Җан җылысы кирәк кешегә

“Алты кызга бер кияү” спектакленнән күренеш
Тарханова Гүзәлия 30 май, 2010 - 22:24

Тормышның тискәре яклары тудырган хисләрдән арыну өчен, мин, гадәттә, кулыма китап алам яисә театрга барып, берәр спектакль карап кайтам. Менә кайда чистарына минем күңелем. Шунда алган уңай тәэсирләр дулкынында атналар буе канатланып йөрим, йөрәгемә ял алам.

Сәхнә әсәрләре арасында караган саен карыйсы килә торганнары бар: “Беренче театр”, “Банкрот” (Г. Камал), “Зәңгәр шәл” (К. Тинчурин), “Галиябану” (М. Фәйзи), “Әлдермештән Әлмәндәр” (Т. Миңнуллин) һ.б. Нәрсәсе белән якын соң алар күңелгә? Гади чынбарлыкка нигезләнгән көчле фәлсәфәсе беләнме, әллә артистларның уены сихри тәэсир итү көченә ияме? Ни генә булмасын, вакытлар узу белән, аларның затлылыклары тагын да арта гына бара. Күргәнегезчә, драматург Т. Миңнуллинның исеме классикларыбызныкы белән янәшә тора, һәм бу юкка түгел. Аның пьесалары күптөрле проблемаларны яктыртуы белән үзенчәлекле. Милләтебез язмышы, мәхәббәт һәм катнаш никахка кагылышлы проблемалар белән беррәттән, кеше тормышын, аның кичерешләрен, эчке дөньясын чагылдырган үткен фәлсәфәле сәхнә әсәрләре күптән инде халкыбызның рухи байлыгына әверелде.

Быелгы театр сезонында Т. Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” драматик комедиясен (режиссёры Рамил Фазлыев) карау насыйп булды. Беренче карашка исеме әллә ни тирән уйларга этәрми сыман тоелса да, мәгънәсе бик зур бу комедиянең. Кеше тормышының башкалар күзенә ташланып тормаган якларын күрә белергә, тормышта таяныч булырдай кешең булуның бик мөһим икәнлеген аңларга ярдәм итә ул. Күңелнең иң нечкә хисләрен уята бу әсәр, ә иң әһәмиятлесе шул: ул безне чолгап алган кешеләргә битараф булмаска, аларны аңлый белергә кирәклегенә төшендерә. 
 

Беркетелгән файлКүләме
Җан җылысы кирәк кешегә [784]74.5 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

Rezeda-26 исемле кулланучы сурәте

Бу спектакльне 8.10.10.дә Баулы театры коллективы башкаруында карарга насыйп булды. Туфан абый үзе дә килгән иде.Мине иң уйга салганы  татарның да, еврейның да эчкечелек буенча урыстан кимен куймавын күрсәтү булгандыр. Аннан соң,элек бер Диләфрүзгә дүрт кияү булса, бүгенге көндә алты кызга бер кияү табу да зур проблемага әйләнгән икэн бит. Туфан Миңнуллин кебек драматургыбыз булу белән безнең халкыбыз бик бәхетле.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Сез караган спектакльдә мәкаләдә күрсәтелгән төп фикерләрне бирә алдылармы? Камал театры артистлары кебек уйный алдылармы икән?

Г. Камал театры куелышында карарга тырышыгыз әле.