Тарханова Гүзәлия 5 август, 2010 - 19:29
Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе белгечләре тарафыннан төзелде.
-
Тел белеменең бүлекләре."Шәһәр" сүзен аларның һәрберсе кайсы яктан өйрәнә?
-
Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре.
-
Фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: кызыл авыз, исенә төшкәч, исе киткән.
-
Түбәндәге сүзләрдән синонимик рәт төзегез: нәсел, елау, курку, искиткеч.
-
Исем белән исем фигыльнең уртак яклары.
-
Сыйфат белән сыйфат фигыльнең уртак яклары.
-
Рәвеш белән хәл фигыльнең уртак һәм аермалы яклары.
-
Шарт фигыльгә билгеләмә бирегез, аңа хас грамматик билгеләрне күрсәтегез.
-
Аныклагыч.
-
Күп иярченле җөмләләр, аларның төрләре.
-
Фигыль юнәлешләре.
-
Сөйләм культурасы.
-
Интонация, аның төп өлешләре.
-
Татар теленең сүзлек составы ничек үзгәрә килгән? Ни өчен тел алынмалар кабул итә? Гарәп-фарсы алынмаларын ничек аерырга?
-
Татар һәм рус телләрендә сүз бәйләнешендәге уртак һәм аермалы яклар.
-
"Сүз" сүзенең ''Аңлатмалы сүзлек"тә 10 мәгънәсе һәм фразеологик әйтелмәләр составында кулланылуының 34 очрагы китерелгән. Сез шуларның ничәсенә мисал китерә аласыз?
-
Сөйләмдә саналмышыннан башка килгән саннарның кулланылышын аңлатыгыз. Исемнәрендә сан булган нинди әдәби әсәрләрне беләсез?
-
Татар телендә сүз ясалышы юллары.
-
Ким җөмләләрне куллануның максатлары.
-
Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе.
-
Фигыль дәрәҗәләре.
-
Сөйләмдә аваз үзгәрешләре.
-
Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.
-
Соң сүзе биш төрле сүз төркеме булырлык итеп җөмләләр уйлагыз.
-
Хәзерге татар сөйләме нинди типларны үз эченә ала?