Туфан абыйның соңгы чыгышы

Туфан Миңнуллин һәм Фәрит Мөхәммәтшин
Тарханова Гүзәлия 12 май, 2012 - 09:07

Хөрмәтле коллегалар!

Бүген “Мәдәни җомга”ның 11 нче май санын алдым. Анда Туфан абыйның Дәүләт Советының 26 нчы апрелендә уздырылган утырышында сөйләгән чыгышы урнаштырылган иде. Бер тын алуда укып чыктым. Үземнең дә эчне пошырган нәрсәләр турында Туфан Миңнуллин тарафыннан да искә алыну тагын бер кат күңелемне кузгатып куйды. Бигрәк тә Зөя (Свияжск) кальгасы (кирмәне) турындагы фикере белән. Бүгенге дәүләт башлыкларының кайберләре Мәскәү акчасына алданып, Зөя каласын реконструкцияләүгә артык әһәмият бирәләр, аны тарихи һәйкәл дип атыйлар. Казан ханлыгын юк итеп, татар канын урыс аягы астында таптатуда бу кирмән тарихта зур роль уйнаган, әмма татарга каршы кылынган гамәлләрдә. Мин бу турыда укучыларыма сөйләгән идем инде. Нәрсәнең нәрсә икәнен белеп торсыннар! Күптәннән язып чыгарга теләп, кулым да кычытып тора иде. Туфан абый чыгышыннан соң бу карарым ныгыды. Сайтымда булса да, бу кирмән турында язып чыгармын, Аллаһы боерса.

Туфан абый да урыс матбугатында, киноларында “сабантуй” сүзенең мәгънәсе бозылуга рәнҗешен белдерде бу чыгышында. Бу турыда минем үземнең дә 2011 елның 22 нче июлендә “Мәдәни җомга”да “Сабан туйлары узгач” исемле мәкаләм басылып чыккан иде. Ул сайтымның “Хезмәтләрем” бүлегендә дә урнашкан. Мин анда урыс киноларында сабантуйны эчеп сугышу, җыелышып буза куптару белән тиңләүләренә ризасызлыгымны белдереп язган идем, үзебездә һәм Америкада уздырыла торган сабантуйлары турында ачыктан-ачык фикеремне дә белдергән идем.

Кемгәдер вак-төяк кенә сыман тоелса да, мондый нәрсәләрнең төбендә олы хакыйкать яшеренүен тоемлыйсыздыр. Туфан абыйның әнә шундый хәлләргә, мәдәниятебезне үстерүгә түрәләрнең атлыгып тормауларына борчылып сөйләгән чыгышын сайтымда урнаштырам. “Мәдәни җомга”дан да укый аласыз. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бу чыгышның латин телендәге версиясен дә урнаштырырмын дип торам.

 

Туфан Миңнуллин: Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш

(26 нчы апрельдә  IV чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 28 нче утырышында ясалган чыгыш)

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле коллегалар! Кунаклар!

Кәҗәнең җыры кәбестә турында дигәндәй, минем дә сүзем мәдәният турында, шуңа бәйле мәсьәләләр хакында. Мин бу чыгышка инде күптән әзерләнеп киләм, бүген Илдар Шәфкатович докладыннан соң сөйләвем очраклы хәл генә.

Чыннан да, безнең мәдәният турында сөйләшер сүзләребез бик күп. Ул аерым тикшерүне таләп итә. Әле күптән түгел генә мин “7 дней” дигән тапшыруда Рөстәм Нургалиевичның Русия Президенты белән сөйләшеп утырганын тыңладым. Рөстәм Нургалиевичның сүзләреннән, бездә шулкадәр төзелеш барганлыгын, үзгәрешләр барлыгын тыңлап, мин сөенеп, горурланып утырдым. Ахырга таба мин Русия Президентының: ”Как у вас, Рустам Нургалиевич, вопросы культуры, строительство объектов культуры?» - дигән соравын көттем. Ул сорау әйтелмәде. Күрәсең, мәдәният бүгенге көндә безнең республикада гына түгел, Русиядә дә бигүк әһәмиятле әйбер түгел. Югыйсә, безнең горурланып әйтерлек сүзләребез дә бар, җитешмәгән якларыбыз да бар.

Әгәр дә мондый сорау бирелсә, Рөстәм Нургалиевич әйткән булыр иде, без Әтнәдә яңа театр ачтык, дияр иде, Язучылар берлеге бинасын бик әйбәтләп ремонтлап ятабыз, дияр иде. Җитешмәгән яклар буенча да әйтер иде. Без инде менә 15 еллап Милли китапханә бинасын төзү турында уйлыйбыз, әмма әле шушы төзелешне башларга уйлаганыбыз юк, бу - безнең киләчәктәге проблемаларыбыз, дип әйтер иде. Аннары 500 мең кеше яшәгән Чаллы шәһәрендә театр бинасы юклыгын әйтер иде. Югыйсә, Чаллы шәһәрендә бүген иң кимендә 4-5 театр эшләп торырга тиеш бит. Ул театрның бинасы өчен мин, бу районның башлыгы булсам, оялыр идем. Гомумән, ул хакта сүз башлауга ук, аның бүгенге көндә нинди шартларда эшләп ятканына мин кызарыр идем.

Икенчесе. Түбән Камадагы театр мәсьәләсе. Без инде “Нефтехим”, дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә шунда кеше рәхәтләнеп кереп карарлык, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек театр юк. Әле мин бу өч объект турында сүз уңаеннан гына әйттем. Тирәнрәк уйлап карасак, әйткәнемчә, сөйләшер сүзләр, уйланырлык уйлар бар. Без хәзер культурага бер примитив нәрсәгә караган кебек кенә карарга керештек. Ә культура бит ул кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең эчке культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз.

Әгәр дә без бүген “Дальний” дигән полиция участогы турында сүз алып барабыз икән, без, иң беренче чиратта, моның нигезен табарга тиешбез. Нәрсәдә моның сере? Чөнки кешедәге культура дәрәҗәсе бездә шундый түбән, без инде хәзер күп нәрсәләрне аңламый башладык.

Әле бүген генә мин монда җәмәгать судьясына сорау бирдем. Язылган законнар өстенрәкме, әллә язылмаганнарымы, дип. Хәтта ул да җавап бирә алмый, “язылган законнар”, ди. Ә бит кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы. Менә шушыларны кеше үти алмаган вакытта, шуны үтәргә кешенең сәләте җитмәгән вакытта законнар языла. Без ул законнарны язарга мәҗбүр булабыз. Менә ни өчен без бу мәсьәләгә кабат-кабат уйлап якын килергә тиеш.

Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы”, дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма ләкин бер юнәлештә генә үсү безне бизәми. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң, тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач, чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу - сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карый, дигән сүз. Ә менә моңа аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак  карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш.

Культурага примитив карашның тагын бер мисалын гына китерәм. Менә мин карап ятам, “Пусть говорят” дигән тапшыру бара, анда ниндидер азгынлык, азып-тузып йөргән бер гаилә турында сүз алып барыла. Ул тапшыру турында минем инде бер сүз дә әйтәсем килми, әмма ләкин шундый фраза күңелгә килеп төртелде. Юрист кеше әйтә: “Сабантуй устроили”, – ди. Бу нинди Сабан туе булсын? Кайчан безнең Сабан туеның шундый азгынлык үрнәге булып торганы бар?!

Менә шушы әйберләр безнең сүзләргә дә, терминологиягә дә кереп китте. Безнең дәүләт җитәкчеләре дә еш кына “уничтожим”, “мочить будем” дигән сүзләрне куллана башлады. Болар инде дәүләт җитәкчеләренең лексиконында булырга тиешле сүзләр түгел. Бөтен кешеләр белән дә без кешегә кеше итеп карау турында сөйләшергә тиешбездер.

Безнең культурага кагылган тагын бер зур чара үткәрелә башлады, ул - безнең тарихи истәлекләр. Тарихи истәлекләргә без инде соңгы вакытта бик зурлап, яңарыш, дип, Болгар каласын, Зөя кирмәнен керттек, аларны торгызу турында сөйлибез. Ярый, Болгар-Болгар инде ул. Безнең Зөя каласын изге урын, дип әйтәләр. Биредә бервакыт депутат чыгыш ясаганда мин әйткән идем, ул нинди изге урын булсын, дигән идем. Кем әйтте, кем уйлап чыгарган? Бу - безнең культурабызның дәрәҗәсен күрсәтә торган мисал. Кеше җирен яулап алыр өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый! Крепость, построенная для завоевания чужих земель, никогда не может быть святым местом! И для победителей, и тем более для побежденных. Мы должны историю знать. К сожалению, сейчас многие уже перестали читать книги. Что там, я вот наблюдаю, на наших спектаклях не бывают и наши депутаты, редко бывают. Я думаю, Фарит Хайруллович, как-нибудь найдем возможность, может быть, это будут парламентские слушания, где будем обсуждать наше духовное состояние. Безнең рухи дөньябыз ни хәлдә? Безнең кеше булып аталырга хакыбыз бармы? Әллә без һаман да артта калган кыргый халыклар булып яшәвебезне дәвам итәрбезме?

Туфан Миңнуллин

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак dd исемле кулланучы сурәте

http://www.supermamki.ru/viewtopic.php?f=233&t=19970&p=3357900#p3357900

"Какое объёмное представление о мире даёт тупое зазубривание слов форм языка?! Никакое! "Объёмное" и многогранное представление вполне может дать изучение культуры и творчества татарского народа на родном русском языке. О каком социальном опыте говорится? Опыт общения городских детей с колхозниками, преподающими татарский язык?"

Исэнмесез. Как видите , некая Беляева Екатерина сочла приемлемым использовать слово " колхозник" в качестве синонима учителя т\я. Что думаете по этому поводу?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

А кто для вас колхозник? Кого вы понимаете под этим словом? Жду ответа.

Кунак dd исемле кулланучы сурәте

Мои родители так называемые колхозники:)

Хэзер шул темага сораштырдым.

Аларча кимсету булып чыга, укытучыларны безнен белэн тинлэштермэ диялэр.

Илнам исемле кулланучы сурәте

Исэнмесез, Гузеллия апа. Мин Илхам, Мэсэдедэн. Бик ошады сайтыгыз

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Илһам. Авылдашлардан җылы сүз ишетү бик күңелле.