Татар дөньясында тагын бер югалту

Туфан Габдулла улы Миңнуллин
Тарханова Гүзәлия 2 май, 2012 - 22:04

Туфан Миңнуллин. Бу исемне мин иң элек “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясе сәхнәләштерелгәннән соң ишеткән идем. Әмма аның әсәрләре белән чын-чынлап кызыксына башлавым 70 нче елларда “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы белән танышканнан соң башланды. Ул чорда без әле япь-яшь укытучылар. Һәр яңалыкны үзебезчә кабул итеп, аның уңай якларын күрергә тырышып, ниндидер зур хыялларны тормышка ашырырга теләп яшәп яткан чаклар. Бу драма укытучылар коллективында, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр арасында, шау-шу тудырды. Дөресен әйткәндә, алар бу әсәрне кабул итмәделәр, укытучының абруен төшерүдә гаепләделәр. Яшьләр исә бу әсәрнең мәгънәсен икенче төрлерәк аңладылар. Катып калган мәктәп тормышына ниндидер яңалык алып килде ул. Гел олылар сөйләгәнне тыныч кына тыңлап утырырга, дөрес түгеллеген күреп торсак та, алар әйткәннәр белән килешергә, үз фикеребез булса да, кычкырып әйтергә куркыбрак торган чаклар бит әле. Шушы драма безне сискәндереп җибәрде. “Туфан Миңнуллин дөрес язган, бездә дә шундый нәрсәләр бар бит,” – дип әйтә алдым мин беренче тапкыр олы яшьтәге укытучыга. Шуннан соң без, яшьләр, һәр җитешсезлекне тәнкыйтьләп, үзебезнең фикеребезне дәлилләп чыгыш ясарга курыкмый башладык. Ул вакытта безнең мәктәптә яшь укытучылар байтак иде шул. Уятты бу әсәр безне. Дөреслекне күзгә карап әйтә алган авторның нәкъ менә шундый әсәре кирәк булган икән безгә ул чакта.

Туфан абый чын дөреслекне әйтүдән беркайчан да куркып тормады. Аның өчен кресло, төрле дәрәҗәләр түгел, ә татар милләтенең язмышы беренче планда торды. Ул эшләгән эшләрне санап чыгарга җыенмыйм. Без, татар теле укытучылары, аның исемен калкан итеп күтәреп, аңа таянып яшәдек. Татар телен укытуны кыскартырга җыенсалар да, берәр мәктәпне ябарга теләсәләр дә, Туфан абыйга мөрәҗәгать итеп, аннан ярдәм сорау татар зыялылары өчен гадәти хәлгә әйләнде. Барлык укытучылар да белә торгандыр инде. Бер атна элек мәктәпләрдә я диннәр тарихын, я дөнья культурасы нигезләрен өйрәнүгә караган фәннәрне укытырга теләүләре турында (Мәскәү шулай куша!) хәбәр таралды. Бу фәннәрне расписаниегә нәрсә исәбенә кертәбез соң, дигән сорауга җавап бер булды. Бер сәгать татар теле дәресен кыскартырга туры киләчәк, диделәр безнең мәктәптә. Белмим, башка мәктәпләрдә хәлләр ничектер, тик бездә администрация үз фикерен әнә шулай дип белдерде. Мин Туфан абый белән сөйләшергә тиеш идем бу турыда, тик... өлгермәдем. Җитәр, бар нәрсәне бер кеше җилкәсенә өймәгез, үзегез дә бераз тырышыгыз, диде сыман Аллаһы Тәгалә. Бу хәбәрне берәр ай элегрәк ишеткән булсак та сөйләшеп була иде әле. Нәкъ бер ай чамасы элек мин Туфан абый, Нәҗибә апа белән “Нигез ташлары” спектакленең премьерасында очрашкан идем. Тәнәфес вакытында безне чәй эчәргә чакырдылар. Шунда җылы гына әңгәмә корып утырдык. Сүз артистлар уены турында барды. Әсәрдәге исерек Хәлил образына үзгәреш кертеп булмыймы икән дип уйланып йөргән чакларым иде ул чакта. Бу фикер “Нигез ташлары”н русчага тәрҗемә иткән чакта ук башыма кереп утырды, һич күңелдән чыкмый гына бит. Туфан абый бу әсәрен хәзерге чорга яраклаштырып, өр-яңадан язганга күрә, театр администрациясе синхрон тәрҗемәдән файдалану өчен, миңа драманы тәрҗемә итү эшен тапшырган иде. Шул вакыттан бирле тынгы бирмәгән уемны әйттем мин Туфан абыйга. “Хәлил кызганыч бит, Туфан абый, сәхнәләштергән чакта булса да, аны яңа тормышка кайтарып булмыймы соң, тормышта исерекләрнең төзәлүенә мисаллар байтак бит,” – дим. “Юк, Гүзәлия, минем Хәлил төзәлә торган түгел, ул үзе теләп алган бу авыруын, төзәлергә теләми дә,” – диде Туфан абый. Спектакль карауны дәвам итәбез. Режиссер Ренат Әюпов та нәкъ минем сыман уйлап йөргәндерме, белмим, тик спектакль мин хыялланганча бетте. Ир-атлар, шул исәптән Туфан абый да, аның белән килгән башка артистлар да тамашаны елый-елый карадылар. Мин бу турыда “Нигез ташларың мүкләнмәсен” исемле мәкаләмдә язып чыккан идем инде. Шулай да спектакль беткәч түзмәде Туфан абый, сәхнәгә чыкты. “Бу минем Хәлил түгел, тик мин Ренат тудырган бу образга каршы түгел,” – диде. Әнә шулай үзе уйлаганны һәрвакыт ярып әйтә белә иде Туфан абый. Аның белән әңгәмә кору кызык иде. Шулай да уйламыйча бер сүз ычкындырсаң, аның кискен җавабын тыңларга да әзер булырга кирәк иде. “Татар халкы – бөек халык” исемле мәкаләмнең басылырга тиешлеген дә әйткән идем аңа, тик ни кызганыч, укырга өлгермәде Туфан абый. Аның фикерен бик тә ишетәсе килә иде.

Туфан абыйны югалтуны татар халкы бик авыр кичерәчәк, моның кайтавазы бик озакка сузылачак әле, чөнки бүгенге көндә аның кебек милләтне аңлаган, халык өчен җанын бирергә әзер булган башка берәү юк. Булыр микән? Милләт дия-дия, үз йөрәген тиешеннән алда яндырып көл иткән бу шәхеснең эшен аның кебек дәвам итә алмасак та, теләктәшлек күрсәтик, телебезне-рухыбызны яклап, сүзебезне кистереп әйтергә өйрәник. Туфан абый, хуш, бәхил бул, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын.

2 нче май, 2012 ел

VK фикерләре