормалары таләп иткәнчә язылса да, тематик планны безнең мәктәптә элеккечә төзергә куштылар. Теләгән кеше кирәкле өлешләреннән файдалана алсын өчен, мин планнарымны сайтка урнаштырдым. Хаталы урыннарын күрсәгез, үзегезнең планнарыгызда аларны төзәтеп эшләгез.

VK фикерләре