Хөрмәтле коллегалар!

Рособрнадзор ФГОС ка нигезләнеп төзелгән эш программаларының структураларына үзгәртүләр кертте
Тарханова Гүзәлия 8 июнь, 2015 - 16:03

Рособрнадзор ФГОС ка нигезләнеп төзелгән эш программаларының структураларына үзгәртүләр кертте. Бу үзгәрешләр башлангыч һәм 5 нче сыйныфларда эшләүче укытучыларга билгеле. Мәктәпләрдә тикшерү вакытында моңа зур игътибар бирәчәкләр. Минем сайтта ФГОС сыйныфлары өчен урнаштырылган эш программалары бу таләпләргә туры килеп бетми, чөнки аларда планлаштырыла торган нәтиҗәләр (шәхси, предмет нәтиҗәләре, метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү максатлары) күрсәтелмәгән. Шулай да эш программаларын әлегә сайттан алып ташламыйм, чөнки программалардан дәресләрнең тематик бүленешен карарга мөмкин. Аңлатма язуын үзгәртеп һәм тиешле графаларны өстәп, аларны яңартып язу мөмкинлеге дә бар. ФГОС кермәгән сыйныфлардагы (6-11) эш программаларын да калдырам, чөнки аларны элекке тәртиптә язарга мөмкин диделәр. Шулай да аңлатма язуын яхшырак итеп язу берәүгә дә комачауламас. Программа графаларын һәр кеше үзенчә үзгәртә ала.

Без отпускка киткәнче, ФГОС сыйныфлары өчен эш программалары язарга тиешбез. Тиешле программаларны төзегәч, урнаштырырга тырышырмын.

VK фикерләре