Газетамы әллә интернет челтәрендәге сайтлармы?

Тарханова Гүзәлия 13 апрель, 2011 - 16:51

Газетамы әллә интернет челтәрендәге сайтлармы?Икесе дә бик кирәк, дияр идем мин. Газетаның үз урыны, үз таяну ноктасы – укучысы бар. Милләтебезне агартуда, мәдәниятле һәм гыйлемле итүдә матбугат һәрчак игелекле эш башкарып килде. Патша Россиясендә ни татар матбугатын, ни мәгарифен үстерү өчен, хөкүмәт бер тиен акча да бүлеп бирмәгән заманнарда да татарның могтәбәр байлары – иганәчеләре ярдәме белән газета-журналлар чыгып торган. Татар халкы һәрвакыт белемгә омтылып яшәгән. Зыялы катлау вәкилләре белән беррәттән бай сәүдәгәрләр һәм халыкның урта катлавы да матбугаттан файдаланган. Совет чорында да матбугат чараларыннан файдалану гадәти күренеш саналды. Һәр өйдә бишәр-алтышар төрле газета була торган иде. Өенә газета килгәч, кеше аны укымый калмый иде. Гел үткән заманда сөйләвемә гаҗәпләнмәгез, чөнки, кызганыч, бүген газета-журналлар уку, алардан белем чыганагы буларак файдалану тиешле дәрәҗәдә түгел. Кайчак уйлап куям: әле ярый авылда яшәүче пенсионерлар (аларның күбесе совет чоры тәрбиясе алган кешеләр) бар. Әле хәзер дә кайсы гына өйгә керсәң дә, бер-ике төрле газета-журналга тап буласың. Бүгенге матбугаттан файдаланучылар саны шулар исәбенә шактый арта.

Шәһәрдә эш башкачарак тора. Мәсәлән, безнең тугыз катлы йортта атнага бер бушлай килә торган реклама газеталарыннан тыш, башка төрлеләрен алдыручыларны (рус телендәгеләре турында сүз бармый) күргәнем юк. Гадәттә мин, үзем укып-танышып чыкканнан соң, газеталарны башта күршеләргә укытам, аннан соң подъездның беренче катына төшереп куям. Шунысы гаҗәп: алалар, укыйлар. Бигрәк тә “Шәһри Казан”ны яраталар, хәтта көтеп торалар. Ни өчен газеталарны үзегез алдырмыйсыз, бәяләре дә югары түгел бит, дигән сорауга, эш күп, почтага барып язылырга вакыт юк дигән сылтауларны (игътибар итегез: берәү дә акча юк дими) ишетергә туры килде. Мин шундый нәтиҗә ясадым. Газеталар белән кызыксыналар һәм укыйлар икән, димәк, андагы материаллар кызык. Тора-бара безнең йортта газета алдырырга теләүчеләр барлыгы да беленде. Бер-икесе язылды да. Бу пассив пропаганда алып барганда шулай, әгәр чынлап торып эшләсәң, газета укучыларның санын күпкә арттырырга мөмкиндер, мөгаен. Мәсәлән, предприятиеләргә барып язу эшен оештыру мөмкиндер дип саныйм.

Укучылар санының кимүе акчага гына да бәйле түгел, минемчә. Уйлана торгач, мин шундый фикергә килдем: беренчедән, иң элек газета-журналларыбызның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Кызыксындырам дип, тоссыз мәзәкләр яисә килделе-киттеле мәгълүматлар, сыйфатсыз әсәрләр бастыру белән шөгыльләнсәң, ерак китә алмыйсың. Алар белән югары зәвыклы укучы тәрбияләп булмый. Матбугат чыганакларының кызыклы рубрикалары да, төрле контингент укучыларның һәммәсе өчен дә яраклы материаллары да җитәрлек булсын. Мисалга мин “Мәдәни җомга” газетасын китерә алам. Монда бар да уйланылган: фән һәм сәнгатькә дә, мәгариф-мәдәнияткә дә, төрле жанрдагы әдәби әсәрләргә дә һәм башка күп кенә мәгълүмати материалларга да урын бирелгән. Күренекле шәхесләребез турында да шуннан укый алабыз. Кайсы санын укысаң да, үзеңә кирәкле нәрсәне алып була бу газетадан. Шәхсән мин “Мәдәни җомга”ны татар дөньясының Мәккәсенә тиңлим.

Икенчедән, бездә газета-журналлар турында мәгълүмат бик аз. Дөрес, безгә, төрле газеталар һәм “Казан утлары”н укып тәрбияләнгән буын кешеләренә, бу кирәк тә түгел. Без нинди шартларда яшәсәк тә, беренче чиратта тамак мәсьәләсен түгел, рухыбызны кайгыртачакбыз, тик безгә яшь буын турында да уйларга, аларда да кызыксындыру уятырга кирәк. Мәктәптә укыганда, укытучылар тырышлыгы белән булса да, бала-чага үз яшенә туры килә торган газета-журналларны укый әле. Бу башлангыч дәвамлы булсын өчен, редакцияләргә нишләргә? Әйе, дөрес уйлыйсыз, үзебезнең барлыкны, бездән башка яшәү ярты байлыкны югалтуга тиң икәнне белдереп торырга кирәк.

Газета-журналларыбыз бик югары сыйфатлы булган очракта да аларга барыбер реклама кирәк. Информацион технологияләр көчле үскән заманда моның бер кыенлыгы да юк. Иң беренче чиратта һәр газета, һәр журналның үз сайтын булдыру мөһим. Бу турыда бер тапкыр сүз кузгаттылар шикелле. Күпләр, бигрәк тә консерватив карашлы кешеләр, моңа шикләнеп карыйлар. Укучыларыбызны югалтмабызмы, дип уйлыйлар алар. Юк, югалмый укучылар саны, киресенчә, артачак кына. Газетаның үзен укырга өйрәнгән абунәчеләр аны барыбер алдырачак, укыячак. Мин үзем шундыйлардан, тик сайтлар төзүне дә хуп күрәм. Республикабызда “Шәһри Казан”, “Сабантуй”, “Кәеф ничек?”, “Безнең гәҗит” газеталары, “Гасырлар авазы”, “Ирек мәйданы” журналларының сайтлары бар. Алар шактый кулланучыга хезмәт күрсәтәләр. Дөрес, бездә matbugat.ru cайтында да төрле газета-журналлардан алынган кайбер (ләкин бөтенесен дә түгел) мәгълүматларны табарга мөмкин, әмма бу сайт газета-журналлардагы барлык материалларны да урнаштырмый. Димәк, үзеңнекен булдыру кулайрак. “Казан утлары”, “Идел”, “Сөембикә” кебек әдәби-мәдәни журналларыбызның да электрон версиясе булу зыян итмәс иде.

Беренчедән, газетаның һәм журналның үз сайты булса, аның кулланучысы, һичшиксез, артачак. Яшьләр, студентлар арасында татарлар бик күп. Авылдан килгәннәрне дә истә тотыйк, алда әйткәнемчә, аларның күбесе газета күреп үскән яшьләр. Яшьләр, сайтларга кереп, үзләренә кирәк мәгълүматларны алып кына калмыйча, сайтның форумнарында төрле сораулар бирә һәм аларга җавап та таба алалар.

Икенчедән, үз сайты булган газета-журналлар типографиядә басылып чыккан материаллардан тыш башка күп төрле кызыклы яңалыклар, материаллар бирә алалар. Бу аның куллану мөмкинлеген һәм кулланучылар санын тагын да арттырачак.

Өченчедән, сайтның “Анонс” бүлегендә атна, ай, хәтта берничә ай алдан чыгачак материаллар турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге бар. Кайчакта ярты яки берничә ел элек булган материалларны кире кайтып укырга кирәк була. Бу очракта газета эзләп чапмыйсың яисә аны күтәреп йөрмисең, ә интернеттагы сайтны ачып кына карыйсың. Бу бик уңайлы. Әйтәсе килгәнем шул: вакытлы матбугаттан даими файдаланучылар да сайтлардан үзләренә кирәкле элгәрерәк басылган материалны таба алырлар иде. Читтән килеп укучы студент газета алдырмый инде ул, сайтлар алар өчен бигрәк тә кулай.

Дүртенчедән, сайтлар булу белән, газеталарыбызның географиясе дә артачак. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез бик күп укыйлар. Алар белән ана телебездә эшләп килүче сайтлар аша аралашабыз. Мәсәлән, tarkhanova. ru (бу минем үз сайтым) сайты аша мин Россиянең төрле төбәкләрендә, АКШта,Төркия, Финляндия, Австралия, Германия, Кытай, Япония һәм башка бик күп илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән аралашам. Сүз бер-ике җөмлә язышу турында бармый, ә аларның төрле фәнни мәкаләләрне, театр сәнгатенә, күренекле кешеләргә багышланган язмаларны кызыксынып укулары турында бара. Сайтта болар турында автомат рәвештә мәгълүмат биреп барыла. Баштарак кириллицада укысалар да (безнең хәзерге язуны аңлаучылар да бар анда), материалларны латинча графикада бирү мөмкинлегебезне белгәч, күп кенә чит илдәге милләттәшләребезнең үтенүе буенча, мин кайбер язмаларны латин графикасына күчерә башладым, чөнки аларга болай уку җиңелрәк. Алда әйткәнемчә, сайтлар аша төрле газета-журналларыбыз белән илебездән читтә яшәүче күпме милләттәшләребез таныша алыр иде. Иманым камил: бу безнең тарафтан эшләнгән изге эшләрнең берсе булыр иде.

Бишенчедән, эшне профессиональ югарылыкта оештырганда, сайтларда үз рекламаларын урнаштырырга теләүчеләр күп булачак. Бу редакция өчен өстәмә керем китерә алыр иде. Табыш кулланучылар санына бәйле, ә аларның күпме булуы газета сайтларының кирәкле һәм кызыклы материалларга бай, заманча булуыннан тора. Әлбәттә, заман белән бергә атлау зарур. Интернеттан файдаланып эшләү модага иярү генә дип аңларга ярамый. Телисеңме, теләмисеңме, алга карап эш итәргә туры киләчәк.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Сезнең фикерләр белән тулысынча килешәм, Гүзәлия апа. Безнең татар газета-журналлары заманадан артка калырга тиеш түгел. Эше бик тыгыз кешеләр дә  интернет аша иртүк электрон газета-жургаллар белән танышып чыгалар. Газетаның электрон версиясе тиражны киметә дип уйлау - беркатлылык. Киресенчә, аны укучылар күбәя дигән сүз бу. Кызыклы язмаларны биреп барган яки аларга анонслар урнаштырган сайтларның оттырганы юктыр әле. Газет-журнал алдырып укыган кеше тагын да язылып укуын дәвам итә ул. Ә акча ягы такыр булу, әлбәттә, кайбер басмаларга язылудан тыелырга мәҗбүр итә. Шул чакта Интернет ярдәмгә килә дә инде. Аерым язмаларны барыбер табып уку җае чыга. Даими укучыларын саклап калыйм дигән газета-журналлар үз укучыларына (әбунәчеләренә генә түгел!) йөз белән борылсыннар иде дип телисе килә.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Шул хәтле фикереңне оста итеп язгансың, Гөлназ. Бу турыда "Шәһри Казан"га җибәрсәң, бу проблеманы тулырак һәм җанлырак итеп чагылдырырга мөмкинлек бирер иде. Гомумән, синең бик күп акыллы фикерләреңне туплап, газета битләрендә бастырып чыгару бик тә файдалы булыр иде. Хөрмәт белән, Гүзәлия апаң.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Сайтығыҙҙы һоҡлана-һоҡлана ҡарап ултырам. Төҫтәре лә яҡшы, тәртип, бөхтәлек балҡып тора. Бик матур эш, юҡ, дөрөҫөрәге, эште бик матур алып бараһығыҙ. Әлеге мәҡәләгеҙҙәге фекерҙәр менән өлөшләтә килешәм. Тик газета-журналдарға яҙҙырыу мәсьәләһендә, минеңсә, халыҡҡа "Яҙыл, яҙылығыҙ, уҡығыҙ,алдырығыҙ..." тип йәбешеп ятып "инәлеү" бөгөнгө көн өсөн актуль түгел. Беҙ, миҫал өсөн, ("Шоңҡар" журналы редакцияһында эшләйем) командировкаларҙа йөрөгәндә, киреһенсә, яҙылмаҫҡа "өндәйбеҙ". Ысынлап та, осрашыуға килгән кешенең яҙылырға теләге юҡ икән, ни өсөн уны көсләп "өйләндерергә" тигән һорау ҙа бар. )) Икенсе яҡтан, һеҙ әйткән "ойошмалар аша" яҙҙырыу эшен алып барыу - киләсәетә үҙ бәләһен күрһәтәсәк. Булдыҡһыҙлыҡтың бер күрһәткесе тип күрәм мин уны. Альтернатив яҙҙырыу йәнәһе... Ә интернетҡа, эйе, сығырға, уны ҡулланырға кәрәк. Ҡағыҙҙа сыҡҡан "Шоңҡар" - бер, интернет селтәрендәге - http://shonkar.ru - ике. Әммә икеһе лә бер маҡсатҡа ынтыла. Сайтта журнал материалдарынан тыш көндәлек яңылыҡтарҙы ла башҡорт теленә тәржемә итеп ҡуйып барам, әлбиттә, ул ғына етмәй. Әммә баҫманыҡы булғас - ул бай, йөкмәткеле сайт булырға ла тейеш. Миҫал өсөн тере шағирҙарыбыҙҙан шиғырҙарын уҡытып видеошиғыр тигән бүлек булдырҙыҡ, үҙебеҙҙең акциялар ҙа бар, башҡорт йырҙары бүлеген дә булдырҙыҡ, үҙебеҙҙең һайланма блоггерҙарыбыҙ, шөкөр тырыша, яҙышып торалар. Ә халыҡмы, ул инә, уҡый. Күләме күп булмаһа ла, барыбер инә. Ҡыҫҡаһы, сайттарға бәйле һүҙҙәрегеҙ менән тулыһынса килешергә кәрәк. Әммә бөгөн күп нәмә әлеге лә баяғы аҡсаға төртөлөп ҡала. Район газеталарында сайт төҙөү эшен камил белгән белнгестәр юҡ. (ғөмүмән, мин дә өйрәнсекмен), башҡортса яҙыуҙың нисек икәненә төшөнөп етә алмаусылар бихисап. Беләм, күрше татарҙа ла ошо ише проблемалар етерлек. Уффф.... күп яҙып ташланым буғай. Ҡунаҡҡа инеп сығығыҙ, бәлки берәй тәнҡит мәҡәләһе яҙып ташларһығыҙ, шонкар.ру буйынса. Әйткәндәй, баяғы электрон версия буйынса. Эшләргә була уларҙы. "Шоңҡар" журналын һатыуға сығарҙыҡ, шөкөр. Әлеге мәлдә быйылғы дүрт һанын электрон версияла һатып алырға мөмкин, миҫал өсөн - http://ivagant.ru/catalog/category/molodezhnyj-zhurnal-shoar/. Ярар, рәхмәт тағы берҙе. Эшегеҙҙә уңыштар һәм үҫештәр!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез!

Исемегезне язмагансыз, кем дип эндәшергә дә белмим сезгә, шуңа күрә иң элек үзем белән таныштырып китәргә телим. Мин Агыйдел буенда, аның Актаныш районы буенча ага торган төбәгендә үстем. Безнең табигать искиткеч гүзәл. Агыйдел елгасының теге ягында Башкортстанның Агыйдел шәһәре урнашкан, көймә белән 15 минутта барып җитәбез анда. Аннан ерак түгел Нефтекамск шәһәре бар. Хәзер Казанда яшәсәм дә, Агыйдел буйлары, туган авылым бик якын миңа. Без кечкенәдән үк башкорт радиосын, башкорт җырларын тыңлап үстек, шуңа күрә сезне дә якташыбыз кебек кабул иттем. Сайтыбызны хуплавыгыз үземә дә, кызым Гөлназга да (ул сайтыбызның администраторы, бөтен яхшы эшне ул оештыра) бик күңелле булды. Тырышабыз инде, телебезне үстерүдә файдасы булмасмы дибез. Мәкалә турында язган фикерләрегез дә бик төпле, барысы белән дә килешәм. Сайт төзү белән бәйле сорауларыгыз булса кыенсынмагыз, туп-туры Гөлназга языгыз. Сез дә, без дә бер үк төрле игелекле эш алып барабыз бит. Сезгә хөрмәт белән Гүзәлия һәм Гөлназ.

Кунак исемле кулланучы сурәте

"Алма алма ағасынан йыраҡ төшмәй" тигәндәре ошо булалыр. Әсәһенә ҡарап ҡыҙы ла, сайт буйынса фекер йөрөткәндә, тырыш, егәрле, бөхтәлек яратыусан кеше. Сәләм Гөлназға )). Әйткәндәй, Шамил Яубаҫаров булам, яҙырға онотҡанмын, ысынлап та. Дөрөҫ, милли телдәрҙә "һөйләшеүсе" сайттарҙың барыһы ла үҙенә күрә телде үҫтереү, мәҙәниәтебеҙҙе башҡа халыҡтарға матур итеү күрһәтеү өлкәһендә ҙур эш алып бара. Беҙ ҙә, әлеге ваҡытта үҙ журналыбыҙҙың сайты тирәһендә ҡайнайбыҙ. Интернет,  дөрөҫ файҙаланғанда, сикһеҙ мөмкинлектәр биреүсе йә булғандарына көс өҫтәүсе ҡорал ул. Һәм бының асылы һеҙҙең сайтығыҙҙа ла яҡшы сағыла. Белеүемсә, башҡорт теле уҡытыусылары араһында был тәңгәлдә ныҡлап эшләүсе белгестәр һирәк. )) Әммә булыр тигән уйҙамын. Ярар, уңыштар эшегеҙҙә. Инеп-сығып йөрөгөҙ!