Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр

Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр
Тарханова Гүзәлия 26 февраль, 2011 - 15:31

Бердәм республика имтиханнарына әзерләнүчеләр өчен

Бу телләрдән кергән сүзләр сөйләмебездә зур урын алып торалар. Идел Болгар дәүләте 922 елда Ислам динен кабул иткәннән соң, гарәп җиреннән бик күп укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр күчеп килгәннәр. Болгарда күпләп мәдрәсә-мәктәпләр, мәчетләр салынган. Халыкны гарәп язуына һәм теленә өйрәткәннәр. 13-14 нче гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре тагын да көчлерәк үскән бер чорда галимнәр, шагыйрьләр әсәрләре аша гарәп һәм фарсы сүзләре тагын да күбрәк кергән һәм шактый иркен кулланыла башлаган. Алынма сүзләр телебездә шулкадәр киң кулланылган, тора-бара аларның читтән кергән сүзләр икәнлеге беленми дә башлаган. Мәсәлән, гарәп теленнән кергән рәсем, нокта, кер, тәртип; магазин, алгебра, химия (автор искәрмәсе: бу сүзләрне күпләр рус сүзләре дип уйлыйлар), хат сүзләре һәм фарсы теленнән кергән шәһәр, бәхет, начар, рәвеш һ.б.

Сүзләрнең гарәп һәм фарсыныкымы икәнне аеру да шактый кыен, бигрәк тә укучылар өчен. Шулай да гарәп һәм фарсы сүзләрен кайбер билгеләре буенча бер-берсеннән аерырга мөмкин.

 

Беркетелгән файлКүләме
Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр [2212]35 КБ

VK фикерләре