“Казан утлары” журналыннан бүләк

Тарханова Гүзәлия 14 ноябрь, 2011 - 20:23

"Казан утлары" журналыннан бүләк“Хикәя яза беләсезме?” бәйгесендә катнашкан өчен, “Казан утлары” журналыннан бүләк.

Бәйгенең шарты түбәндәгечә иде. Журналда бер җөмлә язып куелган. Ул җөмләне дәвам итәргә һәм 1800 тамгадан артмаган (басылган бер бит ул) хикәя язарга кирәк иде. Яздым мин “Язмыш” дип аталган хикәямне. Ярты елдан соң җиңеп чыгуым турында хәбәр килде. “Казан утлары”ның  20 нче еллардан башлап (ул чагында “Атака” дип аталган бу журналда Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан турында да бик әйбәт материаллар бар), 1000 саныннан сайлап тупланган иң яхшы әсәрләрдән торган шәп энциклопедия булып чыкты ул.

Укымаган булсагыз, “Язмыш”ны укып, сез дә үз фикерегезне языгыз. Нәрсә язсагыз да үпкәләмим, бары тик дөресен языгыз. Рәхмәт. Гүзәлия.

Сүнмәс утлар балкышы

VK фикерләре