Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре (2008/2009 уку елы). 11 нче сыйныф

Тарханова Гүзәлия 6 гыйнвар, 2011 - 16:58

Фонетика

1. Морфологик принципка нигезләнеп язуның дөрес аңлатмасын табыгыз:
а) сүзләр ишетелгәнчә языла;
ә) җанлы сөйләмдә сүзләрдә аваз үзгәрешләре булса да, тамыр һәм кушымчаларның телдә яшәп килгән язылышы саклана;
б) сүзләр элек ничек язылган булса, хәзер дә шулай язылалар;
в) сүзләр кайсы тел аша керсә, шул телдәгечә язылалар.

2. [ʾ] һәмзә авазын белдергән хәрефләр генә булган рәтне күрсәтегез:
а) Ъ, Ь, К;
ә) Э, Ъ, В;
б) Ъ, Ь, Э;
в) дөрес җавап бирелмәгән. ...

VK фикерләре