Парламент дәресләре өчен материаллар

Парламент дәресләре өчен материаллар
Тарханова Гүзәлия 18 апрель, 2013 - 08:27
Ресурс турында: 

Ел саен мәктәпләрдә парламент дәресләре уза. Сыйныф җитәкчеләре өчен кайбер материаллар тәкъдим итәм.

Һәр суверен дәүләтнең үз символлары була. Герб, флаг һәм гимн.

Символлар арасында Гимн иң әһәмиятле урыннарның берсен алып тора. Халыкара ярышларда, олимпиадаларда, дәүләтара сәяси очрашу вакытларында уйнала ул. Гимн грекча “тантаналы җыр” дигән мәгънәне белдерә.

Иң беренче гимн Голландиядә 16 нчы гасырда ук язылган. 18-19 нчы гасырларда Бөекбританиядә, Бельгиядә, Германия һәм Норвегиядә Дәүләт гимннары кабул ителә.

Россиядә 1917 елга кадәр В. Жуковский сүзләренә, А.Львов музыкасына язылган “Аллаһым, Патшаны сакла” (“Боже, Царя храни”) музыкаль әсәре Гимн булып саналган.

СССРның беренче Гимны булып “Интернационал” җыры санала. 1944 елдан СССР Гимны булып, С. Михалков һәм Г. Эль-Регистан сүзләренә, А. Александров музыкасына махсус язылган Гимн кабул ителә. 2000 елдан музыкасы шул ук, ә С.Михалков тарафыннан сүзләре генә үзгәртелгән Гимн Россиянең хәзерге Гимны булып калды.

Татарстан суверен дәүләткә әйләнгәч, 1993 елның 14 нче июлендә “Татарстан Республикасының Дәүләт Гимны турында” карар кабул ителде. Рөстәм Яхинның “Туган ягым” (“Родной край”) җыры Татарстанның беренче Гимны музыкасына әйләнде. Аның сүзләре юк иде. Гимн сүзләре 2013 елның 18 нче мартында кабул ителде. Конкурска килгән 182 текст арасыннан Рамазан Байтимеров тексты Гимн өчен яраклы дип табылды. Филипп Пираев аны русчага да тәрҗемә итте. Шулай итеп, Татарстан Республикасының татар-рус телләрендә җырлана торган үз Гимны бар. Бу безнең өчен зур горурлык булып тора.

2013 елгы Универсиадада безнең республика Гимны уйнатылырмы? Без, чыннан да, суверен республикамы?

VK фикерләре