Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендәге 7 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Әдәбият дәресе
Тарханова Гүзәлия 2 сентябрь, 2015 - 11:09

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максатлары

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

Төп бурычлар:

  1. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
  2. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
  3. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.
  4. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.

Укыту предметына характеристика

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен – кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, югары идеалга омтылу, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәптә әдәбият укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләрне үзләштерү, традицияләрне барлау, үзләштерү һәм саклау өчен тырышу, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә. Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

7 нче сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштырганда, әдипләрнең портретлары һәм аларның тормышы ту­рында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләрен биреп барыла. Моннан тыш, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, кы­зыклы мәгълүматлар; татар әдәби музейлары турында белешмә материал, ягъни әдәби музейлардан алынган фоторепортажларга да урын бирелгән.

Рәссамнарның картиналары белән танышкан вакытта, уку­чыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерү өчен, музейлар, картиналарның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында бирелгән кыскача мәгълүмат та әдәбият укытуның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән.

VK фикерләре

Фикер өстәү