“Ташкын” тудырган хисләр

"Ташкын" спектакленнән күренеш (Шамил Абдюшев фотосы)
Тарханова Гүзәлия 6 май, 2013 - 17:59
Ресурс турында: 

Дөнья сәхнәләрендә уйналган “Ташкын”ны Татарстанда беренчеләрдән булып куючы Минзәлә театрына багышлана.

2013 елның апрелендә Казанда Минзәлә татар дәүләт драма театрының чираттагы гастрольләре булып узды. Артистлар уеныннан алган тәэссорат йоклаган җаннарны да уятырлык һәм каткан күңелләрне дә эретерлек көчкә ия иде.

Бу театр турында (директоры Роберт Шәймәрданов) мин һәрчак уңай фикердә булдым. Республиканың кайсы гына төбәгенә барып чыксаң да, алар турында бары тик җылы сүзләр генә ишетәсең. Һич арттырып әйтүем түгел, авыл халкының рух сафлыгын, күңел көрлеген саклап калган театр ул. Киң күңелле авыл кешесенең үзенә генә хас энергетикасы бар. Ул синең сәхнәдән торып әйткән һәр сүзеңне күңеленә сеңдерә, беркайчан да артист уенына битараф булмый. Артист та моны сизмичә калмый. Тамашачыдан алган йөрәк җылысын тоеп уйный ул. Артист белән тамашачыны күзгә күренмәс хис-тойгы җепләре тоташтыра. Мондый уен тудырган тойгы-кичерешләр тамашачы күңелендә һәм аның рухи халәтендә бик озакка саклана, әлбәттә. Шул рәвешле тамашачы гади күзәтүче булудан бигрәк, үзе дә сизмәстән сәхнәдә чагылган тормышның үзәгендә яши башлый. Ул борчыла, уйлана, геройлар язмышы белән бәйле вакыйгаларны күңеленнән кичерә, аларга теләктәшлек күрсәтә.

Быелгы гастрольләр вакытында Казан тамашачысы да әнә шул халәтне кичерде. Сүзем Минзәлә театрына зур уңыш һәм тагын бер кат танылу китергән “Ташкын” драмасы белән бәйле. Төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәноглуның бу әсәрен Рәсәйнең бик күп театрлары куйды. Гади генә сюжетлы, әмма тирән конфликтка корылган бу психологик драманы сәхнәгә чыгарган режиссёрларның күбесе азау ярган шәхесләр булуы билгеле. Ә менә яшь режиссёр Дамир Сәмерхановның бу эшкә алынуы безнең өчен көтелмәгәнрәк яңалык иде. Үз көченә нык инанган бу режиссёрның иҗаты белән якыннан танышасы килү теләге уянды. Иң сөендергәне шул булды, аның иҗат коллективы бу эшне зур осталык белән башкарып чыкты. Дамир Сәмерханов үзен бик тә өметле, перспективалы режиссёр итеп күрсәтте, иҗатында ул тагын бер баскычка югарырак күтәрелде. Тамашачы да аның ни әйтергә теләвен аңлады. Яшерен-батырын түгел, комедия карап, рәхәтләнеп көлеп утырырга күнеккән тамашачы бу спектакльдән көчле психологик тетрәнү алды. Тәнәфессез куелган бу драманы ул тын да алмыйча карады.

Алда әйткәнемчә, драманың сюжеты катлаулы түгел. Биек таулар белән әйләндереп алынган бер авыл халкы, таулардан кар ташкыны ишелеп төшүдән куркып, тугыз ай дәвамында пышылдап кына сөйләшергә мәҗбүр. Кычкырып көлми, бернинди тавыш та чыгармый яши. Мылтыктан ату да тыела. Шылт иткән тавыштан да зур ташкын ишелеп, авыл халкын тереләй күмеп китәргә мөмкин. Терлек-туар, бала-чагалы гаиләләр бу чорда вакытлыча икенче бер авылда яшиләр, эшлиләр. Бу куркыныч чор узгач, алар кабат авылга әйләнеп кайталар һәм өч ай дәвамында халык бәйрәм итә, туйлар үткәрә, рәхәтләнеп көлә, мылтыктан ата. Беренче кар төшү белән, куркыныч чор яңадан башлана. Өйләнешкән парларның интим мөнәсәбәткә керү вакыты да ташкын белән бәйле. Алданрак өйләнешкәннәр, вакыты җиткәнче, бер-берсенә тартылудан тыелып торырга тиешләр. Биредә тормыш кырыс табигать шартларына бәйле.

Сәхнә артыннан сөйләнгән бу сүзләрдән соң ук, тамашачы мондый хәлдә яшәүнең никадәр куркыныч булуын тоеп ала. Ул, үзе дә сизмәстән, сәхнәдә бара торган вакыйгаларның үзәгендә кала. Монда яшәүчеләр исән калырлармы? Нәрсә бәйләп тота аларны биредә? Тамашачы әнә шулай уйлый, дулкынлана.

Декорация драмадагы вакыйларны бер төенгә бәйләп торучы үзәк урынны алып тора. Режиссер һәм рәссам Дмитрий Хильченко моны төптән уйлап эшләгәннәр. Декорациянең үзенчәлекле булуы психологик халәтне кискенләштерә. Өч буын вәкилләреннән торган бер гаиләнең өен сурәтләгән ап-ак чатыр сәхнәнең бөтен өлешен алып тора. Ак чатыр ап-ак тау түбәләрен хәтерләтә, аларның дәвамы кебек тоела. Тик тау түбәләреннән һәрчак үлем куркынычы янап торса, ак чатыр биредә яшәүчеләрнең бердәнбер ышыклану һәм сыену урыны булып тора. Бу капма-каршылыкны бик тиз тоеп аласың. Рәссам моны үзенчә чишкән. Ак чатыр экранга әйләнгәндә, мәһабәт тау түбәләрендәге ак болытларны да, кар өемнәре ишелүен дә күрәсең. Үзеннән-үзе чатырга кереп качасы килә башлый. Рәссамның эшен тагын да тулыландыра төшеп, композитор Юрий Чаплин тамашачыга көчле тәэсир ясый торган музыка һәм тавыш эффектларыннан оста файдаланган. Тау түбәсеннән ишелеп төшүче кар ташкынының куркыныч гөрселдәве йөрәкләрне тетрәндерсә, кисмәккә тамып торучы тамчы авазы киеренкелекне тагын да арттыра төшә. Нәрсә бу? Куркыныч көннәр үтеп китү вакытын саныйлармы бу тамчылар, әллә кеше гомеренме?

Чатыр сыман итеп ясалган өй үзенең җиңеллеге белән дә аерылып тора, хәтта бераз ышанычсыз да тоела. Менә-менә хуҗа кулындагы чәйнек капкачы төшеп китәр дә ташкын ишелә башлар кебек. Ул чагында бу ак чатыр биредә яшәүчеләрнең мәңгелек кәфенлегенә әйләнмәсме, дип уйлап куясың?

Диварда ау мылтыгы эленеп тора. Аңа символик мәгънә салынган. Ул кайчан да булса атарга тиеш, ягъни курку тойгысы әсирлегендә яшәгән кешеләрнең аңын уятырга, аларны дөньяга башкача карарга мәҗбүр итәргә тиеш. Хәзергә аның патроннары алып куелган.

Ятак урынын күрсәтеп торучы мендәрләр һәм урын-җирдән кала, өй эчендә кечкенә мич, сандык, савыт-саба кебек йорт кирәк-яраклары да бар. Өйне бүлмәләргә бүлеп торучы диварлар юк. Гаиләнең өч буыны төрле почмакларда урын алганнар. Аларның бердәмлеген күрсәтү өчен шулай эшләнгән, дип уйлаучылар да бар. Бу өлешчә шулай. Тик монда тагын бер максат күздә тотыла: һәр кешенең тормышы күз алдында булырга тиеш. Өйдәгеләр кемнең нишләгәнен белеп торырга, бер-берсенең һәр адымын күзәтергә, ялгыш адым ясаудан туктатып калу өчен әзер булырга тиешләр. Һәр кеше башкаларның, хәтта авылның иминлеге өчен җаваплы. Андый-мондый хәл булып, куркыныч үлем каршына барганда да гаилә бергә булырга тиеш. Кеше гомер буе әнә шулай куркып яшәргә тиеш була. Моны үткен кылыч йөзеннән йөрү белән генә чагыштырып була. Әз генә саксыз хәрәкәт тә синең гомереңне өзәргә мөмкин.

Декорация алышынмый. Спектакльдәге вакыйгаларның башыннан ахырына кадәр артистлар, сәхнәдән чыкмыйча, өй-чатыр эчендә уйныйлар. Болай уйнау аларга тагын да ныграк җаваплылык өсти. Һәр эпизод уйланылган булырга тиеш. Тиешле-тиешсез хәрәкәтләр ясый алмыйсың, чөнки синең һәр адымыңны тамашачы игътибар белән күзәтә. Шул рәвешле, вакыйгаларның бөтенлеген саклаган хәлдә, һәр персонажның характерын да ачарга, катлаулы психологик халәтне дә күрсәтә белергә һәм тамашачыны да шул киеренкелектә тотарга кирәк. Артист тамашачыны ышандырырга тиеш. Минзәләнекеләр моңа ирешә алдылар. Аларның уены беркемне дә битараф калдырмады.

Бу өйдә бер нәселнең өч буыны яши. Дүртенче буын вәкиле булырга тиешле яшь бала әле тумаган. Картлар исәбе буенча, ул әле туарга тиеш түгел, бераз вакыт бар. Барысы да моңа ышана. Яшь ир белән хатын да шулай уйлый. Теге куркыныч вакыт бетәргә дә бер-ике көн генә калган. Таң ата. Урта буын парлар торып йөри башлый. Шылт иткән тавыш та юк. Куркыныч һәм шомлы тынлык. Менә ир кеше (артист Ильяс Закиров) чәйнекне әкрен генә ала, капкачын төшермәскә тырышып, мич өстенә куя. Бу шулкадәр чын итеп уйнала, кулыннан төшереп җибәрмәсә ярар иде, дип уйлап куясың. Хатын да (артистка Гүзәл Хамматуллина) әкрен генә иртәнге эшләрен башкара. Икесе дә аякларын шудырып кына йөриләр. Пышылдап кына сөйләшәләр. Аралашу юк дәрәҗәсендә. Аларның ни уйлап яшәүләрен хәрәкәтләре аша гына сизәргә мөмкин. Бу хәрәкәтләр шулкадәр төгәллек белән эшләнә ки, ихтыярсыздан алар кебек фикер йөртә башлыйсың. Спектакльнең беренче минутларында ук тамашачы тынып кала, сәхнәдәге шомлылык әкрен-әкрен генә аның да йөрәгенә үрмәли. Күңел кыллары җәя кебек тартыла. Залдагы һәр кеше артистлар сурәтләгән тормышның никадәр катлаулы һәм куркыныч булуын күңеле аша кичереп утыра. Курку хисе никадәр көчле булмасын, шулай да бу ике геройның яшәү дәртләре сүнеп бетмәгән икән әле. Моны аларның күз карашларыннан, вакыт-вакыт бер-берсе белән уйнап-шаярып алуларыннан күрәсең. Әйе, бу ике артистның уены, һичшиксез, ышандыру көченә ия иде.

Бу гаилә нинди куркыныч алдында калганын белми әле. Әмма тамашачы яшь хатынны (Илсинә Миңлемуллина) тулгак тота башлавын сизми калмый. Әнә ул нишләргә белми азаплана, бер яктан икенче ягына әйләнеп ята, торып утыра, тагын ята. Иреннәрен кысып, авыртудан котылырга тырыша. Ире (Ленар Миңлемуллин) моны вакытлы күренеш дип кенә аңлатырга тырышса да, табигать үзенекен итә. Артистканың уены шулкадәр табигый килеп чыга, үзе көч-хәл белән атлап йөрсә дә, әбисенең (Әлфидә Теряева) алып ташланган юрганын ябып куя. Моны аңа тышка чыкканда да, кире кергәндә дә эшләргә туры килә, чөнки үзенә игътибар итүләрен теләгән өлкән хатын (әби) юрганын юри ачып ташлый. Илсинә яшь хатын образын бөтен нечкәлекләре белән ача алды. Менә ул авырлы хатыннарга хас салмак хәрәкәт белән иелеп, юрганны кабат ябып куя. Тулгак китереп кыскан чакта эченең авыртуы аның йөзенә чыга. Әллә чынлап торып йөкле микән бу артистка, дип тә уйлап куясың. Аның сәхнәдә репликасы аз. Ире белән бер-ике сүз алышып куюдан узмый, әмма һәр адымы уйланылган, бер генә кирәкмәгән хәрәкәт тә ясамый ул. Үз героеның хис-кичерешләрен бар тулылыгы белән ача алды артистка. Бу, һичшиксез, әле бик яшь булуына карамастан, артистканың осталыгына ишарә итә. Әнә аны вакытсыз бала тудырырга җыенуда гаеплиләр. Яшь хатынын ышыклаган ир үзләренең гаепсез икәнен аңлатырга тырыша. Хатын шул чагында иренең кулын шундый назлы итеп үбеп-үбеп ала. Ул иренә ышануын шул хәрәкәтләре аша белдерә. Шунысы кызык: бу ике артист сәхнәдә генә түгел, ә тормышта да ир белән хатын икән бит әле. Бәлки, шул да аларга чын итеп, бернинди ясалмалылык кертмичә уйнарга ярдәм иткәндер. Ни генә булмасын, ир белән хатынның бер-берсенә булган назы чын иде. Тамашачы аларны яратып калды.

Ташкын ишелү куркынычы бетми торып, баланың вакытыннан алда туарга әзерләнүе гаиләнең бөтен тынычлыгын качыра, мондагы тормышның астын-өскә китерә, һәр геройның кичерешләре тагын да тирәнрәк ачыла бара. Яшь киленнең балага авырый башлавын иң элек өлкән хатын (Әлфидә Теряева) сизеп ала. Моңарчы үзенә даими игътибар итүләрен теләп, аягына да басарга теләмәгән бу хатын кинәт аякка баса һәм барысын да шаккаттыра. Үлемнән курку хисе бар нәрсәдән дә өстен икән ләбаса. Хәйләкәр хатынның баштарак аякка басаргамы-басмаскамы дигән сыман хәрәкәтләрен тамашачы күрми калмый, тик курку аның аңын томалаган, яшисе килү теләге дә көчлерәк, торып баса. Ул барысына да яшь хатынның тиздән бала табарга тиешлеген хәбәр итә. Илле ел элек шундый хәл булуы турында мондагылар беләләр. Әгәр яшь хатынның вакытыннан алда бала табу ихтималы була калса, кендек әбисе чакыртыла һәм община рәисенә хәбәр ителә. Аларның нинди карар чыгарасылары билгеле: яшь хатынны табутка салып җиргә күмәчәкләр. Гаилә шундый куркыныч алдында кала. Көн дәвамында тыныч кына үз эшләре белән мәшгуль булган кешеләрне алыштырып куйдылармыни? Курку кешенең фикерләү сәләтен юк итә икән. Тамашачы һәр геройның йөрәгендә ни кайнаганын күрә. Ир (Ильяс Закиров) үз хатынын кендек әбисен чакырырга җибәрә. Кызгану хисе юкка чыга, ул үзенә каршы килгән улына сугып та җибәрә хәтта.

Бу хәлләргә бердәнбер битараф кеше – өлкән ир. Бу образны ачу, минемчә, бик үк җиңелләрдән түгел, чөнки ул башкаларга капма-каршы куеп бирелгән. Кайчандыр аны да курку хисе буып торган, шуңа күрә абыйсын община хөкеменә тапшырырга ярдәм иткән, ягъни аны саткан. Хафиз Хамматуллин үз героеның чын хисләрен, катлаулы язмышын күрсәтә алды. Гәрчә үз акылында булса да, аны акылдан язганга саныйлар. Димәк, героеның эчке дөньясын, аның ниләр уйлап яшәвен ачып бирергә кирәк.Ул өзми-куймый абыйсы белән булган хәлне сөйли. Бу хәлне бүлеп-бүлеп сөйли ул, тик һәр сөйләгәне эчке кичерешләргә бай булуы белән аерылып тора. Өлкән ир пышылдап кына сөйли, тик бу куркудан түгел. Абыйсының теге вакыттагы хәлен аңлый ул хәзер. Куркып яшәгәнче үлүең артык, дигән булган абыйсы. Абыйсының курку хисен җиңеп чыгасы, аннан котыласы, курку алдында баш иясе килмәгән. Әйе, куркудан үлеп кенә котылып була. Өлкән ир бүген бугазын ертып кычкырырга тели. Тик яшь парның баласы туарга, тормыш дәвам итәргә тиеш. Әнә ул оныгы белән аның яшь хатынына аталарча сөеп карый. Оныгы хатынын яклап чыгып, аны алып китәргә теләүчеләрне мылтыктан ату белән куркыткач та, ул аны арысланга тиңли, оныгы белән горурлануын яшерми. Хафиз Хамматуллинның герое үзенә ихтирам уята алды.

Кендек әбисен Эльмира Гәрәева уйный. Ул сәхнәгә килеп керү белән, ниндидер җылылык һәм җанлылык иңгән сыман тоела. Үз эшен һәм дәрәҗәсен белә торган бу герой яшьләрне аңлый. Эльмираның аларны кызгануы йөзенә чыга. Аның бер мизгелгә генә икеләнеп калуын күреп, булган хәлне община рәисенә хәбәр итмәс, ахры, дип уйлап куя тамашачы. Тик килеп туган хәлнең кискенлеген яхшы аңлый ул. Аның үз фикереннән кире кайтмаслыгы тавыш тембрыннан ук сизелә башлый, аннан соң катгыйлыгы хәрәкәтләренә һәм сөйләменә күчә. Эльмираның җиңелчә юмор белән өретелгән уены самимилеге, чисталыгы белән аерылып тора. Сүз дә юк, артистка киләчәктә дә характерлы геройларны рәхәтләнеп уйнаячак, тамашачыны күп мәртәбәләр сөендерәчәк әле.

Тиздән бу гаиләнең язмышын хәл итәргә тиешле община рәисе (Инсаф Фәхретдинов) һәм аның ярдәмчесе (Венера Нигъмәтуллина) килеп җитә. Спектакль үзенең кульминация ноктасына күтәрелә. Общинаның карары катгый. Яшь ана баласын тудырырга, башкаларга үлем куркынычы китерергә тиеш түгел. Бар халыкның иминлеген сакларга куелган һәм үзе үк үрнәк күрсәтергә тиешле рәиснең каты кычкырып сөйләшүе гайре табигый хәл булып тоела. Аз гына тавыштан да ишелергә торган кар ташкыны турында ул хәбәрдар түгелме әллә? Әллә кар ишелеп төшү куркынычы дигән нәрсә ялган бер уйдырма гынамы? Бәлки, рәис, чын хакыйкатьне белгән килеш, бу авылда яшәүчеләрне куркытып кына торадыр. Чыннан да, куркытып торуга көйләнгән кануннарга охшаган бу. Электән үк халык күңелендә курку хисе сеңдереп, аны үз кулында тотарга теләүчеләрнең бер вәкиле түгелме соң ул? Әнә бит ярдәмчесе дә (Венера Нигъмәтуллина) аның һәр сүзен җөпләп, һәр теләген үтәргә әзер тора. Гади халык интересларын яклаучы община рәисе нидән куркырга тиеш соң әле? Сакчылар да аны саклый. Сорау туа: кемнәрдән саклану өчен кирәк ул автоматлы сакчылар. Мөгаен, Дамир Сәмерханов моны махсус шулай эшләгәндер. Гади халыкны куркытып, үз кубызларына биетеп яшәүче власть органнарының аерым вәкилләренә ишарә түгелме соң болар? Рәис-Инсафның да үз-үзен тотышы гади халык мәнфәгатьләрен яклаучыныкына охшамаган. Халыкны өркетеп яшәүче катлам вәкилләре генә, гөнаһлары өчен җирдә яшәгәндә үк җәза алудан куркып, үзләрен сакчылар белән әйләндереп алалар. Әнә бит община рәисе дә, мылтык тавышы ишетелүгә, хатыннар белән беррәттән сарык тиресе астына кереп кача. Башкаларны кайгыртучы кешегә хас булмаган көлкеле адым ясый ул. Әйе, табигать ташкыныннан да көчлерәк нәрсә бар шул. Кешеләрнең күңеленә кереп оялаган курку хисе кайчан да булса бер бәреп чыгар да ташкын булып җирдәге бар гөнаһларны юып алып китәр. Рәис әнә шуннан курка булыр. Шул рәвешле, Инсаф Фәхретдинов үз героеның кичерешләрен дөрес аңлап, аның барлык тискәре сыйфатларын ачып сала алды.

Спектакльнең чишелеше бик тә үзенчәлекле. Үз хатынын яклап чыккан яшь ирнең кулында мылтык. Хатынына кагылдыртмый ул. Югыйсә мылтыктан атачак. Ул үлемнән курыкмый. Туачак баласы һәм хатыны юк ителсә, аның өчен яшәүнең мәгънәсе калмаячаклыгын белә яшь ир. Бала туа. Аның кычкырып елап җибәрүе тамашачыны тагын бер кат тетрәндерә. Тамаша залы бермәлгә сулыш алудан да туктады сыман. Нидер булыр төсле. Ләкин кар ташкыны ишелми. Табигатьнең теләктәшлек итүе сыман булып тоелса да, күңелләрдә туган уйлар куркып яшәүнең дә бер чиге булырга тиешлегенә ишарә итә иде. Шуны раслап, мылтык тавышы ишетелде.

Куркып яшәү – коточкыч хәл. Кешене эчтән кимерә, аның кешелеген юк итеп, уйсыз хайван хәленә китерә торган нәрсә ул. Адәм баласы өчен моннан да куркынычрак хиснең булуы мөмкин түгел. “Курку хисен җиңмичә торып, кеше беркайчан да рухи яктан азат була алмый,” – дигән Брюс Ли. Тамашачы шуны аңлады. Минзәлә театрының уңышлы чыгышы барыбызны да сөендерде. Театр коллективына, аның директоры Роберт Шәймәрданов белән режиссёры Дамир Сәмерхановка Казан тамашачылары исеменнән зур рәхмәт.

2013 ел, апрель

VK фикерләре