Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныф татар төркеме укучылары өчен татар теленнән белем бирү программасы

Татар теле
Тарханова Гүзәлия 2 сентябрь, 2015 - 11:02

Эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән тора.

Эш программасының белем бирү максатлары:

1. Ана теленнән лингвистик компетенциягә (мәгълүматлы булу) ия булу.
2. Аралашу компетенциясенә ия булу, ягъни башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасына, татар әдәби теле нормаларына ия булу.
3. Этнокультура компетенциясенә ия булу – телне мәдәни яссылыкта, ягъни рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак өйрәнү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү.

Бурычлары:

1. Үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау, татар теле аша башка милләт кешеләренең рухи мирасына хөрмәт тәрбияләү.
2.Логик фикер йөртү дәрәҗәсен үстерү, фикереңне ачык, эзлекле, аңлаешлы итеп җиткерә белү.
3. Тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
4. Укучыларны татар милли мәдәниятенә тарту.
5. Телне тәрбия бирү чарасы буларак файдалану.

Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен). Төзүче авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011.
2. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Авторлары:Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. – Тулыландырылган 4 нче басма. – Казан: “Мәгариф” китап нәшрияты, 2010. – 167 бит.
3. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Авторлары: Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров, Раннур нәшрияты, 2000 ел.

Укыту фәненә характеристика

7 нче сыйныфларда татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә. Татар телен түбәндәге төп принципларга нигезләнеп укыту карала.

Психологик принциплар: балага индивидуаль якын килү, укучының яшь үзенчәлеген исәпкә алу.
Гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек.
Лингвистик принциплар: системалылык, комплекслылык, культурологик.
Методик принциплар: аралашу, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.
Татар телен укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, күзәтү, әңгәмә.

Тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек һәм дәвамчанлылык принциплары сакланырга тиеш. Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү, дөрес язу, язганныукып аңлау һәм аңлата белү; теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерү, иҗади эш белән шөгыльләнү эшенә өйрәтү иң мөһим мәсьәләләрдән санала.

Сөйләм телен үстерү өч юнәлештә алып барыла:

Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын өйрәнүдән гыйбәрәт.
Икенче юнәлеш сүз байлыгын арттырудан, һәр сүзнең урынын белеп кулланудан гыйбәрәт.
Өченче юнәлеш әйтергә теләгән фикерне телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүдән гыйбәрәт.

VK фикерләре

Фикер өстәү